Барлык яңалыклар
Новости
27 март , 17:00

Җылы очрашу

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” ирекмәннәр хәрәкәтен оештыручылар Юлия Хөсәенова белән Алена Рахманкулова  Слакбаш авылының махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм күрсәтүче активистлары белән очраштылар.

Җылы очрашу
Җылы очрашу

“Алардан бик күп ярдәм килә: әзерләмәләр, окоп шәмнәре, чәк-чәк, тукмач, якташларыбызга кирәкле әйберләр сатып алу өчен акча. Шуңа күрә бу тату һәм битараф булмаган компания белән без теләп очраштык.

 Биләмә башлыгы Дмитрий Юрьевич Андреев безнең белән очрашуга авылның иң актив хатын-кызларын һәм яугирләрнең әниләрен чакырды. Аларның безне ачык йөз белән, зурлап каршылаулары күңелле булды. Чәй өстәле артында сугышчыларга нәрсәләр кирәклеге  турында сөйләштек, махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләргә гомумхалык гуманитар ярдәмендә катнашучыларның барсына да рәхмәт белдердек”, – дип хәбәр итте Алена Рахманкулова.

Очрашу ахырында җәмәгатьчеләр Слакбаш авылы кешеләренә яугирләрнең рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Светлана Шириня әзерләде.

Фото А. Рахманкуловадан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: