Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 14:00

Башкортстан остасы үз бренды астында агач әйберләр эшли

Иглин авылыннан Ирек Кәримов агачтан төрле әйберләр, гади генә тартмалардан алып катлаулы бизәү элементлары, савыт-саба, өй җиһазлары эшли. Ул – имәннән үзенчәлекле модельләр авторы. Сатып алучылар оста эшләгән тәлинкәләргә, шикәр, салат савытларына соклануын яшерми. Радий Хәбировның социаль челтәрдәге бизнес белән аралашу төркемендә Иглин районның бизнес-шерифы Венера Нуриәхмәтова шушы хакта яза.

Башкортстан остасы үз бренды астында агач әйберләр эшли
Башкортстан остасы үз бренды астында агач әйберләр эшли

Ирек Кәримов производствосын киңәйтергә ниятли. 2023 елның декабрендә ул Иглин районы хакимиятенә консультация сорап мөрәҗәгать иткән. Тиешле ярдәм алгач, эшкуар адреслы социаль ярдәм юллау өчен документлар тапшырган. Кәримов шушы 350 мең сум акчага яңа заманча станоклар, агач эшкәртү корылмалары сатып алган.

Хәзер эшкуарның үз бренды бар. Останың ясаган әйберләрен маркетплейстерда сатып алырга була. Ул арытаба да эшен камилләштерү, тәҗрибәсе белән уртаклашу нияте белән яши.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: