Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 18:00

Күңелле шул чыжлап торса, өстәл түрендә самовар

“Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты чикләрендә Бәләбәй шәһәренең 15 нче санлы мәктәп укучылары (класс җитәкчесе Я. А. Мөхәмәтова) Үзәк китапханәдә изгелек, муллык, өй яме һәм гаилә иминлеге символы – самоварга багышланган чарада булдылар.

Күңелле шул чыжлап торса, өстәл түрендә самовар
Күңелле шул чыжлап торса, өстәл түрендә самовар

Китапханәчеләр кунакларга Русиядә самовар эшенең үсү тарихын, чәй эчү йолаларын, самовар һәм аңа бәйле бар нәрсәнең сәнгать кешеләренең, беренче чиратта, язучылар һәм рәссамнарның, игътибар объекты булуын бәян иткәннәр. Чарага “Самовар күңелне җылыта” күргәзмә-экспозициясе дә әзерләнгән, анда борынгы чын Тула самовары һәм заманчасы куелган.

Балалар самоварларның күп төрле булуын, аларның ничек  ясалуын, чәй эчү ритуалларын  “Самовар турында кызыклы фактлар” презентациясен карап та белгәннәр. Аннары мәкаләләр һәм табышмаклар конкурсында катнашканнар, самовар  турында шигырьләр укыганнар. Дөрес җаваплар өчен татлы призлар алганнар!

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: