Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель , 13:00

Русиядә 9 майда “Үлемсез полк” акциясе онлайн рәвештә оештырыла

2024 елда “Үлемсез полк” акциясе онлайн рәвештә уздырыла. Бу хакта хәрәкәт штабы рәисе Елена Цунаевага сылтанма белән РИА Новости хәбәр итә.  

Русиядә 9 майда “Үлемсез полк” акциясе онлайн рәвештә оештырыла
Русиядә 9 майда “Үлемсез полк” акциясе онлайн рәвештә оештырыла

Җәмәгать иминлеге өчен Русия шәһәрләре урамнары буйлап  традицион йөреш оештырылмый, дип белдерде ул 2024 елда “Үлемсез полк” акциясе форматларына арналган матбугат конференциясендә.  “Башинформ” язганча, Башкортстанда Җиңү көнендә салют булмый.

  Белешмә

“Үлемсез полк” – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм корбаннарның истәлеген мәңгеләштерү өчен Русиядә, кайбер якын һәм ерак чит илләрдә уздырылган гомум халык акциясе. Беренче тапкыр ул 2012 елның 9 маенда Томскида урындагы журналистларның башлангычы белән үткәрелде, ә 2013 елда тоташ ил кимәленә чыкты.      

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: