Медицинада килеп туган проблемалар җәмгыятьтә җитди борчылу тудыра
Җәмәгатьчелек үтенече буенча муниципаль район хакимиятендә МР хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, аның урынбасарлары, Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзин, аның урынбасарлары һәм бүлек мөдирләренең Җәмәгать палатасы, кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы оештырылды.
Киңәшмәне Азат Сәхәбиев ачты. Ул җыелганнарны сөйләшү темасы белән таныштырды һәм сүзне үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзинга бирде.
Муниципаль саулык сагы бүген
– Дәвалау учреждениесендә барлыгы 1716 кеше эшли. Врачлар белән тәэмин ителү 57,3 процент тәшкил итә, бу 218 врач. Алар арасында пенсиядәгеләр һәм пенсия алдындагылар – 56 кеше.
31 врач 34 терапия участогын хезмәтләндерә, 19 педиатр 21 участокта балаларны хезмәтләндерә, өч врач гомум врач практикасында.
Врачларның күпчелеге яшь буенча яки башка урынга яшәргә күчү сәбәпле эштән китә. Мәсәлән, 2017 елда 11 белгеч эштән китте, ә 2018 елда исә – 15. Шул ук вакытта яшь врачлар да килә: 2016 елда без 20 кеше кабул иттек, шуларның сигезе – “Земство докторы” программасы буенча; 2017 елда – 16 (4); 2018 елда –12 (1 кеше).
Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен безнең дәвалау учреждениесендә 2012 елдан “Земство докторы” һәм “Земство фельдшеры” программалары уңышлы эшли. Шушы елларда авыл халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен 23 врач, биш фельдшер эшкә урнаштырылды.
Барлыгы авыл биләмәләрендә 31 фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Бәләбәй һәм Приют буенча 11 дәваханә корпусы исәпләнә. Биналарның, корылмаларның торышы ярыйсы яхшы. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы капиталь ремонтка бүлгән 32 миллион сумның 18 миллионы балалар поликлиникасын яңартуга тотынылды.
Бала табу йортының түбәсе юнәтелде, тәрәзәләре алыштырылды, лифт хуҗалыгы куелды. Әмма капремонтны тәмамлап булмады – подрядчылар сынатты. Шушы көннәрдә объектта комиссия эшләде, Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа документлар проекты пакеты карала, ул быел декабрьдә экспертиза үтәчәк.
2019 елның гыйнварында торг игълан ителәчәк. Язын объектта эш башланыр, дип ышанабыз.
– Бала табу йортының булу-булмавы шәһәрнең статусы турында сөйли. Безнең барыбыз да туым арту яклы, шуңа әлеге объектка бар көчебезне юнәлтәчәкбез. Республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та Бәләбәйгә килү белән аның бүгенге хәле белән танышты.
– Без урология бүлекчәсен саклап кала алдык, Октябрьскийдан кардиология, неврология бүлекчәләрен кайтардык. Хирургия һәм гинекология бүлекчәләре яңа стандартлар буенча эшли. Безнең хирургия бүлекчәсе Башкортстанның көньяк-көнбатышында иң көчлеләрдән санала. Шулай ук гемодиализ бүлекчәсен саклап калдык.
Һәр врачны дип әйтерлек икенче белгечлеккә укыттык.
Бәләбәй – республикада врачларга торак бүленә торган өченче шәһәр. Безнең дәвалау учреждениесенә врач-белгечләрне җәлеп итү һәм калдыру өчен Бәләбәй муниципаль хакимияте 2009-2017 елларда 46 врачны фатирлар һәм тулай торакта бүлмәләр белән тәэмин итте. 2016 елда Бәләбәй шәһәрендә – 8 фатир һәм Приют поселогында фатир тибындагы 4 бүлмә бүленде; 2017 елда 6 врач Бәләбәй шәһәрендә фатир алды, 2018 елда – 4 врач һәм 3 урта медицина хеземәткәре. Бүгенгә 16 яшь белгеч торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.
– Муниципаль район Советында тагын ике врачка фатир бүлү карары кабул ителде. МР хакимияте дә врачларга шәхси йорт салу өчен участок бүлү мәсьәләсен карый. Яшьләр уку йортларын тәмамлагач өйләренә кайтсын өчен соңгы елларда без шәһәр һәм район мәктәпләренең чыгарылыш укучыларына Башкорт дәүләт медицина университетында максатлы укуга документлар алу җәһәтеннән бердәм чаралар үткәрәбез.
– Врачлар белән тәэмин ителү максатында Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә юнәлтмәләр буенча ординатура һәм интернатура үтү өчен килешүләр төзибез, ел саен БДМУга, нинди белгечләр һәм күпме кирәк булуын күрсәтеп, заявкалар бирәбез, студентлар белән очрашабыз, танышу өчен Бәләбәйгә чакырабыз.
Арытаба утырыш сораулар һәм җаваплар рәвешендә дәвам итте.
Бәләбәй кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте рәисе Николай Богомолов билгеләвенчә, льготага ия булучыларның дарулар белән тәэмин ителүе “авырткан” тема.
– Дәваханә федераль һәм төбәктән льготаларга ия булучылар өчен дарулар сатып алу белән шөгыльләнми. Без кайтаруга заявкалар гына бирәбез. Һәр диспансеризация саен дәвалауга мохтаҗ яңа авырулар ачыкланганга күрә элек белдергән сан чынлыкта кирәк күләм белән туры килмәскә мөмкин.
Статистика мәгълүматларына караганда, быелның 9 ноябренә Бәләбәй шәһәре һәм районы буенча федераль льготага ия булучылар 9480 кеше, шулардан 1386 кеше социаль пакетка хокукын саклап калды, 8094се соцпакеттан баш тартты. Льготалы медикаментлар бер льготага ия булучыга аена 807 сум исәбеннән төзелә.
Төбәк льготниклары бездә 8708 кеше. Башкортстан Республикасы бюджетыннан льготага ия булган бер кешегә аена медикаментларга 150 сум бүленә.
Төбәк бюджетыннан сирәк чирле пациентлар да тәэмин ителә. 2018 елда аларга 4 081 221, 30 сумлык 43 рецепт язылган.
2017 елның икенче яртысыннан исемләп препаратлар кайтару проблемасы бар, 2018 елда төбәк льготасы буенча шулай ук кирәкле препаратлар кайтмады.
БР дәүләт сәламәтлек саклау бюдждет учреждениесе Бәләбәй үзәк район дәваханәсе препаратлар бүлү турында хатлар белән БР Сәламәтлек саклау министрлыгына берничә мәртәбә мөрәҗәгать итте. Халыкара патентланмаган препаратларның охшашлары килә, әмма күп пациентлар, нәтиҗә булмаганлыктан һәм башка төрле йогынтысы булганга күрә, алардан баш тарта.
“Җиде югары чыгымлы нозология” программасы буенча препаратлар вакытында кайта, баш белгечләрнең сыгымталары нигезендә ведомство разнарядкасы буенча аларны 62 пациент ала (2018 елда 27 073 606,40 сумлык 692 рецепт язылган).
Станислав Судеев, амбулатория-поликлиника хезмәте буенча баш врач урынбасары:
– ОНЛП буенча 2018 елда җыелма ихтыяҗ 1286 кешегә 12 509 36425 сумлык итеп белдерелде, шул исәптән инсулиннарга – 5029 362,02 сум. Льготасы булган бер кешегә лимит аена 807,20 сум тәшкил итә.
2018 елга РЛО буенча җыелма ихтыяҗ 8707 кешегә белдерелде, 17 405 045,46 сум итеп, шул исәптән инсулиннарга – 14 441 528,52 сум. Льготасы булганга аена лимит – 150 сум. 2018 елга барлыгы – 30 миллион сум тирәсе.
2019 елга җыелма ихтыяҗ ОНПЛ буенча 1295 кешегә 12 839 294,28 сумлык итеп белдерелде (бер льготникка лимит 826,302сум); РЛО буенча – 8071 кешегә 15 496 320 сумга (лимит 160 сум).
Инсулиннар 2019 елда аерым финансланачак, шул исәптән федераль льгота буенча 7 474 638, 62 сумлык, төбәк льготасы буенча – 12 520 666, 15 сумлык. Нәтиҗәдә 2019 елга 48 млн сумнан артык акча каралган, бу 2018 елдагыдан 18 миллионга күбрәк.
Льготаларга ия булучыларның күбесе, нигездә онкология чире белән авыручылар, дәүләт даруханәсендә дару препаратлары булмаган хәлдә, стационарга чакырылалар, анда тиешле медикаментларны алалар. Шушы максатка дәваханә бер миллион сумлап акча тотты.
Балалар туклануы белән тәэмин итү мәсьәләсен Җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Альмира Попова күтәрде.
Резеда Мусина, балалык һәм бала табуга ярдәм буенча баш врач урынбасары:
– Әгәр элек бушлай бала ризыклары социаль яклау органнарыннан белешмәләр буенча бирелсә, хәзер – бары тик медицина күрсәткечләре буенча гына. Катнашмалар сатып алу белән Сәламәтлек саклау министрлыгы шөгыльләнә. Ведомство нинди продукция сатып ала, даруханәләргә шул куела. Бүген даруханәләр челтәрендә төрле җитештерүчеләрнең 4 мең кап бала ашамлыгы бар. Аларның составы бер үк төрле дияргә була, әмма күп әниләр аерым бер марканы гына сайлыйлар, шуңа күрә катнашмалар сатылмый.
Мәктәпләрдә медсестралар бармы?
– Мәктәпләрда медсестралар бар. График буенча сентябрьдән майга кадәр, ягъни уку елы буе, исемлекләргә ярашлы (стандарт буенча) балалар медицина тикшерүе үтә, балалар поликлиникасында, 8дән 10 сәгатькә кадәр. Ятим һәм опекага алынган балалар аерым чакырыла.
Йөклеләр скринингы буенча
– Йөкле хтыннар беренче һәм икенче УЗИны урында, Бәләбәйдә үтәләр, өченче тикшеренүгә, Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, без аларны Октябрьский шәһәренә җибәрергә бурычлы. Моның өчен дүшәмбеләрдә транспорт бүленә. III дәрәҗә врачлык комиссиясенә хатыннарны пәнҗешәмбеләрдә үз машинабызда Уфага озатабыз.
Ял көннәрендә балалар стоматологы эшлиме?
– Теш врачы өйдә дежурда тора, ягъни чакыру буенча ул ике сәгать эчендә хирургия корпусына килергә тиеш. Әмма врач буларак мин балаларны профосмотрларга даими йөртергә киңәш итәм, кариеска җиткерергә кирәкми.
Сәламәтлек саклау хезмәкәрләре җәмәгатьчелек вәкилләрен кызыксындырган бүтән сорауларга да тулы җаваплар бирделәр. Сөйләшүне йомгаклап, район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул урындагы үзидарә органнарының мондый чаралар уздыруны дәвам итәчәген билгеләде.
Марина Прохорова әзерләде.