Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2019, 12:10

Полицейскийлар өй туйлады!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге бинасын рәсми ачу тантанасы узды.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге бинасын рәсми ачу тантанасы узды. Аны ачу митингында БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, республиканың эчке эшләр министры Роман Деев, Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, полициянең личный составы һәм ветераннары, полиция бүлеге каршындагы җәмәгать советы әгъзалары катнашты.
Радий Фәрит улы район полицейскийларын өй туйлаулары белән котлады һәм җиңел булмаган, катмарлы эшләрендә уңышлар теләде.
Җыелганнарга эчке эшләр министры Роман Деев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы Бәләбәй районы буенча бүлегенең яңа начальнигы Андрей Самышев белән таныштырды. “Башкиравтодор” җәмгыяте – төзүче предприятиенең генераль директоры Андрей Пролипото аңа яңа бинаның символик ачкычын тапшырды. Аннары абруйлы кунаклар дежур частен, эш кабинетларын һәм ярдәмче биналарны карады. Шулай ук Радий Хәбиров Бәләбәй милициясе тарихы музеенда булып, кунакларның почет китабында хезмәттә уңышлар, гаилә бәхете һәм сәламәтлек теләкләре белән язу калдырды.
Полиция бүлеге моңа кадәр 1775 елда төзелгән һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип билгеләнгән бинада урнашкан иде. Берничә мәртәбә ремонтлануына карамастан, бина заман таләпләренә җавап бирмәгән. Ә инде гомуми мәйданы 4 776,6
кв. м булган ике катлы кирпеч бинаны төзегәндә гражданнарны кабул итү һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең хезмәт шартлары буенча бөтен тәкъдимнәр исәпкә алынган. Һәр кабинет телефоннар гына түгел, Эчке эшләр министрлыгының хезмәт челтәренә чыгу белән тәэмин ителгән, мәгълүматлар базасына тоташтырылган компьютерлар белән җиһазландырылган.
Район бүлеге инфраструктурасында шулай ук 25 машинага исәпләнгән 750 кв. метрлы җылы тукталыш, трансформатор подстанциясе, янгын сүндерергә насос корылмасы һәм су белән тәэмин итүче насос станциясе, үз казанлыклары, өзеклексез эшләү өчен дизель-генератор бар. 100 урынга вакытлыча тоту изоляторы, хезмәт этләрен тотарга 500 кв. метр мәйданлы вольер блогы җиһазландырылган.
Полиция бинасы 2013 елдан бирле төзелде һәм 2016 елның декабрендә салынып бетте. Аннары бина сак сигнализациясе, видеокүзәтү системасы, телефон станциясе һәм локаль компьютер челтәре белән җиһазландырылган. Узган ел республика бюджеты исәбенә мебель һәм административ бинаны җиһазларга корылмалар сатып алынган. Вакытлыча тоту изоляторы белән полиция бүлеген төзү өчен 282 миллион сум тирәсе акча тотынылган. Объектларның дәүләт заказчысы – БР Капиталь төзелеш идарәлеге.
Полициянең яңа бинасын карап чыкканнан соң БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җавап бирде. Радий Фәрит улы республика арытаба да республиканың Эчке эшләр министрлыгына матди-техник тәэмин итүдә актив ярдәм итәчәк, дип белдерде.
– Кешеләрнең хәвефс езлеге полиция хезмәткәрләренең нинди шартларда эшләвенә, аларның нинди кәефтә эшкә килүләренә дә бәйле. Халыкның эчке эшләр органнарына ышанычы – үтә мөһим мәсьәлә. Боларның барсы да зур әһәмияткә ия, –диде республика җитәкчесе.
Рәсми чаралардан соң эчке эшләр министры Роман Деев Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге личный составы белән оператив киңәшмә уздырды.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: