2019 елда Совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүенә (1979 елның декабрь ае) һәм аннан чыгарылуына 30 ел тулды. 1989 елның 15 февралендә исәп-хисапсыз гарасатлар, кайгы-хәсрәт, тетрәндергеч афәтләр күргән һәм әле дә дәвам иткән Әфган иленнән безнең яугирләрдән иң соңгы солдат исән-имин туган иленә әйләнеп кайта. Билгеле булуынча, иң соңгы яугир – “Генерал Нон-Стоп” кушаматлы Советлар Союзы Герое генерал Б. Громов була.
Безнең илебез өчен СССРга күп корбаннар китергән бу сугышта катнашу мөһим булганмы-юкмы – һаман бәхәсләр туктамый. Гади совет солдаты югарыдан бирелгән әмергә буйсынып, үз башына төшкән авыр бурычны батырларча үтәде, бөтен дөнья таң калырлык каһарманлык , бабалар традицияләренә тугрылык күрсәтте.
Бу сугыш яугирләре – һәлак булганнар да, исән калганнар да – үз илебезнең дә, рәхмәтле Әфганстанның да наградаларына лаек булган. Кичәге мәктәп укучылары, әле яши дә башламаган 18 яшьлек егетләр (бүген бу яшьтәгеләрне малайлар диләр) дөньяны шаккатырырлык батырлыклар күрсәтә. Шул хакта укыганда, укучыларыңның, синең күз алдында үскән гади авыл, гади крестьян балаларының, батырлыгына чиксез сокланасың, алар белән горурланасың. Алар – хәзерге заман сугышы батырлары! Алар – бөтен дөньяга рухи ныклык, Туган илне чиксез сөю үрнәге . Аларның яшьлеге чит илдә, заман коралы тотып, атакаларда, туктаусыз маневрларда, бомбалар яңгыры астында, канкоеш эчендә югалтулар, әрнүләр, сирәк шатлыклар, күз яшьләре белән уралып чыныкты.
Бүген яңа бурычлар аркасындамы, әллә башка сәбәпләр беләнме, һичкайчан онытылмаска тиеш күп вакыйгалар истән чыгып бара кебек. Ләкин 10 елга якын барган Әфган сугышы, көйдергеч әфган җиле, сугышчан дуслар каберләре, үлем белән күзмә-күз очрашулар, әфган чокырлары, упкыннары, засадалар… алар ничек истән чыксын ! Безнең дә алар турында онытырга хакыбыз юк.
Ел саен Әфган батырлары турында хәтер яңартылып тора, әлбәттә. Алар шәһәр һәм районда байтак, тик барсының да исемнәре искә алынмый. Минем үзем укыткан, үз күз алдымда үскән гади авыл егетләрен әлеге мәкаләмдә исемләп хәтергә төшерәсем килә.
1972-82 елларда Мәтәүбаш урта мәктәбендә директор булып эшләдем. 1982 елгы чыгарылыштан өч укучым Азат Биккинин, Фидаил Вәлиуллин һәм Алик Силибаев ерак Әфганстанга җибәрелделәр. Кызганычка күрә, Фидаил беләне Алик каһәрле сугышта батырларча һәлак булдылар. 36 ел элек мин аларга тантаналы рәвештә өлгергәнлек аттестаты тапшырган идем. Аксыл чәчле, оялчан, тыйнак, чандыр гәүдәле Фидаил, озын буйлы, таза, салмак хәрәкәтле Алик һаман күз алдымда тора. Мәтәүбаш төп белем бирү мәктәбе диварына алар истәлегенә мемориал тактаташлар куелган. Бүгенге укучыларга Туган илне саклаучы,яклауучы үрнәге булып т оралар.
Тузлыкуш урта мәктәбен тәмамлаган Халфин Рим дә Әфганстанда һәлак булды. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Нурмөхәммәт Хөсәен улы легендаларга кергән Төньяк хәрби флоты составында Рыбачий утравында хезмәт иткән яугир иде. Ул 14 мәртәбә дошман тылына десант белән төшкән, күп батырлыклар күрсәткәне өчен Кызыл Йолдыз, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Улы Рим дә Әфганда десант частенда хезмәт иткән. Берничә мәртәбә яраланган. Соңгысында Ташкент шәһәренең бер хәрби госпиталендә озак дәваланган. Чибәр шәфкать туташына өйләнеп, шул матур шәһәрдә калырга булган. Уллары туган. Рим бик чая егет иде. Күрәсең, шул холкы аны яңадан Әфганстанга үз теләге белән китүгә бер сәбәп булгандыр. Ләкин ул аннан кайта алмый инде , батырларча һәлак була.
Безнең шәһәр-районнан Әфганстанда башларын салган яугирләр исемлегендә ни өчендер ул күрсәтелмәгән – аңлашылмый
Тузлыкуш авыл советы авыл биләмәсеннән тагын бу сугышта 8 укучыбыз катнашты. Менә алар: Тузлыкуштан Тависов Мөсәвир Мирхәт улы (1981 ел) , Каен-Елгадан Багаманыв Рим Зөфәр улы (1984-86), Кәлимуллин Шамил Сәүдәт улы (1980 ), Ягудин Хәмит Мәркәз улы (1981-1983), Чаганлыдан Әюпов Рузил Искәндәр улы (1980-1983), Вәлиев Айрат Тәвис улы – хәрби белгеч, офицер, полковник (1983-1985 ), Шәрипов Илдар Ирек улы (1985-1989), Әзәкәйдән Гатауллин Венер Мирхәт улы (1984 ел
Кызганычка күрә, шартлау тавы шлары тынса да, бүген дә сугышлар туктамый. Ул бу батырлар күңелендә, хәтерендә, йөрәгендә мәңге җуелмас эз калдырган. 30 ел элек тәмамланган сугышта туган хәрби туганлык, дуслык, һәлак булган яшьтәшләре турында хәтер-хатирәләр бүген дә аларны берләштерә.
Бу уңайдан шәһәр-районда эшләп килгән “Хәрби т уганлык” оешмасын төзүче, эшчәнлеген хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә алып баручы әфганчылар Зирәк Шәмсетдинов белән Рим Багамановка рәхмәт белдерәсе килә. Сугышчы –интернационалист егетләребез үрнәгендә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү гаять мөһим.
Тузлыкуш советы авыл биләмәсенең тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, педагогик хезмәт ветераны.
Фотоларда: Алик Силибаев, Фидаил Вәлиуллин. Мәтәүбаш мәктәбе музееннан алынды.