Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 14:32

Истәлекле даталар

23 март – Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел

23 март – Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел


1919 елның 20 мартында Үзәк Совет хөкүмәте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкортстан Совет автономиясе турында килешү төзелә. Бу тарихи килешүгә Башкорт хөкүмәте ягыннан Мөхәмәтхан Кулаев, Муллаян Халиков һәм Әбдрәшит Бикбауовлар кул куя.
Шушы документ белән Совет власте Башкортстанның автономия хокукларын таный, икенче сүз белән әйткәндә, башкорт халкы автономия хокукларын яулый. Бу тарихи документ 23 март көне Совет хөкүмәтенең матбугат органы булган “Известия ВЦИК” гәзитендә басылып чыга һәм үзенең законлы көченә керә.


Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: