Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2019, 18:25

Туган җирем, сине данлыйм!

Башкортстанның 100 еллыгы бәйрәме Бәләбәйдә әдәби чолганышта узды – бу көнне “Илһам чишмәләре-2019” төбәкара фестиваленә йомгак ясалды.

Башкортстанның 100 еллыгы бәйрәме Бәләбәйдә әдәби чолганышта узды – бу көнне “Илһам чишмәләре-2019” төбәкара фестиваленә йомгак ясалды.

Йөз ел элек, революциядән соңгы давылларда һәм гражданнар сугышында янып, ачлык һәм ялангачлыкка каршы көрәшеп, яшь республика, Советлар иленең беренче автономияле республикасы статусы алып, киләчәккә аяк баса. Шул вакыттан яңа тормыш, үсеш, казанышларның исәбе башлана. Кыю, горур һәм көчле халык яшәгән Башкортстан ышанычлы рәвештә алга бара, тиздән аграр, техник, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә уңышка ирешә. Республика илнең таянычына әверелә, хәзер дә Русиянең алдынгы субъектлары исәбендә.

Юбилейны бәйрәм итү Бәләбәй җирендә яз уздырылучы шигъри көннәр белән туры килде. Шуңа күрә туган җиргә сөю шигъри сүзгә, шигъри елгага әйләнде, аңа Башкортстанда яшәүче дүрт халык телләренең саф чишмәләре кушыла. Шушы телләрдә шигырьләр язылган, фикерләр, хыял-өметләр әйтелгән. Шагыйрьләрнең иң матур шигырьләре “Салават күпере” альманахына кергән.
Иң яхшы бүләк – казанышлар!

Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм социаль үсеш идарәлеге начальнигы Олег Данилин Бәләбәй җиренә республиканың юбилеен бәйрәм итәргә килгән кунакларны – БРның Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Альберт Сөләймәновны, РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Изотовны һәм БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиковны каршыладылар.

Дүрт телдә сәламләү сүзләре яңгырый, милли киемнәрдә дүрт кыз поднослар тотып тезелгән. Икмәк-тоз, чәк-чәк һәм кымыздан авыз иткәннән соң кунаклар бәйрәм күргәзмәсе өчен презентацияләр әзерләгән урындагы предприятиеләр белән танышырга юнәлделәр. Үзәк мәдәният сарае фойесында “Бәләбәй кирпече”, “БелЗАН”, “Белка.net” цифрлы юлдаш телевидениесе предприятиеләренең, “Башинформсвязь” интернет-провайдеры, Бәләбәй сөт комбинаты, “Бәләбәй шәһәре” икмәк комбинатының, “Башспирт” җәмгыятенең Бәләбәй филиалы, яшьләрнең “Техноград” инновацион иҗаты ял үзәгенең витриналары урнашкан. Кунаклар югары технологияле күзәтү камераларын, электрон коммуникацияләрне, робот техникасын, заводның беркетү продукциясен кызыксынып карады. Сораулар бирделәр, белгечләр аңлатуын тыңладылар. Бик теләп сырның яңа сортын, бал, башка тәм-томны тәмләп карадылар. Иҗади очрашу алдыннан тарих-туган якны өйрәнү музеена, Яков Ухсайның һәм Константин Ивановның йорт-музейларына бардылар. Үзәк китапханәдә Бәләбәй районы язучылары һәм шагыйрьләренең җыентыклары, республиканың юбилее алдыннан рухи тормышның көнүзәк темаларын чагылдыручы брошюралар, журналлар күргәзмәсе оештырылган. Чакыру яңгырый, һәм тамашачылар бәйрәм концертына ашыга...
“Туган якның төп байлыгы – кешеләр!”

Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларының чыгышларында бу төп фикер булды.

– Башкортстан халкы Ватан сәнәгате, авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф, саулык һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертте, – диде МР хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев. – Бәләбәй районының үсеш тарихы республика тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Без туган җир үсешендә катнашкан һәм аның данын арттырган якташларыбызга рәхмәтлебез. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар! Сезнең иңнәрдә – 45 нче елдагы Җиңү, җимерелгән хуҗалыкны тергезү, балалар һәм оныклар киләчәге, яраткан республикабыз хакына тырыш хезмәт. Башкортстанның, безнең район һәм шәһәрнең аякка басуына керткән өлешегез бәһалап бетрегесез...

Бүген Бәләбәй районы үсештә. Болар барсы да якташларыбызның хезмәте. Районның социаль- икътисади үсешенә керткән өлешегез, илсөярлегегез, туган җиргә эчкерсез яратуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт!

Зур экранда – юбилей видеоролигы кадрлары. Беренче автономияле республика дәүләткә яңа нефть яткылыклары, алтын башаклы зур уңышлы басулар, көр көтүләр бирә; Русия Башкортстан елгалары һәм күлләренең таза суына туена. Металлургия, энергетика, авиа һәм машиналар төзү, спорт, фән, милли традицияләр, фермерларның тәмле ризыклары – болар барсы да дөньяның конгрессменнарын һәм җәмәгать эшлеклеләрен кабул иткән республиканың нигезе. Тату, дус яшәүче 160 милләтле вәкилләре – дүрт миллион кеше рухи байлыгының, мәдәниятләренең, диненең кабатланмаслыгы белән бер-берсен тулыландыра.

Ике йөзгә якын бәләбәйле “Башкортстан Республикасытөзелүгә 100 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнде. Алар арасында “Почет билгесе” орденлы Бәләбәй сөт комбинатының сыр ясаучысы, хезмәт ветераны Валентина Антонюк, спорт мастеры, чаңгы узышлары буенча Русиянең атказанган тренеры Салават Гомәров, “Авангард” колхозы малчысы Фәнис Зәйнуллин, Тузлыкуш авыл мәктәбе ветераны Рима Исхакова, сыр ясаучы-мастер, хезмәт ветераны Тамара Каткова, БАССРның атказанган нефтьчесе, Бәләбәй шәһәренең почетлы гражданины Әхәт Латыйпов, “Аксаковнефть” идарәлегенең хезмәт ветераны Зиязетдин Латыйпов, РФ һәм БРның атказанган машина төзүчесе, “Автонормаль” заводы ветераны Юрий Сапогов, Приют поселогының почетлы гражданины, “Аксаковнефть” идарәлеге хезмәт ветераны Юрий Свиридов, М. Горький исемендәге токымчылык заводы хезмәт ветераны Валентина Тихонова.

Дүрт яшь гаилә Бәләбәй районында авыл җирендә торак сатып алу өчен социаль түләү алу турында таныклык алдылар.

Бәйрәм концертында Үзәк Мәдәният сарае һәм Приютның мәдәният йорты коллетивлары чыгыш ясады.
“Канатлы атларын йөгәнләп,

Бәләбәйгә ашыга шагыйрьләр...”
Бәйрәмнең дулкындыргыч мәле – төбәкара фестивальдә катнашучы шагыйрьләр белән көтелгән очрашу. Азат Сәхәбиев шагыйрьләр Зөфәр Вәлитов, Илдус Фазлетдинов, Сергей Янаки, Геннадий Тимофеев, Рамил Чурагуловка Бәләбәйнең Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләрен тапшыра.

Шигырь конкурсында җиңүчеләр сәхнәгә күтәрелә,туган телләрендә шигырьләрен укыйлар. Алар: беренче премия лауреаты бәләбәйле Александр Ульрих, ике икенче премия лауреатлары – Тәтешле районыннан – Юныс Миңлемөхәмәт ов һәм Миякә районыннан Меланья Никифорова, өч өченче премия лауреатлары – Борайдан Рәзиф Зөбәеров, Салаваттан Сибагәт Рахмангулов һәм Октябрьскийдан Валерий Абдразаков.

Шигырь бәйгесенең төп бүләгенә Учалыдан Римма Солтанова лаек булды.

Язучы һәм тәрҗемәче Сергәй Янаки нигезле сүз әйтте:

– Бәйрәм тәмамлана һәм җентекле эш башлана. Шигърият тәэсоратлар, күңел кичерешләре генә түгел. Башлап язучы шагыйрьләр шигырь язу осталыгына өлгергән язучылардан өйрәнсеннәр иде.

Гөрләп килгән язга лирик төс өстәп, киләсе очрашуларга дәртләндереп, бәйрәм тәмамланды.

Замана тудыра заманны, шагыйрьләр күтәрә заманны. Шулай була күрсен.

Анна Лапина. Елена Торгашова фотолары.
Читайте нас: