Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2019, 12:37

Теркәүчегә ярдәм итегез!

Башкортстан Республикасы буенча дәүләт статистикасының Бәләбәй бүлекчәсе 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлекнең яңа мөһим этабына – яшәү пунктларында йортлар исемлеген төзүгә кереште. Бу җаваплы эш быел август – сентябрьдә эшләнәчәк, аны махсус сайланган һәм укытылган вакытлыча исәп алу хезмәткәрләре-теркәүчеләр башкарачак.




Бәләбәй районы территориясендә 26 регистратор эшкә керешә. Өй борынча йөреп, алар йортлар, анда яшәүчеләр санын, территориядә йортларның әзерләнгән картографик материалга туры килүен ачыклый. Моннан тыш теркәүче йортларда номер билгеләренең һәм аншлагларның булу-булмавын тикшерә. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә теркәүчеләр керми. Шәхси милектә булган өйләрдә яшәүчеләр санын яшәүчеләрнең әйтүеннән аныкларга мөмкиннәр.

Регистраторларның үзләре белән махсус таныклыклары булачак. Таныклык махсус саклау чарасы белән тәэмин ителгән һәм аның срогы чикләнгән.




Бөтен эш муниципаль район территорриясендә төзелгән комсиссиянең ныклы контроленә алынган. Районда яшәүчеләр, урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре, полиция, торак-коммуналь хезмәтләр, почта оешмалары регистраторларга булышырга һәм район территориясендә 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алуны уңышлы уздыру өчен оештыручы план-нигезләрне төзергә база булып хезмәт итәчәк кирәкле белешмәләрне тәкъдим итәргә тиешләр.

Римма Солтанова.

Зәйфә Салихова тәрҗемәсе.

Читайте нас: