Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2019, 12:05

Сайлавы хәзер уңайлырак

“Мобильле сайлаучы” механизмы федераль һәм төбәк сайлауларында теркәү таныклыклары системасын алыштырды, һәм, әйтергә кирәк, яшәү урыны буенча тавыш бирү уңайлыга әйләнде. Әгәр сайлау көнендә булачак урының буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында алдан гариза тапшырсаң, теркәлү урының кайда булуга карамастан, ул сайлау округыннан читтә тавыш бирү мөмкинлеге бирә.


2019 елның 8 сентябрендә теркәлү урынында булмаган түбәндәге гражданнар “Мобильле сайлаучы” механизмыннан файдалана алалар:

– эш сәфәренә китүчеләр;

– икенче шәһәрдә укучылар;

– дәваханәгә ятарга ниятләүчеләр;

– озайлы ялга китүчеләр;

– теркәү урыны буенча яшәмәүчеләр.
– бинасы аз мобильле сайлаучыларга тавыш бирү өчен яраклаштырылган(уңайлы юллар, шәхси автотранспорт куярга махсус урыннар, тавыш бирү өчен биналарның беренче катта урнашуы яки лифтлар булу, пандуслар булу, җитәрлек яктылык һ.б.) башка сайлау участогында тавыш бирергә теләүчеләр.
Бердәм тавыш бирү көнендә 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда сайлаучы Башкортстан Республикасы чикләрендә үзе булган урындагы теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә ала.
Моның өчен 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр үзеңнең булу урының буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк:
* Башкортстан Республикасы территориясендә теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә;

* Башкортстан Республикасы территориясендә теләсә кайсы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпвазыйфалы үзәктә;

* Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында – “Госуслуги” порталында;

* 28 августтан 4 сентябрьгәчә үз төбәгеңнең теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә.
Читайте нас: