Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2020, 13:36

Сукбайлар турында

Дөнья матур, дөнья киң, дөнья чәчкәләргә тиң, дип җырларда җырланса да, кемгә ничек инде ул. Чыгып, көннең яктылыгына шатланып, кояшка күз кыссам да, кичә укыган бер мәгълүмат тынгылык бирми

“Кызыл таң”ның язуына караганда, республикада бише меңнән артык сукбай исәпләнә икән. Биш мең! Бу бик зур сан бит инде. Тормыш сазлыгына баткан бу мескеннәр кайчандыр кемнәрнеңдер газиз әти-әниләре, уллары-кызлары, сөйгән ярләре булгандыр, ә бүгенге көндә эт тибенгесендә көн күрәләр. Сәбәпләре мең төрледер, халыкта язмыштан узмыш юк дигән сүз дә бар. Күп очракта, ни генә булса да, кешенең үзеннән торадыр. Бездә дә, кызганычка күрә, андый адәм балалары юк түгел. Күптән түгел оныгым белән берсен зур магазин янында күреп, авыр тойгы кичердек. Йөз-кыяфәтенә, өс-башына карарлык түгел, алдында – хәер салсыннар өчен теткәләнеп беткән баш киеме. Кибеттән чыкканда бүрегенә акча салганына күрә әй сөенде оныгым. Берничә көн элек кенә берсе, алдына баш киемен куеп, хәер бирмәсләр микән дигән өмет белән, базарда гармун уйнатып, җырлап утыра иде. Кайчандыр тавышы матур булгандыр, кем белә, бәлки, авылда бөтен кызларны гашыйк иткән шәп гармунчы булгандыр. Ә бүген килеп мескен, бахыр бер адәм баласы. Андыйларга хәер бирергәме-юкмы? Һәркем үзе хәл итәдер. Минемчә, бирергә кирәктер, аракы эчсен дип түгел, ипи, ризык алып ашасын дип. Аллаһы Тәгалә балаларымның, якыннарымның мондый хәлгә төшүенә юл куймасын дип. Кем белә, бәлки, кызгануга гына лаек бу сукбайлар безгә гыйбрәт өчен Тәңребез тарафыннан шундый хәлгә төшерелгәндер?... Алар бит кеше иң күп йөргән җирләрдә утыра... Ә без кайчак нәфсебезгә баш була да белмибез.

***

Гомер гүя җыр шикелле,

Шатлык та ул, сагыш та.

Көе борылышларында

Адашма һәм ялгышма.
Зәйфә Салихова
Читайте нас: