Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2020, 11:09

Хуш киләсең, изге Рамазан!

Кадерле мөселман кардәшләрем! Бәләбәй районының мөхтисәбәт советы һәм шәхсән үземнең исемнән сезне һәм гаиләләрегезне Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән тулы изге Рамазан ае башлану белән котлыйм!




Быел ул 23 апрельдә кич белән кояш баткач башлана. Бу кичне районның барлык мәчетләрендә беренче тәрәвих намазлары укыла, 24 апрельдә (бүген), таң ату белән, мөселманнар уразага керә.

Бу айның әҗере турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаләһү галәйһи вә сәлләм: “Бер бәндә чын-чынлап Аллаһының ризалыгын өмет итеп ураза тотса, уразасы Аллаһ хозурына кабул булса, анадан яңа туган кебек булыр”, – дигән.

Ислам дине буенча ураза иң әһәмиятле гыйбадәтләрнең берсе булып санала. Сабырлык һәм тыелу аеның төп асылы – нәфсебезне тәрбияләү. Чөнки нәфес гомер буе безнең белән һәм ул һәрдаим әзсенә, булган өстенә “миңа тагын кирәк” дип тәкрарлый, үзенекен булдырыр өчен, хәләл белән хәрәмне аерып тормыйча, кешене гөнаһка батырудан да тайчанмый, ә ураза тоту – ул нәфесебезне җиңәргә өйрәнүнең, аның белән көрәшүнең иң яхшы ысулы. Ураза тоту нәтиҗәсендә кеше түбәнчелек, буйсынучанлык сыйфатларына ия була, аның нәфесе “сына”, акыл- калебенә итагать итәргә күнегә.

Аллаһның бөек бүләкләренең берсе – сәламәтлек. Мөселман үз саулыгын кайгыртырга бурычлы, әгәр авырый икән, дәваланырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаләһү галәйһи вә сәлләм:” И, Аллаһ бәндәләре! Чирләрегездән дәваланыгыз, Аллаһ, тик берсеннән – картаюдан башка, алардан котылу һәм терелүне бирмичә, бер генә чирне дә бирмәгән”, – диде.

Кешенең бу бүләкне сакларга кулыннан килә. Барыбызга да яхшы мәгълүм: әгәр саулык булмый икән, бәхетле, тулы канлы тормыш белән яшәп булмый. Безнең динебез исә хәмер, наркотиклар, хәрәм ризык куллануны тыя, организмга зыянлы нәрсәләрдән качарга боера. Рамазан ае – сәламәтлек ае. Уразаның бәдәни, ягъни тән өчен булган файдалары турында медицина галимнәре дә, дин әһелләре дә күп язды, сөйләде. Тәннәребезне ачлык белән дәваласак, рухларыбызны Аллаһның боерыгын үтәп, явыз булган нәфесебезне җиңсәк, Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләдән югары җәннәт көтәрбез. Ураза тотыгыз – бу профилактика. Хәдистә : “Ураза тотыгыз, ул сәламәтлекне яхшырта”, диелә.

Хөрмәтле мөселманнар! Рамазан аенда ураза тотыгыз. Сез ясаган бу адым мотлак сезнең Гамәлләрегез дәфтәрендә язылып барачак.

Белем кеше тормышында мөһим роль уйный. Мөселман өчен дини гыйлем җәһәтеннән наданлык - зур бәхетсезлек. Коръәннең тәүге аяте дә укырга куша, ә уку - гыйлемнең ачкычы. Аллаһ әйтә; “Бар тереклекне юктан бар иткән Аллаһ ризалыгы өчен укы” (Галәк, 96/1–5).

Изге Рамазан – Аллаһның китабы Коръән Кәрим иңдерелгән ай. Ягъни Коръәнне уку, өйрәнү, аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм, әлбәттә, Коръән кушканча яшәү ае. Пәйгамбәребез галәйһисәлләм бер хәдисендә әйткән : “Коръәнне укыгыз. Чөнки Аллаһның укылган һәр хәрефе өчен ун савап биреләчәк, мин әйтмим Әлиф-ләм-мим – бер хәреф дип, чөнки аларның һәрберсе аерым хәреф, аларның барысы өчен дә унар савар биреләчәк “. (Тирмизи)
.
Рамазан ае – гыйлем алу, үз холык-фигылеңне яхшырту һәм тормыштан бөтен начарлыкны бетерү өчен уникаль мөмкинлек. Әмин!

Безнең ураза көннәребез – хәләл ризыклардан тыелып, ә төннәребез – Коръән-Кәрим укып, намазлар, догалар кылып узсын. Аллаһы Тәгалә барчабызга Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхетлеләрдән булырга насыйп әйләсен! Әмин!


Фәрхәт Хәмитов,

РФ Үзәк Диния нәзарәтенең Бәләбәй районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе.

***

Мотлак сәдаканың (ураза фытыры) күләме 95 сум тәшкил итә. Фидия (ураза томыйча калдырган һәр көн өчен) – 150 сум.

Расланган күрсәтмәләргә ярашлы,18 нче марттан күп кеше катнашлыгында мәҗлесләр туктатыла. Шәһәр һәм район мөселманнары ифтарларны тар даирәдә уздыра алалар.


Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: