Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2020, 16:25

Тирәбездә яхшы кешеләр

Изгелекле кеше – башкаларга изгелек кылучы зат. Бүгенге көнне изгелек кылучылар шактый күп. Матди ярдәм генә түгел бит әле ул, тәмле тел, елмаюлы караш, егылганга кул бирү, кулдан килгәнчә булышу, сөенечле яңалыклар белән шатландыру – барысы да яхшылык инде



“Яхшылык эшлә дә суга сал…” – ди халык мәкале. Халык әйтсә, хак әйтә. Аллага шөкер, бүгенге көнне дустына, күршесенә, туганына гына түгел, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итүчеләр табыла. Авыр хәлдә калганнарның зарын тыңлау, акыллы киңәш бирү, булдыра алганына ярдәм итү дисеңме – бүгенге катлаулы тормышта һәркайсына урын табыла.


- Арабызда кеше язмышына битараф булмаган, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган кешеләр булуы бик куанычлы. Менә шушы көннәрдә изге Рамазан ае хөрмәтенә Мәтәүбаш авылында яшәүче Мәдинә Сәләх кызы Вәлишина М. Горький авылы стационар социаль хезмәтләндерү бүлегендәге әби һәм бабайларга 5 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте, – дип хәбәр итте бүлек җитәкчесе Рәйсә Латыйпова.


Марина Прохорова әзерләде
Читайте нас: