Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2020, 18:26

Буйдаклар көтәләр ярларын

Дөнья йөзендәге иң авыр нәрсә – ялгызлыктыр ул. (Мин моны 42 яшемә кадәр буйдак йөргән кеше буларак бик яхшы беләм)

Табигатьтә һәр нәрсәнең дә пары булырга тиеш – бөҗәкләрнең дә, җәнлекләрнең дә, адәм балаларының да. Әнә, яз көне кошлар да туган якларына кайтып оя кора. Яки, ихатадагы чебиләрен ияртеп йөргән тавыкка күз төшерик. Нинди бәхетле ана ул. Ә берәрсе чебешләре янына килә башласа, эшләр харап – кабара да куя, шулчак иң куш йөрәклеләр дә бу тирәдән таюны кулай күрә. Ә аккош мәхәббәте турында кемнәр генә ишетмәгән икән?
Ә кешеләр бөек зат. Әмма алар да гаилә корудан, балалар үстерүдән хали түгел. Бер карасаң, яшәү максаты да шул бит. Һәр кешенең дә гаиләсе булырга, үзеннән соң балалыры калырга тиеш. Бу, шулай ук, үлемсезлеккә дә туры юл бит. (Синең каныңны балаларың, оныкларың йөртә).
Әмма, кызганычка каршы, дөнья йөзендә ялгызлар да күп. Мин таксист булып эшләгән елларымда күп күрдем һәм күп йөрттем аларны. Яхшы гына ир затын утыртасың. Сөйләшеп китәсең һәм шунда аның ялгыз булуын ачыклыйсың. Сәбәбен дә әйтеп бирә ул – үзенә тиң кызны очратмаган. Аннан икенче заказга китәсең. Машинаңа яхшы гына ханым утыра. Сөйләшеп китәсең. Бахырың, ялгызлыгына зарлана башлый. Бактың исә, монысы да кырыкка җитеп Ходай тарафыннан яратылган үз ярын очратмаган икән.
Саный китсәң, алар безнең Бәләбәебездә күпме икән? Башкортстанда? Ә ил буенча? Әлмәндәр карт дөньяны рәтләп бетәргә хыялланган. Ә мин барча ялгызакларны үзара очраштырып, таныштырырга кызыгам.
Ялгызлык сәбәбе нәрсәдә микән? Минемчә, ул күп әйбердән киләдер. Берәүләре артык оялчандыр, икенчеләре искиткеч тәкәббердер, өченчеләренә әти-әниләре яки туганнары аяк чаладыр, дүртенчеләре кеше сүзенә артык нык колак саладыр, бишенчеләре байлык яки карьера артыннан куадыр, алтынчылары начар гадәтләре колына әвереләдер, җиденчеләре эзләп-эзләп тә үз ярын очрата алмыйдыр...
Шәһәрдә – тулай торакларда, кеше почмагында, үз фатирларында егетләр кулы да тотып карамаган, алданган, аерылган әллә күпме гүзәл затларыбыз яши. Авылларда – 30-40-50-60-70-80 яшьлек буйдакларыбыз ялгызлыктан чак бүре булып уламый. (Алар безнең Мәтәүбашта да, Тузлыкушта да, Байморзада да, Яңа Сарайда да җитәрлек).
Минем Азат Даутов исемле өч туган абыем бар иде. Ул төскә матур, яхшы итеп сөйләшә иде. Эчеп, тәмәке тартып, сүгенеп, сугышып йөргәнен дә күргәнем булмады. Гомере буе колхозда шофер булып эшләде, абзар тулы мал тотты, умарталары да бихисап иде. Әти-әнисен карады, өйләнгәч башка чыгарга дип менә дигән йортын да бетерде. Әмма гаилә корып, шул йортында яши алмады. Әллә берәр кызны яратып анысы Азат абыйга кияүгә чыкмады, әллә туганым үз ярын очратмады – монысына җавап табу хәзер инде мөмкин түгел. Чөнки ул җитмешкә дә җитмичә үлеп китте. Соңгы елларында башы да китә башлаган иде. Шул ялгызлык гыйлләседер инде. Азат абыйга дип яратылган аның икенче яртысы да аны көтеп гомере буе ялгыз яшәгәндер. Кавышкан булсалар нәселләре дә дәвам итәр иде. Кызганыч.
Әнием яклап Тәлгать Хәҗиев исемле туганым да бар иде. Ул бик соң – пенсиягә чыккач кына өйләнде. Бу туганым иң бәхетле еллары итеп Вафирә җиңги белән яшәгән елларын исәпли иде.
Әйе, гаиләле булу бик рәхәт. Янәшәңдә яраткан хатының йөгергәләп йөри. Тәмне итеп ашын да пешерә, кереңне дә юа, өеңне дә җыя, бакчаңны да үстерә, эшенә дә йөри, әниеңне дә карый, балаларыңны да тәрбияли, хезмәт хакын да кайтарып бирә... Ә җаным дип әйтүләре, кара-каршы чөкелдәшә-чөкелдәшә чәй эчүләре, бергә мунча керүләре, кочаклашып йоклаулары үзе ни тора! Боларны уйлыйм да, авылым буйдакларын кызганып куям. Илшат, Разит, өч Марат, ике Илдус, Айдар, Рүзил, Рәфил, Таһир, 73 яшьлек Рәвил абый... Аларның күпчелеге мәңге өйләнмәс инде, чөнки яшьләре дә инде байтак, аракы сазлыгыннан да чыга алмаслар. Әмма аларның берәрсе булса да шушы язмамны укып, чәмләнеп, эчүен ташлап гаилә корса – мин бик бәхетле булыр идем.
Минем тагын бер хыялым бар әле. Бәләбәй “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Галия Кәнзәфәр кызы Әхмәтшина белән берлектә ялгыз ир-егетләр һәм ялгыз хатын-кызлар өчен таныштыру кичәсе үткәрергә телим. Әгәр бу тамашада бер пар булса да барлыкка килеп, тугыз айдан аларның сабыйлары да аваз салса – бу дөньялар тагын да ямьләнеп китәр төсле.
Ә язмамны буйдакларга мөрәҗәгатем белән тәмамлыйсым килә:
Бәхетле буласыгыз килсә – үзегезне кулга алыгыз. Яман сыйфатлардан, шул исәптән эчкечелектән дә арыныгыз. Үзегезнең тышкы кыяфәтегезне тәртипкә китерегез. Аралашыгыз, тартынып тормагыз. Тормышка елмаеп карагыз. Эзләгез, чөнки Ходай тарафыннан яратылган икенче яртыгыз сезне өзлегеп-өзлегеп көтәдер.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: