– Илгизәр ага, хәл-әхвәлләрегез ничек?
– Аллага шөкер, ярыйсы.
– 86 яшьлек тормыш каланчасыннан караганда үткән гомерегезне ничек бәялисез?
– Үткән гомеремә борылып карыйм да, туктап торып уйланам. Ә аның тиз үткән кебек булуы мавыгып эшләүдән дип уйлыйм.
Минем балачак авыр елларга туры килде. Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Ике апам, 3 яшьлек Риф энем. Хат ташучының әтием турындагы “хәбәрсез югалды” кәгазен алып килүе дә бүгенге кебек исемдә.
Алты-җиде яшьтән үк миңа ныклап тормыш арбасына җигелергә туры килде. Чөнки ир затыннан гаиләдә иң зурысы идем.
Бәләкәйдән белемгә тартылдым. Мәктәптән соң Минзәлә педагогия училищесын тәмамладым. Армиядә хезмәт иттем. Казан педагогия институында укыдым, төркемнең старостасы булдым. Кулыма диплом алгач Чувашстанның Козловка районының Янгильдино авылында дүрт ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Ә 1962 елны Бәләбәй педагогия училищесына чакыру килде. Монда мин 2014 елга кадәр татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Шуннан хаклы ялга чыктым.
– Әле нәрсәләр өстендә эшлисез?
– Гадәт буенча элекке эшләремне дәвам итәм. Туктап торып булмый. Туктарга ярамый. “Канатлы сүзләр” минем эш тә, яраткан шөгыль дә. Минем хезмәтемне тел галимнәре дә таныдылар. Әмма аны китап итеп чыгару хәзер зур проблема.
– Якын киләчәккә планнарыгыз?
– 87 яшь якынлашканда нинди планнар ди ул! План ул үтәүне таләп итә. Бернинди план да юк. Инерция белән дәвам итә эшләр.
– Сезне шәхес буларак нәрсәләр борчый?
– Борчыган әйберләр күп. Мәсәлән, заманында бик данлыклы булган педагогия училищебызның юкка чыгып баруы, 27 мең татар яшәгән Бәләбәй төбәгендә татар теленең көрчәккә килеп терәлүе. Юк, сөйли алмыйм. Боларны уйласам, йөрәк ярсып тибәргә керешә, кан басымым күтәрелә.
– Яшьләргә әйтер сүзегез?
– Яшьләргә сүзләр әйтеп була. Алар минем сүзләрне аңларлармы соң? Тик, шулай да, иманыгызны сатмагыз, кыйблагызны алыштырмагыз, туган телегезне саклагыз, диясем килә.
– Ә гәзит укучыларга нәрсә дияр идегез?
– Мин 50 елдан артык район гәзитен алдырам. Үзем дә аңа даими рәвештә мәкаләләр язып торам. Ул минем киңәшчем дә, тогры дустым да. Мин “Бәләбәй хәбәрләре”нең киләчәктә дә яшәвен, тиражының 1000нән артуын телим. Һәм бердәм тотынсак бу реаль сан. Ә эчендә җаны булган һәркем аңа язылыр дип уйлыйм.
– Рәхмәт, Илгизәр абый!
Әңгәмәдәш – Габдулла Вафин.