Җәмгыять
25 Октября 2021, 11:35

“Гүзәлемә гүзәл чәчкәләр”

Бәләбәйгә күчүебезнең тәүге елы. Хатыным белән “Урал-батыр” милли-мәдәниятләр үзәгенә татар җәмәгатьчелеге үткәргән чарага бардык. Сәхнәдә сихри тавышлы бер гүзәл ханым җыр җырлый. Ул тукталгач зал алкышларга күмелә. Шулчак бер җитез иркәй: “Гүзәлемә гүзәл чәчкәләр”, – дип сәхнәгә чыгып аларны җырчы ханымга тапшыра. Янәшдә утырган әбекәй: “Бу Гүзәлнең ире” –  дип безгә пышылдый.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Гүзәлемә гүзәл чәчкәләр”“Гүзәлемә гүзәл чәчкәләр”
“Гүзәлемә гүзәл чәчкәләр”

Гүзәл тумышы белән күрше Туймазы районының Тукай авылыннан. Моңлы тавышлы кызкай тәү тапкыр биш яшендә сәхнәгә күтәрелә һәм авылдашларының мәхәббәтен яулый. Тукайдагы бер чара да аннан башка үтми башлый.

Кыз Бәләбәй педагогия көллиятен тәмамлагач Татар гимназиясенә эшкә килә. Шул ук елны моңлы тавышлы кызны шәһәребездә эшләп килгән “Туган тел” ансамбленә чакыралар. Ул, шуннан тыш, “Хыял”да да җырлый әле. Ә 2005тә “Балкыш” ансамбле барлыкка килә. Аны оештыруга Гүзәл ханым Садыкова да күп көч сала.

Җырчы “Яш тавышлар” конкурсының лауреаты була. “Җырлыйк әле” тапшыруына барып Казанны да сокландырып кайта. “Җырламыйча яши алмыйм, җыр минем яшәү рәвеше”, – ди ул сөйкемле елмаеп. Ә сәхнә кырында аны һәрчак иң матур чәчкәләр тотып ире көтә.

Карамалы-Гобәй авылы егете Ришат Шәрипов белән алар 2010 елны танышалар. Аннан биш ел очрашып йөргәч, 2016 елны гаилә корып бергә яши башлыйлар.

“Иң башта бер-береңне ихтирам итәргә кирәк”, – диләр алар бәхеле булуларының серләре турында. Әйе, бу чыннан да шулайдыр. Чөнки, хөрмәт булган җирдә генә мәхәббәт туа.

Шушы гүзәл парга карап мин сокланып бетә алмыйм. Алар ихласлыклары белән безне таң калдыра. Ә күзләре ... эчкерсез мәхәббәтләренең чагылышы.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас