Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 17:05

“Бәләбәй хәбәрләре”нең дусты

Бүгенге көндә милли гәзит-журналларны саклау, абунәчелерен югалтмау һәм арттыру бик авыр эшләрдән санала. Безгә, матбугат хезмәткәрләренә, еш кына кул сузып иганәчеләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Язмам герое Шамил Исмәгыйль улы Шәмсетдинов та гәзитебезнең шундый дусларының берсе.

“Бәләбәй хәбәрләре”нең дусты
“Бәләбәй хәбәрләре”нең дусты

Шамил Шәмсетдинов Мәтәүбаш авылы егете. Ул1959 елның 10 мартында Исмәгыйль һәм Сафура Шәмсетдиновларның тату гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Мин гаилә башлыгын яхшы хәтерлим әле. Исмәгыйль абый авылның газовигы иде. Бик гадел һәм бераз кызуырак та кеше. Җитмәсә, әтиемнең дусты да иде. Безгә килеп сөйләшкәләп тә утыргалый. Сафура апаны да авыл халкы мактап туя алмый иде. Ул тырыш колхозчы, уңган хатын, яхшы әни...

Шамил гаиләдәге өлкән бала буларак, әти-әнисенең иң зур таянычы булды. Хуҗалыктагы күп эшләрне яратып башкара, апайларын да караша, укуда да сынатмый. Мәтәүбаш урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, уңган егет Уфаның Авиация институтына документларын тапшыра, керү имтиханнарын бик җиңел биреп студент була. Укуын тәмамлагач, Шамил Шәмсетдинов Пермь шәһәрендә инженер булып эшли башлый. Бераздан аны хәрби хезмәткә чакырталар. Ул авиация частендә ике ел офицер булып хезмәт итә.

Шамил Шәмсетдинов хәрби бурычын үтәгәч, яңадан Пермьгә кайтып эшен дәвам итә. Әмма туып-үскән якларын да онытмый. Форсат чыккан саен кайтырга тырыша. Менә шундый сәфәрләренең берсендә оста белгечне Бәләбәй телеательесына директор итеп  эшкә чакыралар да инде. Ул, әлбәттә, бик теләп ризалаша.

Үткән гасырның туксанынчы елларында Шамил Шәмсетдинов, күпләр кебек, үзен эшкуарлыкта сынап карарга була. Уңган егетнең кулында ут уйный. Электр приборларын төзәтә, радио элемтәсен һәм  касса аппаратларын хезмәтләндерә, пичәтләр ясый...

2004 елдан эшкуар мебель җитештерә башлый. Эшчеләр ала. Ә 2010 елдан эшкуар Шәмсетдинов корпуслы мебель үк  җитештерә башлый. Бүгенге көндә аның “Белпром” җәмгыятендә 20 кеше эшли. Аңа илнең төрле төбәкләреннән заказлар килеп тора, ә монысы инде җитештергән әйберләренең сыйфаты турында сөйли.

Шамил Исмәгыйль улы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул шәһәр советы депутаты. Күп еллар районыбызның Эшкуарлар берлеген җитәкләде.

Бу шәхеснең  портретына тагын бер сызык – аның турында мәкалә язарга җыенуымны белдергән идем, “Кирәкми”, – дип теше-тырнагы белән каршы чыкты, аннан: “Авылыбызда мәдәният йорты юк, шушы проблеманы күтәр”, – дип өстәде.  Бары: “Сезгә дип урын калдырган идем, гәзит буш чыксынмыни?!” – дигәч, теләр-теләмәс кенә ризалашты. Әйе, ул бик кызыклы әңгәмәдәш булса да, бик тыйнак, күпләр кебек мактанырга һәм шапырынырга яратмый. (Аның әти-әнисе дә шундый иде бит).

Язганнарга өстәп, ул туган авылының патриоты да әле. Сабантуйлар үткәрергә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган паркны төзекләндерүгә ярдәм итә – саный китсәң игелекле эшкуарның башкарган эшләренә кулдагы бармаклар саны да җитмәс.

Әйткәнебезчә, Шамил Исмәгыйль улы – гәзитебезнең күптәнге дусты. Район гәзитенә генә түгел, республикада чыгучы татар телендәге башка басмаларга – “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләренә булышырга тырыша ул, үз акчасына Мәтәүбаш авылында яшәүче өлкән яшьтәгеләрне бу басмаларга яздыра. Мондый егетләре булганда авылның киләчәгенә ышаныч туа.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: