Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2021, 17:40

Табигатьнең якын дусты

Адәм баласы бу дөньяда үз урынын табарга тиеш. Шул чакта гына ул бәхетле була һәм җәмгыятькә файда китерә. Язмам герое турында да шушы сүзләрне бер тартынусыз әйтеп була.

Табигатьнең якын дусты
Табигатьнең якын дусты

Илмир Гәрдән һәм Җәмниха Мөхәмәдиевларның тату гаиләсендә 1965 елның 18 ноябрендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән ул абый-апалары кебек кул арасына керә, әти-әнисенең булышчысына әверелә. Барча Мөхәмәдиевлар кебек укуда да сынатмый, җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша.

1983 елны, Мәтәүбаш урта мәктәбен тәмамлагач, Илмир укуын Пенза Урман хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Беренче курсны тәмамлагач, армиягә алынып, Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә Артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң яңадан укуын дәвам итә.

Кулына диплом алгач, яшь һәм өметле белгечне Ульян өлкәсенең Инзә шәһәренә мастер итеп эшкә җибәрәләр. Монда да Илмир Гәрдән улы сынатмый, һәрчак алдынгылар сафында була. Үсү мөмкинлеге булган яхшы дәрәҗәле эшләр тәкъдим итсәләр дә, ул, контракт вакыты тәмамлангач, туган авылы Мәтәүбашка өлкән яшьтәге әти-әнисен карарга кайтып китә.

Башта Мәтәүбаш урман хуҗалыгында урманчы булып эшли, аннан Илмир Мөхәмәдиевны баш урманчы урынбасары итеп үрләтәләр. Бу вазыйфада ул биш ел эшли, ә 1988 елны аны Мәтәүбаш Урман хуҗалыгының баш урманчысы итеп билгелиләр.

Безнең як табигате искиткеч бай. Кереп адашырлык урманнары да, матур акланнары да, тешне камаштырырлык салкын чишмәләре дә күп. Киек-җанварларга да бай ул. Поши, кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы, селәүсен, бурсык, төлке, керпе, куян, тиен... Агачларның да ниндиләре үсми бездә – каен, имән, чыршы, нарат, карагай, усак, чаган, элмә, зирек... Ә куаклар белән үләннәрне санап та торасы юк, арада хәтта “Кызыл китап”ка кертелгәннәре дә бар. Мәтәүбаш урманнарының мәйданы да зур – 11722 гектар! (Моңа әллә күпме Ватикан сыя бит!)

Илмир Гәрдән улы Мөхәмәдиев һәрчак алдынгылар сафында. Ул бүләкләнгән мактау кәгазьләренең исәбе юк. Шуларга өстәп, ул Башкортстан Республикасының Атказанган урманчысы да әле.

Илмир Гәрдән улын 2019 елны участок баш урманчысы итеп билгелиләр. Хәзер аның карамагына Мәтәүбаш (11722 гектар), Краснознаменка (14000 гектар) һәм Өсән-Ивановка (13000 гектар) урман хуҗалыклары карый.

Язмам герое үзенең намуслылыгы, кешелеклелеге белән аерылып тора. Кул астында күп миллионнар торган урман байлыгы булса да, ул аларның тамчысын да исраф итми һәм бүтәннәргә дә моңа юл куймый. Чөнки аңа намус төшенчәсе ана сөте белән бергә бирелгән.

Мәтәүбашның куе урманнарының балаларга гына түгел, хәтта оныкларга да сакланып калуына күңелдә ышаныч яши, чөнки аның сагында Илмир Гәрдән улы Мөхәмәдиев үзе тора бит.

Габдулла Вафин.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: