Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2021, 16:45

“Ак калфак” оешмасына – 5 ел!

2021нче елның 18нче декабрендә “Урал-батыр” милли мәдәният үзәгендә  “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән кунак өй кысаларында Бөтендөнья  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе үзенең 5 еллык юбилей кичәсен билгеләп үтте.

“Ак калфак” оешмасына – 5 ел!
“Ак калфак” оешмасына – 5 ел!

Нәкъ менә биш ел элек, 2016 елның декабрендә, Бәләбәйдә “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Бер төркем хатын-кызлар, бу оешманың максатлары, бурычларын өйрәнеп, эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Кичә “Ак калфак”лыларның күркәм чыгышы белән башланып китте,   шәһәрнең 24нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре (тәрбиячеләре Каюмова Э.Р., Нуриева З.Т.), татар гимназиясе укучыларының җырлары (җитәкчеләре Әхмәтов Т.А.), дәртле биюләре (җитәкчеләре Меркулова А.З.), “Балкыш” төркеменең, килгән кунакларның матур чыгышлары, котлаулары белән үрелеп барды.

 “Ак калфак” оешмасы тамашачы  алдында  5 ел буена башкарган эшләрен презентацияләде,  уңышлары һәм тәҗрибәләре  белән уртаклашты.

Саный китсәң, башкарылган эшләр, үткәрелгән чаралар, бәйрәмнәр бихисап икән. Шуларның иң күңелдә калганнарына бераз күзәтү ясап алыйк. Казанда 5нче Бөтендөнья хатын-кызлар форумында, Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында  катнашу, су буйлап ак теплоходта Бөек Болгарга сәяхәт  мәңге онытылмаслык тәэсирләр калдырды. “Ак калфак” оешмасы, шәһәрнең татар теле укытучылары белән берлектә, Туймазы театрына барып, спектакль карауны оештырды. Оешма әгъзаларының матур җырлары белән халык алдында – Мәдәният йортында, шәһәр сабантуенда, “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәге каршында эшләп килгән татар коллективларының отчет концертларындагы чыгышлары да халык алдында танылу алуга булышлык итте.

Татар гимназиясе укучылары белән берлектә “Бабай утары”нда үткәрелгән “Җырлыйк әле” фестивалендә, “Бишек җыры” конкурсында катнашу  бик фәһемле  булды.

Төрле тематик кичәләр үткәрү аккалфаклыларның халык арасында тагын да ныграк абруен күтәрүгә ярдәм итте. Мәсәлән, “Газизләрдән газиз туган телем!”, “Туган җирем, рәхмәт сиңа!”, “Исемең матур, кемнәр куйган?”, “Мин – хатын-кыз” чаралары. Әйткәндәй, дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырылган “Мин – хатын-кыз” чарасы бик зурлап үткәрелде. Казаннан Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың, Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк оешмасы җитәкчесе Люция Вафинаның һәм дәрәҗәле кунакларның – БР  Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Римма Үтәшева, “БР Татар конгрессы” региональ иҗтимагый оешмасы исполком рәисе Заһир Хәкимов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Алик Локмановларның килүе  чараның мәртәбәсен арттырды. “Ак калфак”лылар республика күләмендәге “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган чараларда да актив катнаша. Мәсәлән, Бүздәктә үткәрелгән  “Бәлеш-ФЕСТ” чарасы – әнә шундыйлардан.

Милли әдәбиятны, мәдәниятне  торгызу, саклау, үстерү, киләчәк буынга тапшыру максатыннан укучылар катнашлыгында язучылар иҗатына багышланган кичәләр дә еш оештырылды. Башкортстанның атказанган укытучысы, Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы исеменә лаек булган  Гыйззәтуллин Илгизәр Солтан улының юбилей кичәсе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, язучы Зәйфә Салихова иҗатына багышланган кичә, татар шагыйре, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты – Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханымга багышланган “Татар Корчагины хатыны” чаралары тамашачы күңелендә озак сакланыр. Уздырылган тирән һәм фәлсәфи  эчтәлекле чараларның сценарий авторы Зәйфә Салиховага “Ак калфак” оешмасы исеменнән тамашачылар алдында  зур рәхмәт белдерелде.

Республика күләмендә үткәрелгән “Оста куллар” конкурсында, “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә катнашып, оешма әгъзалары Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

“Ак калфак” оешмасы үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру, туган телгә ихтирам арттыру максатыннан балалар белән эшләүне мөһим юнәлеш дип таба һәм шушы  юнәлештә шактый гына эшләр башкара.

Татар гимназиясенең бер төркем укучылары белән тарихи мәчеткә бару, ел саен  гимназиядә үткәрелгән “Тукай моңнары” конкурсында жюри составында эшләү, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсларын оештыру юнәлешнең күркәм мисаллары булып тора.

Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелгән “Татарча диктант” акцияләрендә  укучылар белән бергәлектә катнашу – туган телгә булган хөрмәтнең матур үрнәге. Күптән түгел бәләбәйлеләр  Ярмәкәйдә кунакта булып, тәҗрибә уртаклашты.

Иҗади эшләү, бертуктамый эзләнү яхшы нәтиҗәләргә китерде. Безнең уңышларыбыз да куанырлык. “Ак калфак” төркеме Мактау Грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында иң мәртәбәлесе дә бар.

ТР Мәдәният Министрлыгы, Татарстан Халыклар Ассамблеясе
Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты Галия Канзәфәр кызын Әхмәтшинаны Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм пропагандалау, республикара мәдәни-мәгърифәт “Болгарга сәяхәт” программасы кысаларында Башкортстан һәм Татарстан халыклары арасындагы мәдәни бәйләнешләрне үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рәхмәт Хаты белән бүләкләде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшинага һәм оешма әгъзасы Гөлфия Зиннәтуллинага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медальләре тапшырылды.

“Ак калфак” төркеменең милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда  башкарган эшләрен   югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Ф. Шакиров исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Алфред әфәнденең Бәләбәй шәһәренә килеп безнең бу чарада катнашуы, Казаннан, Бөтендөнья татарлары конгрессы исеменнән  бирелгән мактау хатларын, кыйммәтле бүләкләрен  үзе тапшыруе кичәнең дәрәҗәсен күтәрде. “Ак калфак” оешмасының башкарган эшләрен бәяләп Рәхмәт хаты белән бүләкләве өчен БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиевка да олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе рәисе Рәсүл Корбан улы Гәрәев оешма эшләрендә  актив катнашучыларга – татар гимназиясе директоры Дамир Фәнис улы Хабибрахмановка, гимназиянең сәнгать бүлеге җитәкчесе Тимерхан Әсхат улы Әхмәтовка бүлекчә исеменнән Рәхмәт Хатлары  тапшырды. Үз чиратында гимназиянең тәрбия эшләре директор урынбасары Гүзәл Риф кызы Әхмәтова “Ак калфак” төркемен бәйрәм белән котлап, гимназия хакимияте исеменнән Рәхмәт Хаты тапшырды.

Ә инде Ярмәкәйдән килгән “Ак калфак” төркеменең баянчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Рәис Ханнанов белән бергәлектәге  чыгышы, ихлас котлаулары ямь өстенә ямь өстәде, аларның дәртле җырлары  тамашачыларның күңеленә бик тә хуш килде, кичәгә тагын да зуррак мәртәбә өстәде.

Бәйрәмне нәфис сүз остасы, оешма җитәкчесе Галия Канзәфәр кызы үзе алып барды. Кичә ахырында беркем дә таралырга ашыкмады, сәхнәгә менеп, бергәләшеп фотога төштеләр, кемдер килгән кунаклар белән аралашты, кемдер киләчәккә планнар корды.

Чараны оештыруда катнашкан “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәкнең барлык хезмәткәрләренә, спонсорлык ярдәме күрсәткән “Безнең ипи” җәмгыяте җитәкчесе Азат Кәрим улы Башаровка, “Белэнерго” җәмгыяте җитәкчесе  Раян Гариф улы   Зәкиевкә, “ТЭРА”  җәмгыяте  җитәкчесе Руслан Таһирҗан улы Рияновка, “Формула” җәмгыяте җитәкчесе Рәсул Корбан улы Гәрәевка һәм “Белпром” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Исмәгыйль улы Шәмсетдиновка аккалфаклылар  зур рәхмәт белдерә.

Шулай ук зур рәхмәтебезне “Урал Батыр” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Людмила Джимага һәм аның урынбасары Илдус Разетдиновка, Гөлсинә  Вәлиевага  җиткерәбез.

Бәйрәм тамашачылар күңелендә якты истәлекләр калдырыр дип ышанасы килә.

Люзия Фәттахова,

“Ак калфак” төркеме әгъзасы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: