1964нче елның июнь ае. Мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары барган чор. Күңелләрнең җилкенгән чагы. Көндез имтиханнар, ыгы-зыгы, төрле мәшәкатьләр, кичләрен гармун моңы яшьләрне клубка чакыра. Алар арасында сыйныфташ кызлар Гөлсинә белән Кәбирә дә бар. Гөлсинәнең абыйсы Рәсүл клуб мөдире. Кәбирәгә күзе төшеп йөри. Соңгы имтихан тапшырган көнне түбән оч Рик Гөлсинәнең кулын сорап килә. Шул көнне Рәсүл, гадәттәгечә, Кәбирәне озатып барганда: “Сеңлем Гөлсинәне бүген сорап килделәр, әнием түшәктә ята, берсеннән-берсе кече эне-сеңелләремне кем карар, кем ашарга пешерер, сыерны кем савар инде,“ – дип авыр сулап куя. Шулай, сөйләшә торгач, алар да өйләнешергә булалар.
“Әти-әниләр башта риза булмадылар инде. “Яшьсең, ә анда чирле бианай, балалар, мал-туар…” Яратуым көчле булгандыр инде, аларның сүзенә карап тормадым. Яшь чак бит, әле нинди авырлыклар көтәсен уйлап торасыңмы соң. Әти каты гына кисте: “Кияүгә барасың икән – гомерлеккә, кайтып-килеп йөрисе булма” – диде. Рәсүлнең иң кече энесе Мәрвән шул елны беренче сыйныфка укырга керде. Мөслимә 3нче сыйныфта, Мәрхәбә 5тә укый иде. Төрле чаклар булды. Аларның барысын да сөйләп бетеп булмый. Әнине ун ел карадык, хроник полиатрит белән чирләде. Ул да тилмереп ятты инде. Җәйләрен, авылны күрәсем килә дигәнгә, машина әрҗәсенә ястык түшәп, шунда әнине утыртып, урамнарны әйләндереп килә идек. Көн җылыда урын-җирен ишек алдындагы бакчага алып чыгабыз, шунда күләгәдә тирә-якны күзәтеп утыра иде. Үзебезнең мунча юк, кул арбасына утыртып берничә өй аша мунчага алып барабыз…” – дип искә ала Кәбирә апа.
Колхоз эшеннән дә калмый алар. Гомер буе кысан өйдә яшәп булмый бит инде, яңа өй салып керәләр. Бу вакытта инде Рәсүл абый колхозда шофер булып эшли башлый. 17 ел машина йөртә. Тик урман эшләгәндә агач бәреп, контузия ала, бик озак хастаханәдә ята. Эшенә кире чыга алмый – җиңел эшкә күчәргә тәкъдим итәләр. Яңадан авыл клубына мөдир булып килә. Клуб эшен җайга салып җибәрә ул. Авыл һәвәскәрләре еш кына спектакльләр, концертлар куялар. 90нчы елларда районда үткән смотр-конкурста җиңеп, Казан шәһәренә путевка белән бүләкләнәләр.
Дүрт бала үстерә алар. Балалары, оныклары турында сөйләп бетә алмыйлар. “Балаларга тырнак белән дә чирткәне булмады. Гел яхшы сүз белән тәрбияләде. Шаян кеше бит ул үзе. Балалар да тыңлаучан булдылар, – ди Кәбирә апа. – Миңа да һәр көн иртән: “Хәерле көн!” –ди. Мин үзем: “Рәхмәт!” – дим. Шул бер җылы сүз бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте дә инде…” “Кәбирәгә минем рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Әниемне ничә еллар буе каравы гына да үзе ни тора…” – дип сүзгә кушыла Рәсүл абый да.
Мәхәббәт шулдыр инде ул. Быел бергә яшәүләренә 57 ел тулган. Бәлки, яратуларын көн саен сүз белән белдермиләрдер, әмма бер-берсенә итәгатьле мөнәсәбәтләре, балкып торган йорт-җир тергезеп тәрбияле балалар үстерүләре, гаилә учагын сүндермичә еллар буена саклап барулары үзе үк барсы турында да сөйли бит инде.
Рәсүл Минигазим улы авылның ихтирамлы мулласы да әле. “Ул электән үк догалар ятлады, дини булды. Беренче доганы аңа дәү әнисе өйрәткән. Ә менә үзем ятлый алмыйм, шуңа күрә корьән ашларына, бик чакырсалар да, йөрмим, динне ихтирам итмәү булыр, дип саныйм,” – дип сөйли Кәбирә Миңлебай кызы.
Олпат күркәмлек, нур сибелә алардан. Өйләренең җылысы да әле байтак кына безне озатып барган кебек тоела. Кече туганнарының ихтирамын сүз белән генә яуламаган шул алар. Ходай аларга озын гомер, сәламәтлек бирсен.
Габдулла Вафин.