Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2022, 16:20

Яшьләр өчен үрнәк

Аларның гаилә кору тарихын хәзергә яшьләргә сөйләсәң, ышанмаслар иде. Кинофильмнан алынган, диярләр, бәлки. Чөнки, бүгенге көн күзлегеннән карасаң, бу чыннан да нәкъ шулай тоела.

Яшьләр өчен үрнәк
Яшьләр өчен үрнәк

Менә сез әйтегез әле, димләү дигән нәрсә бармы әлеге вакытта? Бүгенге көнне яшьләр кайда һәм ничек таныша, гаилә кора? Әле күптән түгел генә социаль челтәрләрдә “гостевой брак”ның киң таралуы турында язылып чыгып фикер алышуга тап булдым. Монысы нәрсә дигән сүз? “Кунакка йөрешүме”ме? Ә әхлак, инсафлылык, гаилә кыйммәтләре, бала табу һәм тәрбияләү?..

Акбасар авылында яшәүче Венера һәм Искәндәр Якуповларның гаилә коруына күптән түгел 60 ел тулып узган. “Безне димләп таныштырдылар”, – диләр алар елмаеп. Венера апа Туймазы районы Бишенде авылыннан икән. Шул ук районның Имән-Күпер авылында икесенең дә туган-тумачалары яши икән. “Алар безне очрашырга димләде дә инде, – дип сөйли Венера апа. – Кайткач әни сораштыра инде, ошаганмы-юкмы беләсе килә. Ә мин аның дулкынланып торган кара чәчләреннән башка берни күрмәдем. Күтәрелеп карасам, ул да миңа карап тора. Оялуымнан күземне читкә алдым”. Аның сүзләренә Искәндәр абый да кушыла: “Мин бит инде ат белән бардым. Шулай атка атланган килеш кенә җизни белән торабыз сөйләшеп. Венера ялт кына капкадан чыкты да көянтә-чиләкләрен асып, бик килешле генә атлап, суга катте. Бер күрүдән ошады инде. Аннан кулын сорарга бардым. Ата-ана ризалыгы белән Акбасарга алып кайттым”.  “Бәй, бер күргән килеш өйләнештегезме? Сөйләшеп йөрмәдегезмени?” “Юк, шулай бер күргән килеш өйләнештек тә куйдык!”

Матур яши алар. Венера апа башта колхозда төрле эштә йөри, соңыннан мәктәптә җыештыручы булып эшли, ә Искәндәр абый гомер буе машина йөртә. Дүрт бала үстерәләр. Оясында ни күрсә, очканында шул була, дигәндәй, балалары да сөендереп кенә тора. Олы кызлары Зинира Октябрьский шәһәрендә яши, 2 малай үстергән, әле хаклы ялда. Илмирлары Яр Чаллы шәһәрендә яши, 4 бала үстерә, баш инженер булып эшли. Назыйм Бәләбәйдә яши, электр челтәрендә эшли. Кызлары Илмира Мәтәүтамак авылында яши.

Акбасар урамын ямьләп, нур сибеп торучы ике катлы йортта гомер итә алар бүген. Балалары булышлыгы белән бергәләп салып кергәннәр. Өйнең эче-тышы зәвык белән бизәлгән. Гореф-гадәтләрне ихтирам итеп, намус белән, тырышып тир түгеп яшәү нәтиҗәсе бу. Яңалыкка тартылып, алдын-артын уйламыйча эш итәргә яраткан яшьләргә менә кемнән үрнәк һәм фәһем алырга кирәк.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: