Акбасар егете Илдус белән Чакмагыш кызы Фәнилә 1986 елны гаилә корганнан соң бераз шәһәрдә яшәп карыйлар да, кала тормышына күнегә алмыйча, гаилә башлыгының туган төягенә кайтып төпләнәләр.
Менә дигән йорт салып керәләр. Дүрт бала үстерәләр. Олы уллары Илнур Себердә Радужный шәһәрендә яши, шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияли. Илдарлары Кандра поселогында яши, вахта ысулы белән Себердә мастер булып эшли, өч бала әтисе. Ильвирлары да Себердә эшли, читтән торып Казан университетында укый. Әйтергә кирәк, аларның өч уллары да, әтиләре кебек, армиядә хезмәт итеп кайткан. Ә төпчекләре – чибәр, үткер, чая, булдыклы, туганнары кебек уңган Эльвиралары Туймазы шәһәрендә юридик колледжда белем ала.
Үзегез беләсез, авыл җиренең төп проблемасы – эшсезлек, әмма ирле-хатынлы Хәбибуллиннар мал үстереп, бакча карап, төшенкелеккә бирелмичә дөнья көтә. “Авылда калуыгызга үкемисезме?” – дип сорыйм алардан. “Юк”, – дип җавап кайтара шушы пар бертавыштан.
Хәбибуллиннар кебек гаиләләр булганда Акбасарның яшәячәгенә күңелләрдә өмет уяна.