Фатыйма Гайнетдин кызы белән Кави Габдрахман улы Габдрахмановларның тату гаиләседә дөньяга килә ул. Аңа Зәрә дип исем кушалар.
Сабый кечкенәдән белемгә омтыла, укытучы булырга хыяллана. Хезмәт юлын да үзләренең мәктәпләрендә башлый һәм күп еллар авылдашларына төпле белем бирә.
Тормыш иптәше Мансур Рәхим улы да мөгаллим була, бер-берсе белән ярыша-ярыша эшлиләр алар. Радик исемле ул үстерәләр.
Зәрә Кави кызы Акбасарның иң хөрмәтле кешеләренең берсе, авылларының Акәбиләре. Әле дә хаклы ялдагы укытучыдан кеше өзелми, элекке укучылары үзләренең уңышлары белән уртаклашырга һәм рәхмәт сүзләре әйтергә килеп йөри. Авыл халкы да киңәш кирәк булса аларның капкасын шакый.
Зәрә апа Акбасарның яраткан кызы һәм патриоты гына түгел, ә аның елъязмачысы да әле. Мин барып кергәндә дә ул, өстәленә кәгазьләрен таратып салып, нәрсәләрдер язып утыра иде.
Зәрә Кави кызы укытучы булып эшли башлаган елларыннан ук Акбасар тарихы белән кызыксына башлый, өлкән яшьтәге авылдашлары белән очрашып, аларны сөйләндереп дәфтәренә туплап бара.
Бүгенге көндә ветеран укытучының туплаган материаллары үзе бер китаплык. Әмма ул булганнары белән генә канәгатьләнеп калмый, ә һаман да эзләнүләр өстендә.
Зәрә Кави кызы белән кыска гына вакыт сөйләшеп утырганда үзем өчен әллә күпме мәгълүмат алдым. Юкка гына аны яратып: “Авылыбызның аяклы эниклопедиясе”, – дип атап йөртмиләр шул.
Ә без, форсаттан файдаланып, аңа изге эшләре өчен үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез һәм озын гомер телибез.