Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2022, 16:25

Көч җитмәсә, хәйлә бар

Вәсил юлда тиешсез урында икенче машинаны узып, кагыйдә бозды.

Көч җитмәсә, хәйлә бар
Көч җитмәсә, хәйлә бар

Моны күреп калган  юл хәвефсезлеге инспекторы шундук таягын күтәреп туктатты һәм саф рус телендә честь бирде:

 – Исәнмесез! Инспектор лейтенант Петров. Машина таныклыгын күрсәтегез! Ни өчен юл кагыйдәсен боздыгыз?

 Вәсил хәйләләшергә уйлады. Инспектор рус милләтеннән булганга, арткы утыргычтагы ике-өч яшьлек сабыена ишетерлек итеп татарча:

 – Тик кенә утыр. Сораса, эчем авырта, сукыр эчәгем шартлаган диярсең, диде.

 – Иптәш лейтенант! Монда чрезвычайный ситуация, –  дип, каушавыннан урыс-татар сүзләрен бергә буташтырып акланырга кереште: – Беләсезме, у моего малыша слепая кишка лопнула. Шевелиться не мужыт. Больница спешу. Җибәрегез, ә?..

 Шулчак һич көтмәгәндә инспектор сабыйга борылды да, саф татарчага күчеп: – Эшләр шәпме? – дип сорады тегеннән, күз кысып.

 – Шәп, – дип җаваплады сабый, үзенә игътибар бүлүче табылуга сөенеп һәм утыргычка басып шатлыгыннан сикерә дә башлады.

 Транспорт хуҗасының хәйләләшүен күргән инспектор үзе дә хәйлә белән җавап кайтарырга булды:

 – Әтиеңнең кайсы җире авырта?

 – Эче шалтлаган...

 – Мул итеп штраф бирсәк, эче төзәлмәс микән?

 – Төзәлел, күп итеп билсәк...

 Инспектор протокол тутырды.

 – Юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен йөз сум күләмендә штраф салына Сезгә, алдакчы гражданин водитель. Тиешле сумманы түләп, квитанцияне алыгыз!

 – Иптәш лейтенант! Каян шул тиклем саф татарча сөйләшергә өйрәндегез? – гаҗәпләнгән Вәсилнең ис-акылы китте.

 – Фамилиям – Петров, үзем керәшен татары булам, – дип елмаеп честь биреп калды инспектор.

Камил Фазлый.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: