Гадәттә, бу кешеләр авыруларның хәтерендә калмый, ләкин нәкъ менә алар беренчеләрдән булып операция бүлмәсенә керә һәм соңгылары булып аннан чыга. Күзгә чалынмый торган, кеше тормышы өчен көрәш фронтының сугышчылары дияр идем мин аларны.
Лестезиология һәм реанимациядә эшләү шәфкать туташыннан искиткеч мобильлек, югары игътибарлылык һәм сыгылмаслык максатчанлык таләп итә. Ул, универсаль солдат кебек, бөтен җирдә дә өлгерергә тиеш. Вакытында кирәк әйберне хәзерләп кую, ипләп алып бирү, компетентлы итеп әйтеп җибәрү – чын сәнгать ул. Бәләбәй хастахәнәсендә эшләүче Айсылу Иванайская боларның барсына да ия.
– Мин операция вакытында пациент авырту сизмәсен, алга таба сәламәтләнү уңышлы үтсен өчен җаваплымын, – дип сөйли очерк героинясы үз эше турында. – Һәркемгә, ул исән калсын өчен, җаныңны бирәсең.
“Безнең заман геройлары” медицина хезмәткәрләре республика фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчесе, Бәләбәй үзәк район хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге шәфкать туташы Айсылу Иванайская балачактан медицина турында хыяллана, Бишбүләк районындагы Усак Кичү авылы медпунктына еш кына килеп йөри, фельдшердан дару савытлары һәм буш ампуллар сорап ала, барысын да рәттән “дәвалый”.
Мәктәптән соң Бәләбәй медучилищесына шәфкать туташы бүлегенә укырга керә. Кызыксынып укый, тизрәк училищены бетеп, эшкә башлыйсы килә аның, әмма вакансияләр беркайда да булмый. Һөнәре буенча эшләргә теләге шундый көчле була ки, хәтта ул хастаханәнең баш табибының үзенә кереп, санитарка итеп булса да эшкә алуларын үтенә.
Шул вакыт кабинетка өлкән шәфкать туташы килеп керә, ул, әңгәмәне ишетеп, реанимация бүлегендә шәфкать туташы урыны бушавы турында әйтә һәм кызны шунда алырга киңәш итә. Кызның сөенеченә каршы, язмышы шулай хәл ителә.
2005 елдан, махсус укытуны узып, Айсылу Вәкил кызы шәфкать туташы-анестезист булып эшли башлый, һәм менә 21 ел инде үз һөнәренә тугры кала. Турыдан-туры бурычларыннан тыш, ул реанимация бүлегендә башкарылырга тиешле эшләрнең барысын да – яраларны бәйләргә дә, катетерлар куярга да, ЭКГ язарга да белә. Хезмәттәшләре аның гадәттән тыш дисциплиналы һәм пөхтәлеген, үзенә карата таләпчәнлеген һәм пациентларга игътибарлы булуын билгеләп үтәләр. Теләсә кайсы киеренке очракта да Айсылу Вәкил кызы оптимист булып кала һәм түземлелек күрсәтә белә. Шунысын билгеләп үтү мөһим, безнең героиня, ачылуның беренче көненнән үк, ковид госпиталендә эшли башлый, алты тапкыр “кызыл зонада” була.
Шул ук вакытта ул медицина эшен, тәүлек буе кизү торуны яхшы хатын һәм хәстәрләкле әни роле белән берләштерә ала. Гаиләсеннән уңган ул: ире Дмитрий һәрнәрсәдә хатынын хуплый, улы мөстәкыйль һәм җаваплы егет булып үсә. Сүз уңаеннан, мәктәп елларында чаңгыда йөрергә яраткан әнисе кебек үк, Артем да чаңгы спорты белән җитди шөгыльләнә. Айсылу Вәкил кызы улының киләчәктә һәнәр сайлауда да аның эзләре буйлап китеренә өметләнә.
– Бездә бик дустанә, югары профессиональ коллектив, – ди шәфкать туташы. – Һәр хезмәткәр 100 процентка эшкә җигелгән. Көн саен анестезиологик бригада 15-18 операциядә катнаша! Шуңа күрә реанимация бүлегендә көчле рухлы кешеләр генә эшли ала.
Безнең һөнәрнең тагын бер өлеше – шәфкатьлелек, – дип дәвам итә Айсылу Иванайская. – Без беркем яныннан да гамьсез генә үтеп китү хокукына ия түгел, безнең пациентлар авырту кичерә, операция турында борчыла, аларның бездән җылы сүз ишетәсе килә. Барысына да, ә иң мөһиме – бер команда булып эшләргә – мине остазларым өйрәтте. Җитди, таләпчән Л. Дунаева, Н. Власова, Л. Хәбибуллина, М. Чиникова, Л. Болмашнова, О. Денисова, бүлек мөдире Ф. Хәйбуллин һәрвакыт ярдәм иттеләр, киңәшләр бирделәр.
Безнең героинябыз искиткеч тыйнак, шуңа күрә үзенең дә инде байтак еллар буе эшләп, осталык һәм җитәрлек тәҗрибәгә ия булуын әйтмәде. Бүген аның үзен яшь коллегалары зур җаваплылык хисе булган акыллы остаз дип саный.
Галия Ванюшина.