Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2022, 17:50

Җиңү артыннан җиңү

Альбина Кормаева – максатчан кыз, ишетү буенча инвалид булуына карамастан, йөзү һәм чаңгы кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә.

Җиңү артыннан җиңү
Җиңү артыннан җиңү

Спорт – ул күп көч сорый торган авыр хезмәт, шуңа күрә һәркем спортчы була алмый. Ә Альбина хәтта спортның берничә төре белән берьюлы шөгыльләнә, югары нәтиҗәләргә ирешә. Моның серен белү өчен, без кызның әнисе белән әңгәмәләштек.

– 2016 елның февралендә, Альбинага ун яшь тулгач, мин аны чаңгы секциясенә илттем, – дип сөйли Гөлнара Кормаева. – Ә апрель башында беренче җиңүен яулады. 2017 елның июнендә без кызым белән бассейнга язылдык (ул йөзә белми иде). Альбина, безне аптырашта калдырып, йөзү буенча октябрь аенда ук яхшы нәтиҗәләргә иреште. Чынлыкта исә, без барысы да шулай килеп чыгар һәм кызым спортка шулкадәр чумар дип уйламаган да идек.  Мин кызымның йөзү буенча тренеры Мария Валерьевна Цибульскаяга һәм чаңгы буенча беренче тренеры Николай Иванович Савельевка Альбинаның сәләтен ачып, ярышларга сыйфатлы әзерләгәннәре өчен бик  рәхмәтлемен. Хәзер чаңгы буенча аны үзем шөгыльләндерәм. Болардан тыш, иганәчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм: Кыш Бабай чаңгы сатып алырга, битараф булмаган кешеләр безгә “Орленок” лагерена барырга булыштылар.

– Альбина БР җыелма командасы составына ничек эләкте һәм ул нинди хисләр кичерде?

– Башкортстан җыелма командасына республика беренчелегендә җиңгән яки призлы урыннар яулаган спортчылар эләгә. Без мондый форсат килеп чыгуына бик шатландык!

– Аның күнекмәләре атнага ничә тапкыр уза?

 – Альбина йөзү буенча көненә ике тапкыр, ә чаңгы белән кичләрен атнага өч-дүрт тапкыр шөгыльләнә. Кызым унынчы сыйныфта белем ала, аны укытучылар өйгә килеп укыта, спорт белән дәресләр арасында шөгыльләнәбез.

Альбина пулялы ату белән дә мавыга икән. Гөлнара Александровна әйтүенчә, кызы өйдә көн саен мишеньгә төзәү буенча күнегүләр ясый. Ату өчен Альбина тирга йөри. Анда Руслан Рәис улы Саяхов шөгыльләндерә.

 Альбинаның якын киләчәккә планнары турында әнисе  горурланып сөйли: “Әлбәттә, иң зур хыялыбыз – чаңгы һәм йөзү белән Сурдлимпия спорт уеннарында катнашу. Альбина бу спорт төрләре буенча Русия җыелма командасында тора. Уеннарга эләгү өчен күп шөгыльләнергә кирәк, һәм кызым моның өчен барысын да эшли”.

– Альбина спортта нинди җиңүләр яулады?

– Тәүге җиңүләре турында сөйләдем инде. Күптән түгел чаңгы буенча Русия беренчелегендә икенче урын алды. Беренче мартта Уфада инвалидлар арасында йөзү буенча республика чемпионаты тәмамланды, без аннан дүрт алтын медаль алып кайттык. Хәзер чаңгы ярышлары буенча чемпионатка һәм БР беренчелегенә әзерләнәбез һәм җиңүгә өметләнәбез.

– Сез һәрвакыт кызыгыз янында. Каян вакыт һәм көч табасыз?

– Мин – аның чаңгы буенча тренеры, кызымның барлык башлангычларын хуплыйм. Кирәк булса, ярышларга алып барам, – дип җавап бирә яшь спортчының әнисе. – Кызымның сәләтле спортчы булып үсеп килүен аңлагач, миңа спорт белән дуслашырга туры килде. Киләчәктә дә тормышын спорт белән бәйләп, бу белгечлек буенча укырга керергә тели.

Спорттан тыш Альбина рәсем ясау һәм сабын кайнату  белән мавыга. Кайвакыт таң каласың, дөньяда нинди генә сәләтле кешеләр юк! Һәм Альбина – шундый талант ияләреннән.

Аделия Мирсәева.

 

 

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: