Әнисе васыяте
Языйм әле, балаларым, сезгә
Васыять итеп күңел моңнарын.
Мин үлгәчтен, укытыгыз Коръән
Тәрәзәдән кайтып тыңлармын…
Шулай башлана әниләренең ике табак кәгазь битенә шигъри юллар белән язып калдырган васыяте. Марилар элек-электән мәҗүси булган, соңрак христиан диненә якынайганнар, ә менә Сания Әхмәтгәрәй кызының әнисе Сәгыйдә мөселман динен сайлаган. Язмышы катлаулы булган аның. Ирен фин сугышына озатканда кулында бер яшьлек Саниясе һәм яңа туган улы кала. Озак та үтми, аның үлеме турында хәбәр килә, һәм яшь хатын Байморзадан кире Аккүбәккә – ата йортына кайтып китәргә мәҗбүр була.
Ул арада Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда алар да ил белән бергә бөтен авырлыклар аша үтә.
Кызганычка каршы, улы егерме яшендә авыр чирдән вафат була. Аннары кызы да тормышка чыга. Шулай берьялгызы гомер иткәндә, шул ук Байморзадан үзе кебек үк ятим бер ир сорап килә. Кешене язмыш йөртә, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Ташкент шәһәрендә яшәүче үги кызы чирләп киткәч, ярдәмчел Сәгыйдә тизрәк шунда ашыга, елдан артык аны карый. Күршедә яшәгән Мәрьям исемле мөселман әби белән дуслашып китәләр. Ул аңа дин сабаклары бирә, намаз укырга өйрәтә.
Сания
Яшьтән үк үткер, эшкә оста була Сания Әхмәтгәрәй кызы. 15 яшьтән, авыл яшьләренә ияреп, Калинин өлкәсенә торф чыгарырга китә. “Иң җаваплы участокка мине куялар иде. Торф брикетларын ыргак белән чылбырга эләктерергә кирәк. Аны һәркем эшли алмый – җитезлек кирәк, ә мин исә ничектер җайлы гына башкара идем, – дип искә ала ул. – Җәйләрен торф чыгарабыз, ә кышын Новгород шәһәрендә тимер юл станциясендә вагоннарга торф төибез. Эш авыр инде. Шулай дүрт ел эшләгәч, кире туган якларга кайтып киттек. Ә анда акча юк, без инде әзме-күпме акча күргән кеше. Җыендык та Казахстан якларына юл тоттык. Анда шулай ук тимер юлга эшкә урнаштык, әмма күп тә узмый әнидән телеграмма килде – энем чирли икән. Кире авылга кайтырга туры килде.”
“Авангард”
Энесенең вафатыннан соң әнисен ташлап китәргә базмый ул. Дуңгызчылык фермасына эшкә керә. Ул елларда колхозның гөрләп торган чагы, 25әр баш үрчем алырга йөкләмә ала алар. “Эшләдек инде. Бер елны 415 баш үрчем алып, алдынгылыкка чыктым. Үземне Район советына депутат итеп сайладылар. Уфага кадәр барган чаклар булды. 1963 елда колхозның исемен “Авангард” дип үзгәрткәндә район җитәкчеләре дә килделәр. Хәят Кашап кызы миннән сорый инде: “Менә син, Сания, авангард сүзенең нәрсә аңлатканын беләсеңме?” – ди. Мин каушап тормыйм инде: “Беләм, нишләп белмәскә!” – дим. “Менә синең кебек колхозны гына түгел, районны да алдынгылар рәтенә кертүчеләр хөрмәтенә колхозыгызның исемен “Авангард” дип үзгәртәбез”, – дип дәвам итә ул…” – дип хатирәләргә бирелә Сания әби.
Кызлар-бизәкләр
Шул ук елны үзе дә Аккүбәк урамыннан Милкәй атлы егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы дүрт кызлары туа. Бүген алар турында сөйләп бетә алмый. Розасы, үзе кебек үк, Аккүбәк егетенә тормышка чыгып, авылда калган. Инде аларның үзләренең оныклары бар. Альбина һәм Наташа Себер якларында гомер иттеләр. “Әле күптән түгел Наташа хаклы ялга чыкты,” – ди Сания әби, зур горурлык белән аның “Хезмәт ветераны” таныклыгын күрсәтеп.
Наташа әнисен карарга авылга кайткан. Сания әби алай әле үзе дә көчендә. Әнә тәрәзә төбе саен гөлләре чәчәк ата. Көннәр җылыткач утыртырмын, дип чәчкә, помидор уҗымлаткан. Башка еллардагы кебек, быел да, алла бирсә, ихатасын гөлгә күмер. Авылдагы яшьләрне уздырып, конкурсларда урыннар ала ул!
“Бүген Наташаның оныгына бер яшь тулды, аңа бүләк әзерләдем әле,” – дип, безгә уймак кебек кенә бик матур итәк күрсәтә Сания әби. Кул эшенә бик оста – чигә дә, бәйли дә ул. Өй эче үзе теккән һәм чиккән мендәр тышлары, чагу төсләрдән бәйләнгән япмалардан балкып тора. Иңендә үзе бәйләгән ап-ак шәле. “Кызым Лариса да кул эшләренә оста иде, бик иртә якты дөньялардан китте шул…” – дип авыр сулап куя.
Тормыш дәвам итә
Тормыш иптәше Милкәй вафатына да утыз еллап вакыт үтеп киткән. “Ул барында ихата тутырып мал карадык, аннан соң да хәтсез еллар сыер тоттым әле. Кызым Альбина белән печән әзерли идек”, – ди ул. Балалары ишәйгәч, колхозда төрле эшкә йөри ул – чөгендер, бәрәңге дә үстерә, ындыр табагында иген агулый, бер эштән дә баш тартмый, тырышып, күңел биреп эшли.
Бүген Сания әби Силибаева ихтирамлы ак әби, кызыклы әңгәмәдәш, киңәшче. Гади генә мари әбиенең искиткеч бай рухи дөньясы сокландыра, үзенә тарта. Бүгенге тынгысыз, ыгы-зыгылы, берникадәр аңлаешсыз да заманга ак яулыклы, чиста күңелле әбиләр нур өсти сыман.
Габдулла Вафин.