“Ни дип өйләнми йөрисең инде. Менә үзем белән бергә эшләгән Канифәнең Юлиясе нинди шәп кыз. Шундый киленең булса икән ул!” – дип әнисе соңгы вакытта еш кына орышып ала башлады.
Әнисе шәп шул аның. Гомер буе фермада сыер сауды. Яшь кенә көе биш бала белән тол калып, балаларын аякка бастырды. Әтисе вафат булганда Рифкать Галимовка 7 генә яшь була. Наҗия апа үзе күрше Кызыл Таң авылыннан. Кызганычка каршы, бүгенге көнне ул авыл юк инде.
Әнисенең киңәшен тотып, Рифкать Юлиягә күз төшерә. Коңгырт чәчле, ачык йөзле, кечкенә буйлы бу яшь укытучы кызга нишләп игътибар итмәгән соң моңа кадәр! Юлиягә дә сабыр һәм тыйнак, бар эшкә кулы ятып торган, акыллы гына күренгән егет ошый. Шулай гаилә коралар. Бер-бер артлы ике уллары туа. Бүген Айдар Казан шәһәрендә яши, ә Юлай Себер якларында эшләп йөри. “Алма агачыннан ерак төшми”, – дигәндәй, икесе дә ата-анасы кебек сабыр, акыллы, тәртиплеләр.
Рифкать Дикать улына күп еллар Себер якларында йөрергә туры килә, хәтта Камчаткага тиклем барып чыга ул. Бүгенге көнне Бәләбәй коммуналь хуҗалыгында эшли. Юлия Солтанбай кызы гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Башта Байморзада, аннары, авылларындагы мәктәп ябылу сәбәпле, Бәләбәй шәһәренә йөреп башлангыч сыйныфларны укыта.
“Тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, савыт-саба шалтыраганын әйтәм инде…” – дим шаяртып. “Юк, безнең тавышланырга вакытыбыз булмады. Гомер буе эшләдек тә эшләдек”, – диләр алар икесе бертавыштан.
Гаилә коруларына быел июнь аенда 27 ел тулган икән. Әниләре Наҗия әби дә алар белән яши, урыны түрдә. “Бүген дә әнинең акыллы киңәшләрен тотып яшибез, икебез дә шәһәргә йөреп эшләгәч, иртән китәбез, кич соң гына кайтабыз. Өйдә әни көтеп торгач, безгә кайтып керүләре үк рәхәт”, – диләр Юлия һәм Рифкать Галимовлар.
Өйләре нурлы, ихата-куралары төзек, үзләре ихтирамлы. Яшь вакыттан әниләренең сүзләренә колак салып дөрес эшләгәннәр, димәк. “Киңәшле эш таркалмас”, – дип юкка гыны әйтмиләр шул халыкта.