Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2022, 15:00

45 ел руль артында

Таһир Арсланбековны җиде төн уртасында уятып теләсә нинди машинага утыртып ерак юлга чыгарга була. Бәхет серен дә яраткан һөнәрдә дип исәпли ул.

45 ел руль артында
45 ел руль артында

“Кечкенәдән Саррах, Рөстәм, Азат абыйлар кебек шофер булырга хыялландым. Шуңа да дәресләрдән соң колхоз гаражына менеп олылар янында кайнаша идем. Машиналарны да әллә каян тавышыннан таныйм. Монысы Риф абыйныкы булырга тиеш, ә аның артыннан кайтканы Искәндәр абыйныкы”, – дип искә ала ул малай чагын.

Таһир Арсланбеков мәктәпне тәмамлау белән үк Бәләбәй шәһәренең СПТУ – 13енә керә һәм анда шофер һөнәрен алып чыга. Чорының күпчелек егете кебек күкрәк киереп армиядә хезмәт итә. Таһир Германия Демократик Республикасында интернациональ бурычын үти. Рядовой Арсланбеков анда көчле ЗИЛ – 131 машинасын иярли.

Хәрби хезмәттән соң Таһир Маһир улы “Сельхозтехника” оешмасына эшкә керә. Монда ГАЗ-53, ЗИЛ ММЗ 554, КамАЗ машиналарында йөри. Әмма 26 ел ярым эшләгәннән соң моннан китәргә мәҗбүр була. Чөнки “Селхозтехника” оешмасы тарала. 2006нчы елны үзенең икенче эш урынына  – “Роснефть”нең Приют поселогында урнашкан филиалына эшкә керә. Монда уңган белгеч ГАЗ – 3307, Уаз Хантер, Шевроле Нива, Уаз Патриот машиналарында эшли.

Таһир Маһир улының гомум хезмәт стажы 45 ел. Һәм аның барсы да руль артында.  Ул һәрчак алдынгылар исәбендә. “Яхшы шофер машинаны яхшы йөртергә генә түгел, ә аны яратырга һәм биш бармагы кебек белергә тиеш”, – дип исәпли ул.

Эштән буш араларында  да Таһир Арсланбеков сынатмый. Үзенең мәхәббәте Рәмилә Мирхәтим кызы белән дус-ишләрне, туган-тумачаны сокландырырлык итеп гомер кичәрәләр. Әйтергә кирәк, быел оя коруларына  40 ел тулган, кошчыклары – Гүзәл белән Илдарларының хәзер үз гаиләләре, үз балалары бар.

Таһир Арсланбековның тагын бер сыйфатына игътибар итмичә булмый. Ул һәрчак шат, кешеләр белән елмаеп сөйләшә. Монысы инде аның бәхетле булуы турында сөйли.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: