Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2022, 17:50

Балаларын җыйды авыл

Бәләбәй районының Куш-Елга авылы 100 еллыгын бәйрәм итте.

Балаларын җыйды  авыл
Балаларын җыйды авыл

Әйтик, республиканы күз уңында тотсак, күпләр Бәләбәй районында, боргаланып аккан Өсән елгасына якын гына, тау астында, гүзәл табигать кочагында Куш-Елга дигән матур исемле авыл булуын белмиләр дә. Ә бу кечкенә генә, төш кенә генә авылның барлыкка килеп, җиребез куенында яшәвенә 100 ел тулган икән ләбаса. Узган якшәмбедә кушелгалылар туган авылларының гомер бәйрәмен билгеләргә җыелдылар да инде.

 

Сагыну ул шундый якты хис...

 

Бер очрашу – үзе бер гомер дип юкка гына әйтмиләр шул.  Кешелеккә кия торган матур киемнәрен киеп, бер генә, әмма искиткеч матур урам булып сузылган авылда бүгенге көндә яшәп ятучы өлкән апалар, абыйлар да чара буласы урынга ашыкты. Куш-Елгада үсеп төрле якларга таралышкан авыл балалары да – хәзер инде фәлән яшьтәге ир-егетләр, апалар, яшьрәкләр  –  коштай очып кайттылар. Ә алар белән  киленнәр, кияүләр, оныклар ... Кочаклашып күрешүләр, көлешүләр, бер-береңнең хәл-әхвәлен белешүләр, йөзләрдә – шатлык, күңелләрдә балачак хатирәләрен, үткәннәрне яңарту...

Чара буласы урынны да сайлый белгәннәр. Бәйрәм  ачык  һава астында, яшел келәм сыман яшел үлән каплаган ачык урында оештырылды.

Менә  эскәмияләргә утырышкан яше-картын тынычланырга чакырып, азан тавышы яңгырый. Аны матур йомшак тавышлы авыл кияве Әхмәтҗанов Фәнил әйтә.

Шулай башланып китте җырлар, нәфис сүз белән үрелеп барган, ихласлыгы, гадилеге белән бәйрәмдә катнашкан һәркем күңелендә озак сакланачак, үз нәсел-нәсәбен барлауны, истәлекләргә бирелүне  гаиләсендә, өендә дә дәвам итәргә башлангыч биргән  бу матур чара.

Бүгенге көндә Октябрьский шәһәрендә яшәүче  шушы авыл кызы Рузилә Әхмәтҗанова-Вәлиева – авылы өчен җан атучы ханым. Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе ул. Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең белгән-күргәннәрен туплап, алар белән сөйләшеп, картәнисенең  сөйләгәннәрен – барсын  бер җепкә сәйлән итеп тезгәндәй, авыл тарихын барлаган ул. Тузлыкуш авыл биләмәсенә караган бу авыл урында рәсми чыганакларда  исеменнән башка бер мәгълүмат та юк.  Әмма авыл бар, аның инде бер гасырлык тарихы бар!  Рузилә ханымның  туган авылы халкын җыеп, авыл тарихы белән таныштыруы, таныштыруы гына түгел,  Авыл, Хәтер, Очрашу бәйрәме оештыруы  үзе зур мактауга лаек.

 

Ә бит монда куе урман булган

 

Инде тарихына килсәк... Чыннан да, йөз ел элек  биредә  нәрсә булган? Кызык ич. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, якынча 1921 елда бу урынга  ерак та түгел урнашкан Чаганлы авыл кешеләре күз сала башлаган, аларга буш басу җирләре кирәк булган. Монда дүрт чишмә бәреп чыга, төньяктан бу җирне тау салкын җилләрдән саклый.

Күз салган урынга беренче булып Закир исемле кеше, ә аннары Вәлиев Рәсүл килгәннәр. 1922 елда Чаганлыдан Салихов Локман, Батыров Каримулла, Зәйдуллин Саяхетдин, Салихов Сәлмәннәр килеп, булачак авыл өчен урын сайлаганнар.

Күмәк хуҗалык  – “Салават Юлаев” исемендәге колхоз оешкан. Усманов Гаффан аның беренчә рәисе булган.

Бу яңа  җирләр бик уңдырышлы булган. Сугышка кадәр уңыш җыю буенча хуҗалык  районда һәрчак алдынгы урынны тоткан, миллионер колхоз булган. Заманында атлар дворы, сыер, тавык фермалары, Өсән елгасы буенда хәтта дуңгыз фермасы булуы шул хакта сөйли.

1935 елда Каһиров Яхья Йосып улы  башлангыч мәктәп ачкан. Авылдагылардан башка, Каен-Елга, Исмәгыйл авылларыннан балалар укыган. Ә кичке якта өлкәннәр укырга-язарга өйрәнгән.

Бөтен илгә килгән Бөек Ватан сугышы афәте бу кечкенә авылны да урап үтмәгән. Ул өрлектәй таза 21 ир-егетен фронтка озаткан. Сугыштан аларның унысы гына  әйләнеп кайткан. Яшь хатыннар тол калган, балалар ятим үскән.

Сугыш чоры михнәтләрен авыл авыр кичергән: атларны фронтка озатканнар җирләрне эшкәртү өчен сыер-үгезләр җиккәннәр. 9-10 яшьтән – балалар басуда эшкә җигелгән. Фәрхетдинов Сәрвәр –  колхоз рәисе,  Вәлиев Әхмәтрәхим бригадир йөген тартканнар. Сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларда да эштән курыкмаган авыл халкы сынмыйча-сыгылмыйча яшәгән.

Чыгышында авыл килене – әлеге мәкалә авторы басуларның уңдырышлылыгын күтәрү максатында кар тотар өчен Сталин посадкалары – каеннар утыртуда җигелеп эшләгән авыл хатыннарын исемләп искә алды.

Җиңүдән соң да авыл үз тормышы белән яшәвен дәвам иткән. Җирләр уңдырышлы булганга, елгага якын кәбестә, помидор, кыяр үстергәннәр. Өсәннең  икенче ягында бакчалыкта карлыгын, кура җиләге һ.б. үскән. Тау битендә кавын, карбуз, кишер, чөгендер, суган ишелеп уңган. Бакчачылык бригадиры Салихов Таһирны, соңрак аның улы басу-басу кәбестә һ.б. үстерүче Вальмирны (ул да мәрхүм)  авылдашлары яхшы хәтерли.

Узган гасырның 30нчы еллар башында  авылда клуб ачылган. Анда дәртле, җыр-биюгә оста авыл халкы спектакльләр, концертлар куйган, кинофильмнар да күрсәтелгән. 1960 елларда клуб эшләүдән туктый. Аның озак кына буш торган бинасын Исмәгыйлгә контора бинасы итеп күчерәләр. 1964 елларга кадәр авылда кибет тә эшләгән.

Әйтергә кирәк,  урамы яшел үләнле, халкы сабыр холыклы бу авыл иң авыр елларда да ачлык кичермәгән, кушелгалылар шактый бай, мул тормышта яшәгәннәр. Күрше авыллар хәтта көнләшкәннәр. Сәбәпләре берничә:  беренчедән, үзләренең тырышлыгы, икенчедән, җирләре уңдырышлы, ә өченчедән, эчәр суларның -чишмәләренең йодка бай булуы.  Моны тикшерүчеләр дә раслаган. Суда йод булу физик чыдамлыкны да, интеллектуаль сәләтне дә үстерә.

1953 елда үз көчләре белән авылга су керткәннәр. Һәр хуҗалык үз участогында траншея казыган, торбаларны исә, яшереп торасы юк, төннәрен ерак түгел эшләгән  нефтьчеләрдән дә чәлдергәннәр.

Бер гасырлык гомерендә авыл чәчкә аткан чорын да, хуҗалыклар берләшкәч,  сүнә баруын да кичергән. Шулай да аны һич тә киләчәксез авыллар исәбенә кертеп булмый. Бүгенге көндә кибете, мәктәбе,  клубы һ.б. булмаса да, ул күркәм сыйфатларын югалтмыйча яши. Барлык уңайлыклары булган авыллардан аермалы, мондагы кешеләр табигатькә якын буларак, яшел җәйгә рәхмәтле булып, аның җиләген-мәтрүшкәсен, гөмбәләрен җыеп, мунчага хуш исле каен себеркеләрен әзерләп, Өсән буе сандугачларының сайрауларын тыңлап яшәгәнгәме, аеруча ихлас, кунакчыл, якты күңелле.

Исеменә килгәндә, дүрт чишмә кушылып киткәнгә, Куш-Елга дип атаганнар дигән хатирә калган кыз чакларыннан әбекәйләрнең . 

 

Алар – авыл горурлыгы

 

Туган җирләрендә намуслы хезмәт итеп, игелекле  балалар үстереп яшәгән олы буын кешеләренең күбесе бүген җир куенында. Аларны мәкаләбездә исемләп искә алу һич артык булмас. Шоферлар Искәндәр Мөхәмәтҗанов, Рәвил Шайхуллин,  механизаторлар Мансур Фаррахов, Минегол Салихов, Галимҗан Зәйдуллин, мал караучы Байтимер Дәүләтов, чөгендер үстерүчеләр Фәүзия Фәррахова, Зәкия Мөхәмәтҗанова, икешәр гектар чөгендер үстереп орденга лаек булган Зинфирә Салихова, савучылар Тәгъзимә Дәүләтова, Канифә Зәйдуллина  һ.б.  Чапаев исемендәге колхозның төп көче, таянычы булганнар.

Авылдан китеп, шәһәрләрдә төрле тармакларда хезмәт куйган ул-кызлары белән дә авыл горурлана. Әйтик, Бәләбәй ликер-аракы  заводында мастер булып озак еллар фидакарь хезмәт куйган Галия Салихова, Бәләбәй сөт комбинатында эшләүче Нурия Габдуллина Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәрләре. Укытучы һөнәрен сайлаганнар да байтак.

 

Кечкенә авылның зур шәхесе

 

Булмышы белән шушы авылдан чыккан бер шәхескә  аерым тукталасым килә. Аның исеме илдә генә түгел, башка чит илләрдә дә төрле телләрдә еш искә алына. Дөнья кимәлендә затлы шәхес үстереп, бәләкәй генә Куш-Елга авылы зур шәһәр-авылларның танавына чирткән. Бүгенге көндә Казанда яшәүче 86 яше белән баручы Кев Миңнулла улы Салихов ул. Күренекле галим-физик, физика-математика  фәннәре докторы, профессор. Ул үзаллы һәм автордаш буларак 160 фәнни лекция, 3 курс лекцияләр нәшер иткән. К. М. Салихов Русия фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты. Аның фәнни эшчәнлеге  халыкара танылу яулаган. Ул АКШ, Германия, Япония, Австралия, Яңа Зеландия һ.б. илләрнең абруйлы уку йортларында лекцияләр укыган.  Ленин премиясе  лауреаты, башка бик күп наградаларга лаек. Бүгенге көндә дә актив яшәү рәвеше алып бара.

 Фәрхиҗиһан белән Миңнулла Салиховлар балаларын укытырга, кеше итәргә тырышканнар. Кев абыйның башка туганнары да намуслы хезмәттә абруй казанганнар. Илнең төрле тарафларында яшәп, намуслы хезмәттә кайнаган алты баланың барсы да укыган, зур урыннарда эшләгәннәр. Кызлары Зәйтүнә – кече лейтенант, уллары Риф – инженер-авиатор, Вәрис шулай ук хәрби кеше, подполковник , Исхәт Миңнулла улы 20 ел буе Бәләбәй педагогия училищесы директоры булып эшләп, якты эз калдырды.  Югарыда телгә алынган Галия Салихова да аларның сеңлесе.

 

Яшәргә дә әле, яшәргә...

 

Тузлыкуш авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова кушелгалыларны бәйрәмнәре белән котлап, бу чараның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Бүгенге көндә авылны, зиратны тәртиптә тоткан  Мирзаян Насибуллинга, авыл старостасы Рәшидә Сиркинага, шулай ук  Рузилә Әхмәтҗановага –  Рәхмәт хатлары, олы яшьтәге апаларга бүләкләр тапшырды. Рузилә Рәсүл кызы үзе дә бүләкләрне юмарт таратты.

Урал-батыр милли-мәдәниятләр үзәге каршындагы “Балкыш” җыр төркеме кызлары, шулай ук яраткан җырчыбыз (тумышы белән күрше Каен-Елга егете) Зинил Бикмөхәмәтов, авыл кияве, оста гармунчы Марат Шәрәфетдинов җырлары белән  бәйрәмгә  ямь  өстенә ямь өстәделәр. Чараның беренче өлеше тәмамланганнан соң, яшел үлән өстенә табыннар җәелде, хис- тойгыларга баеган яше-карты шашлыклардан, җырлап кайнап торган самовар чәйләреннән, мул табын сыйларыннан авыз итте; әле теге, әле бу табында күңелле җырлар яңгырады. Кайберәүләр машиналарда авыл очындагы зиратка әти-әниләрен, туганнарын зиярәт итәргә юнәлде. Әкрен искән җилдә тибрәлгән зират каеннары, рәхмәт, рәхмәт, бүген сез барлык авылдашларыгызны искә алдыгыз, рухлары шат булыр, дип  каршы алдылар сыман.

Әлбәттә, бер очрашуда гына авыл тарихына кагылган – һәркем күңелендә яңарган  хатирәләрне  бәян итү  мөмкин түгел. Әмма изге башлангыч бар, кайберәүләр инде  истәлек дәфтәрләре дә ачкандыр. Һәр елны очрашырга, авылның яшәү утын сүндермәскә сүз куешты авыл кызлары һәм уллары.

Чараны әзерләүгә, оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә, әлбәтттә, иң башлап Рузилә белән Фәнил Әхмәтҗановларга, шулай ук аларга һәртөрле ярдәм күрсәткән авылдашлары Галия Салиховага, Әнисә Бикмөхәмәтовага, Хәлит Габдрахмановка, Мирзаян Насибуллинга, укытучы Яхья абыйның кызы, озак еллар Бәләбәй медицина училищесында китапханәче булып эшләгән Рита Зәйдуллинага һ.б. халык рәхмәтле.

Аралашу күбрәк телефоннан, интернет аша  сөйләшүгә кайтып калган бүгенге заманда  менә шулай очрашып, якыннан аралашуга мохтаҗ кеше күңеле. Җырларда да, кан  тарта, җан тарта сезгә, туганнар, дип җырлана бит. Шуңа да  әле бер, әле икенче төбәктә Авыл бәйрәмнәре уздырылып тора, халык үткәннәрен, нәсел-нәсәбенең тамырларын тирәнрәк  белергә, туганлык җепәрен ныгытырга омтыла. Татар авылы Куш-Елганың йөз яшьлек гомер бәйрәмен билгеләве моңа ачык мисал. Тормыш елгаң икенче йөзьеллыкка таба агуын дәвам  итсен, Куш-Елга!  Рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: