Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2022, 16:40

Эштә үткән гомер

Зоя Мөсәвир кызы Габдрахманова турында бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килсә дә, аны моңа кадәр күргәнем юк иде. Бактың исә, ул ачык һәм тыйнак кына шәхес, кызыклы әнгәмәдәш икән.

Эштә үткән гомер
Эштә үткән гомер

Зоя Мөсәвир кызы Габдрахманова 1940 елның 1 февралендә Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. Күп тә үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен дә фронтка алалар. Мөсәвир абый каты алышларда башын салганда, кечкенә Зояга әле бер яшь тә тулмаган була. Әнисе Зәйнәп апа кечкенә имчәк баласы белән торып кала. Әйткәндәй, ул иренең рухына хыянәт итмәс өчен бүтән бер кайчан да кияүгә чыкмый, хәләле Мөсәвир белән яшәгән ике елы аның үз гомерендәге иң бәхетле еллары була.

Кечкенә Зоя бәләкәйдән әнисенең булышчысы була. Йөгереп кенә йөри теремек кыз. Зоя җиденче сыйныфны тәмамлагач бакчалыкта эшли. Ә 1957нче елны фермага сыер саварга менә.

Шундый көннәрнең берсендә ул урамда Раян исемле бик чибәр егетне очрата. Кыз, ирексездән, күңеленнән: “Эх, Ходаем, шушы егет белән йөрсәм, аңа кияүгә чыксам иде”, – дип уйлап куя. Ә берничә көннән егет... Зоя янына килә һәм матур гына йөреп китәләр. Раян 1958нче елның 13 июлендә сөйгәнен үзләренә “урлап” алып кайта һәм матур, кешеләрне сокландырырлык итеп яшәп китәләр. Ә көзен яшь кияүне хәрби хезмәткә чакырталар. Армиядән кайтканда аның Райханасы йөгереп йөргән була инде. Аннан Рималары, Земфиралары, Рәфисләре, төпчек Разыймнары туа.

Зоя Мөсәвир кызы 35 ел сыер савучы булып эшли. Аның да иң алдынгысы әле. Сыерлары да күп була, 25әр баш карый. Һәр малдан 3000 литр сөт сауганнары була. Социалистик ярышларда да гел алдынгылар сафын били.

Зоя Мөсәвир кызы яхшы савучы, яхшы тормыш иптәше, яхшы әни генә түгел, ә яхшы килен дә әле. Ул 43 ел бианай белән яши, яхшы итеп карый, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Монысы өчен генә аңа һәйкәл куярлык.

Раян белән Зоя Габдрахмановлар матур итеп дөнья көтә. Тик, кызганыч, 2013 елны  Раян абый фанилектән бакыйлыкка күчте.

Әле Зоя апа төпчеге Разыйм тәрбиясендә яшәп ята. Урыны да түрдән. Тик, менә, аяклары гына авырта. Ансы авыр хезмәт нәтиҗәсе инде. Шулай да тормыштан зарланмый, сагынып яшь чакларын искә ала.

“Ачлыкта үссәк тә, эшләгәч бөтенесе булды. Төнге 3. 30да торып үзебезнең сыерны сава идем дә, фермага чаба идем. Әмма һич үкенмим, менә дигән яшәдек. Күпләр кебек шәһәргә чыгып китмәгәнгә дә үкенмим", – ди Зоя апа матур итеп елмаеп.

Ә бәйрәм көннәрендә балалары, оныклары, туруннары кайтып тула. 30лап кеше җыелганы була Габдрахмановларның зур өендә. Аны хәтта кияүләре дә яратып әни дип кенә йөртә. Без дә, форсаттан файдаланып, Зоя Мөсәвир кызына яхшы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: