Әдһәм Шәймөхәммәтовның исеме Бәләбәйнең татар җәмәгатьчелегенә шактый таныш. Районның бер музыкаль кичәсе дә аннан башка үтми диярлек. Ә аның хәләл җефете Алия ханымның да сәнгатькә мөккибән булуы минем өчен ачыш булды.
Әдһәм Әхәт улы Шәймөхәммәтов 1961 елның 27 апрелендә Әлшәй районының Буданьяр авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Үз авылларындагы башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннан күрше Гайнәгә йөри.
Малай бәләкәй чагыннан ук сәнгатькә тартыла. Әтисе абыйсына хромка сатып ала, ә анда Әдһәм уйнап китә. Бераздан гитараны да үз итә егет. Мәктәп, авыл кичәләре аннан башка үтми. Аның табигать тарафыннан бирелгән сәләтен күреп укытучысыТалха абый Уфа сәнгать училищесына барырга киңәш итә. Әдһәм Әхәт улы җиңел генә имтиханнарын тапшыра һәм бу мәртәбәле уку йортының студенты булып китә. Ә парта артында хәзер инде танылу алган җырчы-композитор Роберт Тимербаев белән бергә утыра. Әмма, кызганычка каршы, аңа озак укырга насыйп булмый. Студентларга һәрберсенә баян алырга кушалар, ә ул авыл баласы өчен шактый кыйммәт тора. “Ул хәтлек акчаны каян алыйм”, – дип, укуын ташлап авылына кайтып китәргә туры килә Әдһәмгә.
Әйе, гомер юллары катлаулы. Күңеленә якын һөнәренә ия булуда очраган беренче киртәне үк җимереп үтү мөмкинлеге булмагач, үзен төрле яктан сынап карый егет. Елгачылар училищесен тәмамлый. Армиядә Приморье крайында танкист булып хезмәт итә.
Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном-оештыручы белгечлеген алып чыга. Укыган вакытта Чакмагыш районының Рапат авылында практика үтә. Үзен тик яхшы яктан гына таныткан егетне, укып беткәч, кире чакыралар. Шулай итеп, Әдһәм Әхәт улы Рапат авылына яңадан эшкә кайта. Төп эше белән бергә комсорг вызыйфасын да үти.
Эшли башлавына озак та үтми, егет каникулга кайткан Алия исемле бик чибәр кызны күреп кала һәм иптәшләреннән шушы туташ белән таныштыруларын сорый. Кызны да чибәр егет битараф калдырмый, алар шул заманнарга хас матур һәм итагатьле итеп очраша башлыйлар. Ә бер-берсенән башка яши алмауларын аңлагач гаилә коралар.
Әдһәм белән Алия Шәймөхәммәтовлар бәхет эзләп Себер тарафларына чыгып китәләр. Монда да яшь гаилә сынатмый. Әдһәм зур-зур трактор-бульдозерларны иярли, ә Алия хастаханә ашханәсендә тәмле-тәмле ашлар пешерә. Яшьләрне куандырып уллары Редик туа. Тик табиблар сабыйга климат алыштырырга кирәк, кырыс Себер аңа ярамый, дигәч кире Башкортстанга кайтырга уйлыйлар. Бу юлы яшәр өчен Бәләбәй районының Баженово авылын сайлыйлар.
Тормыш галиҗәнаплары Әдһәм Әхәт улын төрлечә сынап карый. Ул бирешми. Совхоз таралганчы бригадир, аннан мәктәптә ике ел укытучы. Әле Баженово мәдәният йортында аккопаниатор. Хәләл җефете дә янәшәдә генә – Алия ханым шушында ук культорганизатор булып эшли.
Аларның бергә оя коруларына да 37 ел гомер үткән. Ә сөюләре –һаман элеккечә. Мәхәббәт утларын берни сүрелдерә алмаган.
Яратудан тыш аларны тагын бер нәрсә берләштерә. Бу – сәнгатькә мәхәббәт. Әдһәм Әхәт улы бик оста итеп баянда уйный, тавышы да моңлы. Аннан башка авылда да, районда да бер кичә дә үтми. Яулаган җиңүләре дә бихисап. Ә Алия ханым сабый чагыннан ук өздереп бии. Кыскасы, берсе уйный, икенчесе бии.
Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, уллары Редик та матур итеп җырлый, гитарада уйный. “Яшь тавышлар” конкурсында күптән түгел икенче урынны да яулады.
Шәймөхәммәтовларга карап сокланмыйча мөмкин түгел. Киләчәктә дә алар безне шулай куандырып торсын иде.
Габдулла Вафин.