Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2022, 12:20

Кешелекле надзор кеше

Үз гомеремдә җитәкчеләрнең төрлесен күрергә туры килде: эссе табада биеткәннәрен дә, тупсадан ук борып чыгарганнарын да, ихлас күңелдән тыңлый белгәннәрен дә, тыңлап, кайсы берләренең хәлемә кергәннәрен дә, хәтта, чын күңелдән ярдәм иткәннәрен дә. Әнә шул ярдәм иткәннәрнең берсе турында сүзем.

Кешелекле надзор кеше
Кешелекле надзор кеше

Тузлыкуш урта мәктәбендә директорлык йөген тарткан елларым. Совет заманында мәктәпне тикшерергә КРУ килә дисәләр, котыбыз ботыбызга төшә иде. Бәләбәй районы буенча өлкән контролер-ревизор, соңрак район финанс бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәлфетдин улы Камалетдинов белән язмыш мине әнә шунда очраштырды. Мәктәп кышкылыкка ягулык белән тәэмин ителгәнме, укытучыларга тиешле күләмдә утын хәзерләнгәнме, ашханәдә укучыларга рационда каралган күләмдә азык биреләме, укыту-методик әсбаплар җитәме, ремонт эшләре төгәлләнгәнме, боларга тотылган чыгымнар сметага тәңгәл киләме – әлеге мәсьәләләрнең һәркайсы ревизорның үткер күзе аша үтә.

 Ел азагы якынлашканда, бюджет капчыгы бушап кала. Финанс көрчеге дип тормый, мәктәпкә ягулык-күмер, брикет кирәк. Шулай ярдәм сорап район мәгариф бүлегенә бардым, ләкин анда буш сейф ишекләрен генә ачып күрсәттеләр.

 – Нишләргә соң? – димен, баш кашып.

 – Әнә КРУдан сора, Камалетдиновтан, – дип елмайды бухгалтерлар.

 Башка әмәл калмагач, кыер-кыймас кына Контроль-ревизия идарәсе ишеген шакыдым. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады: каршымда яшьләрчә ыспай киенгән, кызларны бер караштан гашыйк итмәле көләч йөзле чибәр егет каршы алды.

 – Гафу итегез, мәйтәм, миңа Фәрит Хәлфетдин улы кирәк иде. Әллә берәр яры чыгып киттеме?

 – Фәрит абыең мин булам, энекәш, – ди. – Ни йомыш иде?

Ул  сабыр гына тыңлагач, мәсьәләнең асылына тиз төшенде һәм финанс белән эш итү өлкәсендә фәһемле генә киңәшләрен дә биреп алды, йомышымны да йомышлады. Шулай итеп, моңа тиклем КРУдан корт чаккандай курыккан булсам, моннан соң Фәрит Хәлфетдин улы йөзендә аның надзор органы гына түгеллеген, халык мәнфәгатен кайгыртучы оешма икәнлеген дә аңладым.

 Бер яклап, җитди таләпчәнлек, икенче яклап, күркәм кешелеклелек, изгелек сыйфатлары каян килә икән соң Фәрит Хәлфетдин улына?

 Ул канлы 1937 елның 29 августында Гафури районының Бурлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе – колхозда ат караучы, әнисе Мәрвә Ибраһим кызы – кышын фермада терлекче, җәен яшелчә бакчасында кавын-карбыз үстерә.

 Гөрләшеп кенә яшәп ятканда, 1939 елда Фин сугышы чыга. Хәлфетдин абый беренчеләрдән булып, кулга мылтык ала һәм сугыш яланына китә. Хушлашканда сагышлы карашын Мәрвәсеннән алалмый. “Хуш, кадерлем”,  – дип пышылдый иреннәре. Бу аерылышуның мәңгегә икәнлеген, күрәсең, күңеле сизенгәндер.

 Үлемечле яу яланыннан теткәләнеп исән-имин чыгып, кайтып килгәндә, өенә дә кереп торалмый, Стәрлетамак военкоматы аны 1940 елның декабрендә янә 6 айлык хәрби әзерлек курсына җибәрә, аннан туры 1941 елның июлендә фашист илбасарларына каршы яуга озатыла. Ул җырларда җырланган данлыклы генерал Шәйморатов җитәкләгән 112нче санлы Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итә, атларга тагып, авыр пушкаларны сөйрәтә, көненә дистәләгән тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша. Кызганыч, әмма бу юлы аңа сугыш кырыннан исән кайтырга насыйп булмый, дүрт күз белән өзелеп көткән сөекле тормыш иптәше Мәрвә Ибраһим кызына “ирегез хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазь килеп төшә. 26 яшьлек тол хатынга кадерлесенең истәлеге булып кечкенә уллары Фәрит белән Фәнил торып кала. Соңрак әтисенең каберен эзләп төрле хәрби комиссариатларга, эзтабарларга мөрәҗәгать итеп карыйлар, ләкин мәгълүмат таба алмыйлар. Мәскәүдәге “билгесез солдат һәйкәле” Хәлфетдин Камалетдиновның якты сынын чагылдыра.

 Гомеренең соңгы сулышына кадәр яшьлек мәхәббәтенә – гомере өзелгән иренә мәңгелек тугрылык саклап кабат кияүгә чыкмаган тол апалар күп булды. Шуларның берсе Мәрвә Ибраһим кызы.

 – Әтиегезнең яшәлмәгән гомере өчен дә яшәп, хезмәттән ямь табып, кешеләргә ярдәм итеп озын гомер юлы үтегез, – дип өнди ул улларын. Аларга үрнәк күрсәтеп, дөньяның авыр каршылыкларын җиңеп, 100 яшен тутырып, 2014 елда фанилыктан бакыйлыкка күчә.

 Фәрит кече яшьтән нужа шулпасын татып үсә, өлкәннәр белән беррәттән, билне биштән буып, җиң сызганып арык колхоз йөген тарта.

 – Аякта – чабата. Аркада – чәчү орлыгы салынган 20 килолы капчык. Яз җиттеме, әнә шул йөкне район үзәгеннән ике дистә чакрым күтәреп басуга ташыйбыз. Авыр йөк күтәрүдән җилкәләребез каезланып ачыта, су үтмәсен өчен чабата астына агач шакмак тагабыз.Тегеннән үлчәп җибәрәләр, монда граммына тиклем үлчәп кабул итәләр. Бәрәңге кәлҗемәсе ашап, кырык ямаулы кием киеп, авыр хезмәттә чыныгып үсте безнең буын, – дип искә ала Фәрит Хәлфетдин улы.

 Бурлы урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Фәрит өч ел армиядә Ватан алдындагы егетлек бурычын үти, Венгриядә санинструктор була, яхшы хезмәте өчен аңа сержант званиесе бирелә.

 1959 елда язмыш үзен Бәләбәй тарафларына алып килә. Биредә тәүдә бораулау конторасына эшкә урнаша, бер үк вакытта ун айлык бухгалтерлар курсын тәмамлый һәм шәһәр Советының салым инспекциясенә инспектор булып күчә. 1970 елда шушы ук вазыйфага райфога чакырыла. Читтән торып тәүдә Уфа финанс техникумын, аннары Мәскәү финанс-икътисад институтын тәмамлый. 28 еллык хезмәт дәверендә гади инспектордан башлап финанс идарәсе җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Фәрит Хәлфетдин улы һәр яклап үзен халык мәнфәгатен кайгыртучы, гаделлекне яклаучы намуслы, таләпчән, шул ук вакытта мәрхәмәтле, инсафлы җитәкче итеп таныта, кайбер түрәләр тарафыннан кылынган хилафлыкларны фашлый, хөкүмәт казнасын “йомарга” тырышучыларның юлын бикли. Ул тотрыклы бердәм коллектив туплап, район һәм шәһәр алдында торган финанс мәсьәләләрен уңай хәл итүгә ирешә, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаша, кул астында эшләгән хезмәткәрләрнең көнкүреш, торлак шартларын яхшырту йөзеннән кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Урындагы җитәкчеләр аны хәлне аңлап эш итә белүче тәҗрибәле белгеч буларак югары бәяли. Ул чордагы Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Шамил Мияссәр улы Галимов белән кулга кул тотынышып, бер командада халык мәнфәгатен яклауны төп максат итеп куеп, хезмәт күрсәткән елларын якты хатирә буларак искә ала ветеран.

 Республика җитәкчелеге дә тырыш хезмәткәргә һәрчак ышаныч белдерә. Мәсәлән, Мәскәүдән Уфага килгән контроль-ревизия комиссиясе кебек тикшерү органнарын гадәттә туры Бәләбәй районына озаталар иде.1978 елда аның исеме БАССР Финанс министрлыгының Почет тактасына теркәлә һәм үзе пенсиягә киткәнче фотосы аннан төшми, ә 1981 елда ул “Хезмәт уңышлары өчен” һәм 1986 елда “Хезмәт ветераны” медальләре, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнә.

 Үзенең 85 яшьлек юбилеен  ветеран инде 62 ел иңне иңгә терәп тормыш сукмагыннан бергә атлаучы сөекле тормыш иптәше, ышанычы, таянычы Наилә Мөхәммәт кызы белән каршылый. Алар ике ул – Флорид белән Ринатны тәрбияләп үстерәләр. Бүген Фәрит Хәлфетдин улының биш оныгы, бер туруны бар. Әйткәндәй, балаларының һәм оныкларының да күпчелеге ул сайлаган һөнәрне үз иткән – финансист-икътисадчылар. Мәсәлән, Ринат кайчандыр әтисе укыган Мәскәү финанс-икътисад университетын уңышлы тәмамлаган һәм инде өч дистә елдан артык “Уралсиб” банкының Бәләбәй шәһәрендәге филиалы идарәсен җитәкли. Ринатның кызы Владлена шәһәрнең 1нче санлы гимназиясен алтын медальгә тәмамлагач, Санкт-Петербургның финанс-икътисад университетында белеем алган. Бүген ул Санкт-Петербургта “Уралсиб” банкында хезмәт сала.

 Оныклары Рамазан белән Артур да белем үрләрен яулауда сынатмыйлар. Соңгысы 1нче санлы гимназияне көмеш медальгә тәмамлаган.

 Наилә Мөхәммәт кызы пенсиягә чыкканчы 36 ел гомерен балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләүгә багышлый, 27 ел аңа җитәкчелек итә. Ул Башкортстанның Мәгариф алдынгысы, хезмәт ветераны.

 Бүгенге көндә Камалетдиновлар җәйге дачаларында яшелчә-җимеш үстереп, оныклары, туруннары арасында гөрләшеп яшиләр.

 – Бүген Сезгә, Фәрит абый, 85 яшь, гомер туегыз мөбәрәк булсын! –димен юбилярга. – Ә шулай да еллар шаукымы сәламәтлеккә тәэсир иттеме?

– 85 яшь, әлбәттә, 18 яшьлек әгъзалар уйнаклап торган чак түгел. Әмма, Ходайга шөкер – сәламәтлеккә зарланмыйм. Картлык алдында да бирешергә исәп тотмыйм әле: бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәбез, руль артына утырып машина йөртәм, шушы яшемдә дә республикабызның иңен буйга чарлап чыккан чакларым бар. Энем Фәнил дә, шөкер, исән-сау. Икебез дә мәрхүмә әниебезнең васыятен үтәргә тырышабыз. Әткәй рухы да безне сәламәт озын гомерле итеп яшәтәдер дип уйлыйм. Ә әниебез гомер көзеңдә дә һәр көн биш намазын калдырмады, мәчеткә йөрде, туксан яшен тутырганчы ураза тотты, Коръән догаларын ятлап, авылдашларына укыды. Мин үзем дә, – ди ветеран, – әнием ярган тормыш сукмагыннан читкә тайпылмаска тырышам. Коръән сүрәләрен укып,  дин тәгълимәтләренең инсаннарга биргән саулык, иминлек кодрәтен тоеп яшим. Коронавирус зәхмәте чорында да мәчеткә йөреп, намаз кылдым, Ходайга табындым. Тормыш иптәшем дә шушы изге юлны үзенә максат итеп куйды.

 Әйе, сәламәт тәндә сәламәт рух. Йөзьяшәр әниегез Мәрвә Ибраһим кызы кебек Сезгә дә, якыннарыгызга да сәламәт озын, бәхетле, бәрәкәтле гомер телибез, хөрмәтле Фәрит Хәлфетдин улы!

Камил Фазлетдинов,

Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: