Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2022, 16:15

Иманлы егет

Хәзерге яшьләр турында, гадәттәгечә,  тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килсә дә, алар арасында талант ияләренең  күп булуы сокландыра. Кемдер техника ярата, кемдер җыр-биюгә маһир, кемдер компьютерны су урынына эчә… Ә менә безнең героебыз дин юлын сайлаган.

Иманлы егет
Иманлы егет

Инзил Марсил улы Шәмсиев Тәтешле районы Йосып авылында туган. Әтисе гомер буе нефтьче, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән. Әнисе Раушания кечкенәдән дәү әнисеннән Коръән сүрәләре өйрәнеп үсә. Әтисе Марсил дә яхшы күңелле, ярдәмчел кеше. Эштән бушаган араларда дин буенча белемен камилләштерә, бүгенге көнне үз авылларының имамы. Дингә булган хөрмәт балаларына да күчә. “Мин балаларыма  тугач та Ходайдан бәхетле гомерләр, тәүфыйк, сәламәтлек сорадым. Гомерегез кешеләргә изгелекләр, шәфкатьлелек кылып үтсен, күңелегез саф, елларыгыз тыныч, ризыкларыгыз киң булсын, дип теләдем”, – ди Инзилнең әнисе.

Инзил Марсил улы мәктәптән соң Яңавыл шәһәрендә политехник колледжны тәмамлый, әмма күңеленә ятмый техник һөнәр, бәләкәйдән эшләп үскән, үз ихаталарында трактор торгач, әтисенә ияреп гел шул тирәдә уралган, югыйсә. Тәвәккәлләп, Ислам университетына укырга керә, аны тәмамлагач, Болгар академиясендә белем ала. 2018 елда Тәтешле мәчетенә мөгаллим булып кайта. Бер ел элек Бәләбәй шәһәренең Тарихи мәчетенә чакыру алып, монда имам урынбасары булып эшкә килә.

Эшли башлавына бик озак булмаса да, Инзил Марсил улы бәләбәйлеләр арасында хөрмәт яулый алды. Белемле, итәгатьле, тырыш егет барсына да өлгерә. Аңа бигрәк тә мәдрәсәдә дин дәресләре бирү ошый икән. Бүген биредә 30лап өлкән кеше, 54 бала дин сабаклары ала.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: