Гаилә башлыгы Татарстанның Чирмешән районының Иске Кади авылыннан. Урта мәктәп, аннан училище тәмамлый. Яр Чаллы шәһәрендә бетончы, балта остасы булып эшли. Дини гаиләдә үскәнгә, бәләкәйдән дингә тартыла. Шуңа да мәдрәсәгә укырга керә, аны тәмамлагач Тукай районы Теләнче Тамак авылында имам-хатыйп вазыйфасын башкара.
Ә Зөһрә апа Караидел районы Иске Янсәет авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач кызларга ияреп Үзбәкстанга чыгып китә. Фирганә өлкәсендә яши. Кияүгә чыга. Өч ул үстерәләр.
Аннан ире белән Башкортстанның Бәләбәй районы Баженово авылына кайтып төпләнәләр, йорт сала башлыйлар. Тик, кызганычка каршы, 50 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше үлеп китә. Югалтуны авыр кичерә Зөһрә апа. Үзенә урын табалмаган шундый көннәрнең берсендә “Язмыш кочагы” гәзитенә телефоннан шалтырата. Журналист кыз белән озак кына сөйләшә. Ә бераздан Зөһрә апа турында язма дөнья күрә.
Моны тормыш иптәше мәрхүм булган Ибраһим абый күреп кала һәм номерын табып телефоннан шалтырата. Сөйләшә башлыйлар. Тавышларыннан ук бер-берсен ошаталар.
Көннәрнең берсендә Ибраһим мулла ияртеп Татарстаннан Баженовога Зөһрә янына килә. Шул ук көнне никах укытып бергә яши башлыйлар.
Алар өчен иң мөһиме – икесенең дә хак мөселман вә теләктәш-фикердәш булуы. Баженовода алар ислам кануннарын үтәп кенә калмыйлар, ә үзләре дә адашкан адәм балаларына иман нурлары чәчәләр.
Әле алар мәчет булдыру артыннан йөриләр. Бинасы бар да (эшләмәгән иске кибетне “Линда” җәмгыяте җитәкчесе Данил Фәрхетдинов үзе биргән), әмма аңа ремонт эшләре кирәк. Ибраһим абый белән Зөһрә апаның пенсия акчалары шуңа китеп бара. Моңа өстәп, каен миллеге бәйләп, кымыз ясап саталар һәм ремонт эшләренә юнәлтәләр. Ә иң зур хыяллары – мәчетләренә манара кую. Монысын да, һичшиксез, алар башкарып чыгачаклар.