ВЛКСМның район комитетына килгәнгә кадәр бу гади авыл егете район гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшләде. Кемнең җиңел кулы белән комсомол җитәкчесе итеп тәкъдим ителгәндер, анысын әйтүе кыен, әмма бу бик дөрес сайлау була. Ул инструктор, бүлек мөдире, икенче секретарь булып эшләде. 1963 елның ноябреннән 1969 елның августына кадәр – Бәләбәй район комсомол комитетының беренче секретаре. Миңа аның белән байтак еллар бергә эшләү бәхете тиде, шуңа күрә ул Табигатьтән оештыручы һәм лидер иде дип икеләнми әйтә алам.
Беренче – вазифасы буенча гына түгел. Дөньяны журналист, шагыйрь күзләре белән кабул итүче иҗади кеше буларак, кәнсәләр әкәмәтләрен, чиновниклык кәмитләрен күрә алмый иде. Кем әйтмешли, армый -талмый, вакытын кызганмый эшләде. Аны хуҗалыкларда, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә яхшы белделәр. Хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләре аның белән исәпләште… Әлбәттә, комсомол җитәкчесенең һәм ул җитәкләгән комитетның абруе, имиджы сере яшьләр арасында оештыру, тәрбия эше белән бәйле дистәләрчә һәм дистәләрчә кызыклы башлангычлар һәм эшләрдә иде. Шуны әйтү дә җитә, райком хезмәткәрләренең һәрберсе производствоның төп звеноларында мәшгуль авыл яшьләрен исемләп белде. Яшерен-батырын түгел, аерым коллективлар һәм кешеләр тормышында , тәртибендә кире күренешләргә бәйле проблемалар, кыенлыклар да булмады түгел.
Рөстәм яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба белде. Һәм… югары җитәкчелек белән. Сер түгел, без (хәер, бөтен илдә шулай булды) икенче каттагы “өлкән иптәшләрнең” каты күзәтүе һәм басымы астында эшләдек. Еш кына өстән җитәкчелек гадәти нормалардан чыгып, тәртип бозган мәктәп укучыларына карата гына урынлы булган нотык укучы рәвешенә керә иде. Андый чакларда таякның юан башы Рөстәм аркасына төште. Әмма ул югалып калмый, шаян сүз, юмор ярдәмендә хәлдән чыгуның кулай әмәлен таба, шул ук вакытта үз йөзен һәм позициясен югалтмый иде.
Бервакыт эш көне азагында безне “икенче катка” Беренчегә чакыралар. Бу юктан түгел дип уйладык… Шулай булып чыкты да. Көндез «Комсомол прожекторы” активистлары комбайннан ашлык алып китүче йөк машиналарын туктатканнар. Без белә идек инде – машиналарының кузовыннан ашлык коелып барган өчен (тиешле япма булмаганлыктан) кайбер водительләргә искәртү ясалган. Бу хәл шунда ук “КП”ның чираттагы санында чагылыш тапты. Прожекторчыларның әлеге эшеннән канәгать булмаган хуҗалык җитәкчесе Беренчегә жалу биргән – янәсе, ул комсомоллар урып-җыю эшенә кысылып йөрмәсеннәр, ашлык төягән машиналарны туктатмасыннар…
– Нәрсә, бүтән эшегез юкмыни? – район хуҗасы безне шундый сорау белән каршы алды, күренеп тора, бу хәбәргә ачуы килгән. – Мин сезгә эш табармын.
– Әлбәттә, – диде тыныч кына Рөстәм, – башта бу, башлаган эшне тәмамларга рөхсәт итегез. Югыйсә колхоз рәисе үпкәләр…
– Безнең көндезге рейдларның нәтиҗәсен тикшерергә кирәк.
– Ә нәрсә тикшерергә? – чираттагы сорау йомшаграк яңгырады.
– Теге машиналарның әрҗәләре тишек иде, ашлык юл буена коелып барган. Хет җыеп ал…
Беренче Рөстәмгә әйтеп бетерергә ирек бирмәде: киттек, бергә тикшерик!
Шул ук сәгатьтә без прожекторчылар эшләгән хуҗалыкта идек инде. Беренче, безнең активистларның хаклы булуын күреп, алдыбызда теге, бездән зарланган җитәкчене сүгеп ыргытмасынмы...
Талантлы кеше бар яктан талантлы дип, юкка әйтмиләр. Рөстәм нечкә юморы, ышандыра, үз фикерен яклый, хезмәттәшләрен кызыклы идея белән мавыктыра, кабул ителгән карарларны тормышка ашыруга туплый белүе белән аерылып торды.
Ә баянда ничек уйный иде! Яшьләр кичәләрендә, гаилә, иптәшләр белән кич утырган чакларда ул һичшиксез игътибар үзәгендә, компаниянең җаны булды. Комсомолдан киткәч озак еллар район, аннары берләштерелгән “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы коллективын җитәкләде. Бу вакытта аның берничә юмористик хикәяләр китабы дөнья күрде, Башкортстан Журналистлар, аннары Язучылар союзы әгъзасы булды.
Мин аны төрле чакларда күрдем. Шулай ук аеруча түземлек, такт, кыюлык таләп иткән хәлләрдә. Комсомол яшьлегеннән шундый вакыйга хәтердә. Ничектер соң гына көз без аның белән Ярмәкәй районының бер ерак хуҗалыгындагы башлангыч оешмага киттек (ул чакта ул Бәләбәй районы составына керә иде). Серафимовка поселогына кадәр маршрут автобусында бардык. Аннары колхозга юлга чыктык. Җәяү. Поселоктан чыккан җирдә күпер янында эчеп алып маҗаралар эзләп йөргән урындагы егетләр туктатты.Юлга аркылы төштеләр дә бәйләнә башладылар – нигә, безнең юлдан кая барасыз? Мыскыллау сүзләре дә яңгырады. Түбәнсенүдән һәм чарасызлыктан мин калтырана башладым, бу калай әтәчләргә барып ябышасым, тәүбәләрен укытасым килде. Әмма Рөстәмнең үзен тыныч тотуы, тигез тавышы тоткарлады. Хәзер истә түгел, ул җавап итеп сугышырга җыенган хулиганнарга нәрсә әйткәндер, әмма алар дәшми генә, карашлары белән озатып, юл бирделәр… Бу кечкенә эпизодны әле булса онытмыйм. Мин тормышта да үземне шушы күпердәге кебек хис иттем: аста – шаулап агучы су, өстә – төпсез күк, каршымда – каһкәләле көлүче язмыш, иңдә – дусымның кулы.
11 ел элек без Рөстәм Закуан улын соңгы юлга озаттык, аңа әле 65 тә тулмаган иде.
БРның атказанган матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәре.