Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 апрель 2019, 14:11

Үзебезнең шагыйрә белән очрашу

Җиребез кышкы йокыдан уянганда, гөрләвеклар шаулап акканда, Бәләбәйдә менә-менә “Илһам чишмәләре” фестивале уздырылырга торган көннәрдә башкорт гимназия-интернатында озак хәтердә калырлык соклангыч очрашу узды.



Бәләбәй шигъриятенең йөзек кашы булган, иҗаты, эш-гамәлләре белән туган җиренә якты нур өстәүче, армый-талмый халкына хезмәт итүче шагыйрә Зәйфә Салихова гимназия- интернатта укучылар белән очрашты. Төрле класслар укучылары авторның бик күп шигырьләрен бар күңелләрен салып сәнгатьле укыдылар, аның тормыш юлына кыскача күзәтү ясадылар. Зәйфә Миргазиян кызы иҗаты, кайчан шигырьләр яза башлавы, район гәзитендә тәүге мәкаләсе басылып чыккач кичергән тойгылары, редакциядәге хезмәт еллары турында сөйләде, балалар өчен язылган, туган җиргә сөю белән сугыралган шигырьләрен укыды, балаларның сорауларына җаваплар бирде.


Очрашуны гимназия-интернатның “Умырзая” вокаль ансамбленең (җитәкчесе Р. Фәхретдинова) дәртле җырлары бизәде. Бу иҗади кичәне тәрбияче Зоя Биккузина бик матур әзерләгән, аны Илүзә Райманова белән Кирилл Павлов оста итеп, ихлас алып бардылар.


Чара соңында уку йортының директоры Дилбәр Фәтхетдинова Зәйфә Миргазиян кызына очрашу кичәсенә килгәне, үсмер буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү эшенә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Зөлфия Гарифуллина.


Динар Минаҗев фотосы.
Читайте нас: