Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2019, 16:15

Уфада Татарстан көннәре узды

17-18 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәрен билгеләп үттеләр. Мондый масштаблы чара соңгы тапкыр 1988 елда, ягъни 31 ел элек уздырылган булган. Бу вакыйга ике республика арасында мәдәни һәм сәяси багланышларны тагын да ныгытып җибәрер, ди белгечләр.

17-18 апрельдә Башкортстанда Татарстан көннәрен билгеләп үттеләр. Мондый масштаблы чара соңгы тапкыр 1988 елда, ягъни 31 ел элек уздырылган булган. Бу вакыйга ике республика арасында мәдәни һәм сәяси багланышларны тагын да ныгытып җибәрер, ди белгечләр.


18 апрель көнне Уфа шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.


Рөстәм Миңнеханов шул ук көн¬не Татарстан һәм Башкортстан эшлекле даирәләре катнашында¬гы бизнес-форумда катнашты. Эш-лек¬ле форум Уфадагы «Торатау» конгресс-холлы мәйданында узды.


Форум алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкорт халык герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм шуннан соң Татарстан Рес¬публикасы машина төзелеше тармагы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар.


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.


Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен, Салават Юлаев орденын тапшырды. Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.


Бәйрәм чараларында катнашу өчен Татарстаннан Башкортстанга 500гә якын делегат килгән. Инде киләсе елга Башкортстан көннәре Татарстанда узачак.


Татар-информ.
Читайте нас: