Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 апрель 2019, 13:30

Хәзер бездән тора!

Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу, ТИҮнең Бәләбәй бүлекчәсенең 30 еллыгы көннәрендә “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең кәгазь вариантын бетерү турындагы хәбәрне йөрәк кабул итмәде

Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу, ТИҮнең Бәләбәй бүлекчәсенең 30 еллыгы көннәрендә “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең кәгазь вариантын бетерү турындагы хәбәрне йөрәк кабул итмәде


11 апрельдә Бәләбәй ТИҮ активистлары чираттан тыш җыелыш уздырды. Анда башкорт җәмәгатьчелегеннән дә вәкилләр катнашты. Шәһәр һәм район татарлары өчен 1917 елдан бирле чыгып килгән “Бәләбәй хәбәрләре”, шулай ук 2002 елдан оештырылган “Бәләбәй хәбәрзәре” гәзитләренең 2019 елның 1 июленнән бары тик электрон вариантта гына калачагы турында редакциягә БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгыннан әмер килүен милли җанлы, милли гамьле татарлар туган телләргә тагын бер кизәнү итеп кабул итте.


Мин 35 ел милли гәзиттә эшләдем, ул мине тәрҗемә эшенә, язарга, кешеләр белән аралашырга – күп нәрсәгә өйрәтте, минем өчен ул бик кадерле, аның бүгенге язмышы, татарча район гәзите укымаячак укучыларның рухи халәте бик борчый.


Башта басма шәһәр һәм район өчен аерым чыгып килде, аннары ул, берләштерелеп, шәһәр-район өчен бер газетага әйләнде. Татар һәм татарлар күп яшәгән авылларда – Мәтәүбаш, Тузлыкуш, Яңа Сарай, Байморза, Акбасар, Ирек – аны һәр өйдә алдырып, гаиләдә, башта мин укыйм, аннан соң син укырсың дип, бер-берсенең кулларыннан тартып алып укыйлар иде.




Тормыш, сәясәт үзгәргән саен, вакытлы матбугатка да караш үзгәрде, елдан-ел почта хезмәтләренә хаклар артты, мәктәпләре ябылган, мәдәният учаклары сүнгән авыллар бичара бер хәлдә калды, эшсезлек, эчкечелек, зәвыксыз телетапшырулар һ.б. әсирлегендә тыпырчынган бер иш халык битарафлык-гамьсезлек чире белән интегә. Ана теле исә гомер буе кыерсытылып килде, соңгы елларда юк кимәлендә укытылу, авыл яшьләрен шәһәрләр йоту аркасында туган телен белмәгән ата-аналар буыны үсте. Сер түгел, бүген татар әбекәе, бабыкае (бездә картәни, картәтине шулай диләр) янына кайткан оныклар татарчага өйрәнмиләр, үзләре аларны русчага өйрәтеп китәләр. Гәзитнең башыннан-азагына кадәр укыган әнкиләр-әткиләр буыны китеп барды. Шушы сәбәпләр аркасында, әлбәттә, газетаның тиражы елдан-ел кими (ул башка төбәкләрдә дә күзәтелә) һәм ул икътисадый яктан зыянлы булып чыга. Тираж юк икән, аңа нигә акча сарыф итәргә? Төп сәбәп менә шушы.


Әйе, хәзер бар нәрсә тик акча белән үлчәнә, әмма ләкин туган тел, дин, иман, моң кебек бернинди акчалар белән дә үлчәнми торган кыйммәтләрне юк итәргә безнең хакыбыз юк. Һәм, аллага шөкер, рухи байлыгыбыз сагында торган милләтпәрвәрләребез бар әле. Алар җыелышта гәзитне саклап калу җәһәтеннән фикерләрен әйттеләр. Нурмөхәммәт Хөсәенов, Габдулла Вафин, Рөстәм Хәмитов тиражны арттыру җәһәтеннән тәкъдимнәрен белдерделәр.

Җыелышка килгән басманың баш мөхәррире Лариса Иванова да гәзитне саклап калу ягында булуын белдереп чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирде.

Җыелыш гәзитнең тиражын арттыру, аны саклап калу өчен чаралар күрәчәге турында карар кабул итте.


Тузлыкуш авылыннан тарихчы, педагогик хезмәт ветераны, җыелышка килә алмаган Рима Исхакова, шалтыратып: “Без бу хәлгә катгый каршы”, – дип, авыл халкы фикерен белдерде.


***

Җыелыштан соң ТИҮ рәисе урынбасары Нурмөхәммәт Хөсәенов агентлыкның генеральный директоры Венера Хәкимовада кабул итүдә булып, Бәләбәй татарларының гәзитнең кәгазь вариантын япмау үтенечен җиткерде. Аннары аның адресына , тиражны арттырырга вәгъдә биреп, Бәләбәй татар оешмалары рәисләре имзалаган хат җибәрелде. Венера Мидхәт кызы җәмәгатьчелек теләгенә каршы килмәвен белдерде, һәм редакциягә гәзитнең басма вариантын калдыру турында приказ килде.

Кадерле милләттәшләр, хәзер гәзитнең яшәве фәкать бездән тора – әгәр без кимендә 500 данә тираж җыя алсак, басма күзен йоммас, туган тел сагында ныклы торыр. 2019 елның икенче ярты еллыгына басмага язылыгыз, укыгыз, якыннарыгызга бүләк итегез.


***

Хаклы ялдагы укытучы, татар хәрәкәте активисты Фәүзия Мәхмүдова берничә көндә тугыз кешене гәзиткә яздырды. Әйбәт башлангыч, аңардан үрнәк алыйк!


Зәйфә Салихова.
Читайте нас: