Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 апрель 2019, 16:41

Бала тудыру йортын ремонтлау яңартылды

Гәзит укучылар хәтерли булыр, узган ел көз Бәләбәй районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бала тудыру йортын карады, анда капиталь ремонт башланып, һаман булса тәмамланмаган иде


Гәзит укучылар хәтерли булыр, узган ел көз Бәләбәй районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бала тудыру йортын карады, анда капиталь ремонт башланып, һаман булса тәмамланмаган иде


БР Сәлмәтлек саклау министрлыгы һәм район хакимияте комиссияләренең корылманың техник торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча капитальремонт барганда инженерлык коммуникацияләрен тулысынча алыштыру турында карар кабул ителгән иде. Башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы капремонтны мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау һәм халыкны хезмәтләндерү турында күрсәтмә бирде.

Бәләбәй Үзәк дәваханәсенең балалык һәм бала тудыруга ярдәм буенча баш табиб урынбасары Резеда Мусина сөйли:


– Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елның 28 декабрендәге 156 нчы санлы күрсәтмәсенә ярашлы бала тудыру йорты бинасына капиталь ремонт эшләүгә Башкортстан Республикасы бюджетыннан 173 100 мең сум акча бүленде, технологик һәм медицина корылмалары (алар ремонт барышында корылачак) сатып алуга – 50 140 мең сум, медицина һәм башка корылмаларга, җиһазларга – 155 500 мең сум. Финанслау “Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп, балалар сәламәтлеген саклауны үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.


Бүгенгә җилләтү корылмасын монтажлау, розеткаларны, компьютерлы һәм телефонлы видеокүзәтү челтәрләрен алыштыру, электромонтаж һәм бизәкләү эшләре башланган. Подрядчик – Русиянең “ФСИН 3 нче төзелеш идарәлеге”.


Марина Прохорова.


Читайте нас: