Тәүгеләрдән булып язгы басу эшләренә “Малиновка” кооперативы, “Чулпан” җәмгыяте, Баженово, Өсән-Ивановка авыл советлары авыл биләмәләренең крестьян-фермер хужалыклары эшчәннәре кереште
Язгы чәчү кампаниясендә Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы алда бара. Хуҗалыкта кыска вакытта күпьеллык үләннәрне тырмалаганнар. Әлеге вакытта дым каплаталар, солы һәм көнбагыш чәчәләр. Фермерның бөртекле культуралар өчен – ике һәм аралыклы культуралар өчен заманча тагын ике чәчү комплексы бар. Берсе быел сатып алынган.
Көнбагыш чәчелгән басу читендә без механизатор Максим Никитинны туктаттык. Вакытын әрәм итмәс өчен ул “Беларус-892” тракторының кабинасыннан гына сөйләште.
–Төшке һәм кичке ашны басуга китерәләр. Техника ватылса, кирәкле частьләрне дә монда китерәләр. Җирдә дым аз, шуңа күрә җәһәтрәк эшләргә кирәк, – диде дә ул эшен дәвам итте.
“Малиновка” кооперативы басуларында да чәчү эшләре елдам бара. Без килеп җиткәндә, тракторчы Николай Байков солының ничек чәчелүен тикшерә иде. Күп еллар авыл хуҗалыгында эшләгән механизатор һәр ел, беренче тапкыр чәчүдә катнашкандай, яланга чыгар алдыннан дулкынлануын әйтте.
МР хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматлары буенча, районда 70 хуҗалык язгы басу эшләре белән мәшгуль, шул исәптә 10 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 60 крестьян-фермер хуҗалыгы. Чәчүдә 206 берәмлек техника кулланылачак.
Бүгенгә 90 берәмлек техника чыккан.
Орлык белән 100 процентка, минерал ашламалар белән – 70, үсемлекләрне саклау чаралары белән – 100, ягулык-майлау материаллары белән кирәккәннең – 98, запас частьләр белән 100 процентка тәэмин ителгәннәр. Тракторлар паркы 99 процентка әзер, шул исәптән 77 процент тракторлар һәм 56 процент тагылмалар техник тикшерү үткән.
Язгы басу эшләре 26 200 га мәйданда башкарылган, шулардан 4500 гектар уҗым басуы өстәмә ашлатылган; 4600 га – күпьеллык үләннәр тырмаланган; 400 га – күпьеллык үләннәр ашланган; 15 500 га – дым каплатылган, 1 200 га – язгы культуралар чәчелгән.
Язгы культураларны 27 969 гектар чәчү кузаллана ( 2019 гектарда яңадан чәчүне исәпкә алып). Шуларның 14 899 гектары – язгы культуралар, орлыкка көнбагыш – 3181 га, мал азыгы культуралары – 4564 га, бәрәңге, башка яшелчәләр – 68,5 га, рапс, бөдрә җитен кебек зур килемле культуралар –1019 га.
Уҗым культуралары барлыгы 9097 гектарга чәчелгән,шуның 6928 (76, 1процент) гектары яхшы кышлаган. Кабатлап чәчәр өчен районда орлыклар җитәрлек.
Фотоларда: Максим Никитин И. Хөснетдиновның хуҗалыгында эшли.
"Малиновка" кооперативы механизаторы Николай Байков.