Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 Май 2019, 12:59

Сугыш һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иеп

Ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннарына 9 Май бәйрәме алдыннан рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшыралар.

Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан да Бәләбәй районында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә киң колачлы “Ветеранга хат” муниципаль акциясе уза.


– Кадерле һәм хөрмәтле ветераннарыбыз, сезгә чиксез рәхмәт! Сез Туган илне саклап алып калдыгыз, дөньяны фашист илбасарларыннан коткардыгыз. Сезнең аркада без тыныч тормышта яшибез, немец басып алучылары изүеннән азат ителдек, – дип яза хатларында акциядә катнашучылар. Алар ветераннарга яу кырларында һәм тылда күрсәткән сугыш һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре белдерәләр. Теләгәннәрнең барысы да акциягә кушыла ала. Хатлар фронт өчпочмаклары рәвешендә бөкләнә һәм фронтта сугышкан, тылда хезмәт куйган ветераннарга – сугыш михнәтләренең бөтен сынаулары аша үткәннәргә таратыла.


***



– Без ел саен сугыш ветераны Богомазов Михаил Андреевич янына бардык. Аңа өчпочмаклы хат тапшырдык, аның өчен җырлар, шигырьләр – котлаулар әзерләдек. Безгә аның сугыш турында сөйләве, хәрби медальләрен тотып каравы кызык иде. Ул гитарада уйнап таң калдырды, үз куллары белән ясаган самолетларын күрсәтте. Инде безнең белән булмавы бик кызганыч, – дип сөйләде акциядә катнашучы, Приют поселогының 5 нче мәктәбендә укучы, Балалар иҗаты үзәгенең рәсем студиясендә шөгыльләнүче Әмир Якубов.


Ул дәһшәтле вакыйгаларның шаһитлары торган саен азая. Шуңа күрә, ветераннарның шанлы һәм хезмәт батырлыклары белән горурлануын белдереп, һәркемнең үз хатын язуы, аңа үз күңеле өлешен салуы мөһим.


Алия Сулимова.
Читайте нас: