Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2019, 11:48

Алар – булачак солдатлар

«Юлдаш» балалар савыктыру лагеренда хәрби-патриотик смена башланды.




Яз саен унынчы класс егетләре хәрби кием кия. Озакка түгел, биш көнгә. Әмма шушы кыска гына армия тормышы күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итә.

– Бөтен заманнарда да ир-егетнең бурычы – Ватанын, үз гаилә учагын сакларга, аның терәге булырга тиеш, – дип исәпли 2 нче мәктәп укучысы Илья Шкрабий. – Бу җиңел түгел, әмма моңа өйрәнергә кирәк.


Егетләрнең тормышы төгәл көн тәртибе буенча уза, иртәннән үк уку күнекмәләрен ОБЖ укытучылары-оештыручылар уздыра. Йөз дә егерме өч катнашучы дүрт взводка бүленгән, алар белән тәҗрибәле җитәкчеләр җитәкчелек итә.

Кичен наратлар күләгәсендә алар волейбол уйный, футбол кырында мавыгып туп куа.


– Егетләр өчен барлык шартлар тудырылган, – дип сөйләде уку сборлары начальнигы Василий Павлов. – Яшәү әйбәт корпусларда, көненә биш тапкыр ашау оештырылган.


Укучыларны хәрби-патриотик смена ачылышы белән Бәләбәй муниципаль районының мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Лилия Дутова, хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге начальнигы Сергей Федоров котладылар. Знаменка мәктәбе укытучысы, биш малай әтисе, Фәнзил Әхмәтов егетләргә фатиха бирде.


Гөлнара Мурзина.



Читайте нас: