Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 Май 2019, 12:07

БӘЛӘБӘЙ ТАТАРЛАРЫ: кичә һәм бүген

Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге төзелүгә 30 ел тулу уңае белән уйланулар


Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Габдулла Тукай.

30 ел... Күпне күргән, күпне кичергән халкыбыз тарихы өчен 30 ел вакыт бер тамчы су кебек кенә. Ә менә Башкортстанның бер зур булмаган , 70 меңнән артык кеше яшәгән, шулай да исеме күп тарафларда яхшы ук билгеле Бәләбәй шәһәрендә, 1989 елда оешып, бүгенге көнгә кадәр эшләп килгән татар иҗтимагый үзәге өчен бу ярыйсы ук саллы вакыт.

КИЧӘ

Узган гасырның 80 нче елларында үзгәртеп кору башлану белән милли мәсьәлә дә баш калкытты. 1989 елның мартында мәркәзебез Казанда, Уфада милли иҗтимагый үзәкләр төзелгәч, безнең Бәләбәйдә дә башлап йөрүче төркем барлыкка килә һәм апрель аенда тәүге җыелыш уздырыла. Татар иҗтимагый үзәгенең шәһәр советы төзелә, аның рәисе итеп отставкадагы майор М. Г. Кәримов сайлана. Әйтергә кирәк, район үзәге булган шәһәр тормышында бу бик зур һәм әһәмиятле вакыйга була. Үзәк, ягъни үзен шушы оешма вәкилләре итеп тойган, белгән милләттәшләр, барлык, шул исәптән безнең төбәкнең дә, татар халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итү өстендә җиң сызганып эшли башлыйлар. Бу бурычлар: шәһәр мәктәпләрендә туган телләрне укытуны кертү, балалар бакчаларында милли төркемнәр булдыру, мәчет тергезү, татар эстрада төркеме оештыру, туган телдә китаплар, газета-журналларны пропагандалау һ.б.

Милли яңарыш өчен көрәшүчеләргә күп каршылыклар, кыенлыклар аша үтәргә туры килде, әмма алар каушап, куркып калмады, күп нәрсәләргә иреште. Якташыбыз, шагыйрь Мөнир Вафин үзәкнең 20 еллыгына җибәргән котлау хатында, “үзгәртеп корулар башлангач Бәләбәй милли үзаң үсешкән иң алдынгы районнарның берсе булды”, – дип язды.

Чынлап та, әкренләп шәһәр мәктәпләрендә милли телләр өйрәнелә башлады. Шәһәрнең Техника йортында (бүген Мәдәният сарае) беренче мәртәбә “Туган тел” бәйрәме үткәрелде, тамаша залында алма төшәр дә урын булмады. Бу татар милли эстрада төркеме төзелүгә нигез булды, аңа “Туган тел” дип исем бирелде. Ана телебезнең матурлыгын, туган моңыбызның тирәнлеген саклау һәм үстерүне бурыч итеп куйган “Туган тел” төркеме чыгышларын шәһәр-район халкы көтеп алды, концертларына агылып килде. Аның җитәкчесе – нәфис сүз остасы, җырчы, баянчы, һөнәре буенча педагог Галия Әхмәтшина оештыру осталыгына да ия булганга күрә, бу төркем составында чараларда катнашырга теләгән сәхнә осталары күбәйгәннән-күбәйде. “Туган тел” төркеме күрше районнарда, Туймазы шәһәрендә концертлар белән чыгыш ясады, ул нәкъ халык көткән, сусаган чаралар белән тамашачы алдына чыкты. Урындагы “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите” “Туган тел” төркеме чыгышларын яктыртып барды, укучыларга җиткерде.

Татар иҗтимагый үзәгенең иң зур казанышы – әлбәттә, шәһәрдә татар гимназиясе төзетү. Аның иң тәүге директоры Галия Әхмәтшина ир-атлар да булдыра алмаган эшләрне башкарды. Проект-смета документлары артыннан күпме йөрүләрен, подвал булдыру өчен аларны үзгәрттерү мәшәкатьләрен ул үзе генә белә. Чүп-чар өеме булган җирне тазарттырып, Рәкыйп хәзрәт Галимовтан догалар укытып, трактор экскаваторының нигез өчен беренче туфрак алулары... Милли мәктәпләр, гимназияләрнең бизәлешен, җиһазланышын өйрәнү, тәҗрибә туплау өчен күпме мәртәбәләр Казанга барулар... Булачак уку йорты өчен парталар, күптөрле кирәк-яраклар кайтару өчен Уфага чабулар... Милли уку оешмасының нигә кирәклеген аңламаган яки аңларга теләмәгән “саңгырау йөрәклеләр” катына барып сөйләшүләр, ялынулар... Боларның барсы да һәм тагын бик күп мәшәкатьләр, матавыклар, каршылыклар Галия Канзәфәр кызының хәтер дәфтәрендә саклана.

Аннары эшне уку йортының 20 ел буе алыштыргысыз директоры булып эшләгән милләтпәрвәр шәхес Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов дәвам итә. Бу еллар дәверендә Башкортстанда, Татарстаннан кала, Русиядә беренче булып ачылган (1996 ел, 1 сентябрь) татар гимназиясенең абруе бик үсте. Мөхәммәт Нури улының тырышлыгы, үҗәтлеге , алга карап эш итә белүе белән уку йортында чын милли мохит булдырылды, аның бүген дә уңышлы эшләп килгән сәнгать бүлеге ачылды; гимназия каршында милли балалар бакчасы ачтыруга да иреште ул. Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия биргән “Аулак өй” күренешләрен сәхнәләштереп күрсәтү, ел саен зурлап “Нәүрүз” бәйрәме, милли сабантуйлар уздыру аның башлангычында кертелеп, күркәм традициягә, уку йорты тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Шушы еллар дәверендә бер генә укучының да балигъ булмаган эшләре буенча комиссиядә исәптә тормавы, укучыларның күбесенең югары уку йортларында укуларын дәвам итүе күп нәрсә турында сөйли.

Укучыларны әдәби иҗат эшенә җәлеп итүдә, тәүге кечкенә җыентыклар чыгаруда заманында “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән журналист Суфиян Сафуановның (мәрхүм) роле зур булды.

Бу еллар эчендә динне тергезү юнәлешендә дә күп эшләр башкарылды. Бәләбәй шәһәренең үз гомерендә өч мәртәбә ябылу кайгысын, өч мәртәбә ачылу (1905, 1989 һәм 2008 еллар) шатлыгын кичереп, бүгенге көндә, ныклы аякка басып, эшләвен дәвам итүче тарихи мәчетнең икенче тапкыр (1989 ел) ачылуы нәкъ иҗтимагый үзәк активистларының тырышлык нәтиҗәсе ул. Шәһәрнең яңа өлешендә дә мәчет салу мәсьәләсе күтәрелде. Ул чактагы шәһәр мэры Р. Газизов хуплавы, башлангычы белән яңа мәчет салынып, бүгенге көндә ул эшен уңышлы дәвам итә .Әйткәндәй, Риф Гыйльметдин улы милли яңарыш чорында зур роль уйнады. Татар гимназиясе, аннары чуваш һәм башкорт гимназияләре нәкъ менә аның яклавында төзелә. Дүрт: рус, татар, башкорт һәм чуваш иҗтимагый үзәкләрен сыендырган “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге оештырыла.

Җыеп кына әйткәндә, 30 ел эчендә үзәк тарафыннан шактый эшләр башкарылу нәтиҗәсендә шәһәрнең татар дөньясы тормышы яктырып китте, кайнады, гөрләде.

***

Иҗтимагый оешма да, милли хәрәкәт тә үзеннән үзе берни дә эшли алмый. Аның үзәген тәшкил иткән башлап йөрүчеләр, әйдәүчеләр, көрәшчеләр, аларның фикердәшләре, яклаучылары булмаса, берни дә барып чыкмый, бер хәрәкәт тә кузгалмый. Бәләбәй төбәге татарларының милли үзаңын үстерү, мин татар! дигән горурлык тойгысын уяту, тирәнәйтү өчен милли хәрәкәттә башлап йөргән гамьле, кайнар йөрәкле милләтпәрвәрләребезне, ТИҮнең терәк баганаларын, исемләп телгә аласым килә. 30 ел эчендә, кызганычка каршы, аларның байтагы бакыйлыкка күчте, аларны исемләп искә алуым изге дога булып барып ирешсен.

2017 елның ноябрендә бакыйлыкка күчкән Кәримов Мәҗит Гафур улы. Тумышы белән Стәрлебаш районыннан, әмма кендеге, җаны белән Бәләбәйгә береккән иде . Отставкадагы майор 20 ел Бәләбәй ТИҮ рәисе йөген тартты. Җитәкче булу, барыннан да бигрәк, җаваплылык бит ул, һәм бу тойгы аңарда зур иде. Башкортстан шартларында әлеге сыйфат белән бер тиң кыюлык, чаялык, әлбәттә, дипломатлык таләп иткән бу вазыйфаны лаеклы башкару – каһарманлык. Халкыбыз, рәис үзе кимсетү-түбәнсетүләргә дучар булган чакларда да кыйбласына тугры калды.

Мәҗит Гафур улы “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы иде. Яшьтән үк язу иҗаты белән мавыккан ул ныклап авырып киткәнче шигырьләр, чәчмә әсәрләр язуын дәвам итте, китапларын чыгарды. Йөрәгендә булган милли гаме, халкыбызны ярату, аның өчен борчылу-әрнүләре иҗатында чагылыш тапты.

Хөсәенов Нурмөхәммәт Нури улы. ТИҮ рәисе урынбасары, бүген дә бу йөкне тартучы. Бу исем Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да яхшы билгеле. Холык-фигыле белән җитез, дәртле, кешеләр белән аралашуда эчкерсез, ихлас ( чараларны без һәрчак татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын барыбыз бергә басып җырлап тәмамлыйбыз, аның шулкадәр бирелеп җырлавы гына да тамашачыларда милли гамь уята), ә милләткә хезмәт итүдә куркуның ни икәнен дә белмәгән каһарман. Югарыда татар гимназиясе хакында сүз алып барганда беркадәр аның хакында бәян иткән идем. Гаделсезлекләргә, ялганга, түбәнсетүләргә дәшми кала алмаучы, үз фикерен ярып салучы, гаделлек эзләп, өске һәм аскы күп ишекләрне бәреп керүче көрәшпәрвәр. Шушы сыйфатлары өчен уңнан да, сулдан да күп тәпәләүләр алуга карамастан, үзе, тик үзе булып калды. Татар гимназиясен чын милли гимназия итүдә төп рольне уйнаган директор көтмәгәндә-уйламаганда эшеннән алынгач, татар халкы тарихын яхшы белгән Мөхәммәт Нури улы эшләгән чагында ук алып барган рус теленең килеп чыгышын, татар халкы тарихының ак тапларын өйрәнү, язу эшенә ныклап тотынды. Менә берничә ел инде ул фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә, китаплар чыгара. Аның хезмәтләре белән тел белгечләре кызыксына, вакыты җитәр, аларга лаеклы бәя бирелер.

Гыйззәтуллин Илгизәр Солтан улы. Гомере буе туган телебез сагында торучы, татар әдәбиятын, матбугатын пропагандалауга гаять зур өлеш кертүче; чын остаз буларак, ничәмә-ничә булачак укытучылар күңелендә телебезгә, милләткә карата сөю уята һәм тәрбияли алучы зыялы шәхес. Сөйләгән сүзе фәһемле, биргән киңәше урынлы, башкарган эше сокланырлык. Ул хәзер 85 нче яше белән бара, 30 ел буе һәртөрле әдәбиятны өйрәнеп, табып, канатлы сүзләр туплады һәм аларны берничә китап итеп чыгарды. Педагогик колледжда эшләвеннән туктавына да ике генә ел. Әле һаман милли эшләр уртасында кайный, төрле чыганаклардан канатлы сүзләр эзли, аларны иң башлап кем әйткән, язган, шуларны өйрәнә. Урамда, базарда, кайда гына булмасын, әңгәмәдәшен татарча сөйләштертергә тырыша, хәл-тормышларын белү өчен редакциягә, татар гимназиясенә, үзәк китапханәгә, гуманитар-техник колледжга еш барып йөри.

Әхмәтҗанов Хаҗи Мөхәмәтҗан улы. Бар булмышын гәзит эшенә багышлаган, аңа баштанаяк гашыйк, бихисап мәкалә-сурәтләмәләре белән, очерк-истәлекләре һ.б. белән укучыларның күңел офыкларын киңәйткән, үстергән, яктырткан, республика вакытлы басмаларының лауреаты булган журналист, БР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы. Ул укучы күңелен җәлеп итәрлек гади, ихлас тел белән берничә китап язды, “Бер гомердә биш дәвер” дигәнендә нәкъ менә халкыбыз киләчәгенә борчылып, үт кер каләм белән язылган публицистик мәкаләләре урын алды. Шулай ук 83 яшьтә булуына карамастан, каләмен ташламый, мәкаләләр яза, редакциягә килеп йөри.

Югарыда берничә мәртәбә телгә алган Галия Канзәфәр кызы Әхмәтшина. Татар гимназиясенең беренче директоры, “Туган тел” төркеме җитәкчесе, нәфис сүз остасы, тырыш, җаваплы милләттәш ханыма күпне күрергә, күпне кичерергә, эштән алынырга, хәтта туган Бәләбәен ташлап, себер якларында эшләргә туры килде. Әмма ул сынмады, сыгылмады, рәнҗетү, түбәнсетүләрдән өстен булып, үзе , затлы татар хатын-кызы булып калды.

Халкыбызның лаеклы ул һәм кызларыннан бик күпләрне искә алырга була. Заманында Бәләбәй шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән, шәһәрнең шәрәфле гражданины, кызганычка каршы, ике ел элек арабыздан китеп барган Җ. М. Идиятуллина; аның тормыш иптәше, “Бәләбәй хәбәрләре” шәһәр-район газетасының элекке мөхәррире, табигате белән лидер, сүз көчен нечкә тойган журналист һәм язучы, оста баянчы, 2006 нчы елда 63 яшендә арабыздан киткән Р. З. Идиятуллин (концертларда Җиһан апаның җырлаганы, Рөстәм абыйның сыздырып баянда аңа уйнаганы бүгенгедәй күз алдында); туган тел укытучысы, район-шәһәр татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, шәһәр мәгариф бүлегендә туган телләр буенча методист буларак, мәгариф өлкәсендә күп хезмәт куйган Дилә Зөфәр кызы Садыйкова; Р.Ф. Даутова, Р.М. Усманов (мәрхүм), З.Ш. Әхтәрҗанова, туган телләр буенча методист Ләлә Гыйлфанова, яраткан җырчыларыбыз З. Бикмөхәмәтов, М. Гизетдинова, “Туган тел” төркеменең кечесеннән алып олысына кадәр бөтен сәхнә осталары, байтактан бакыйлыкка күчкән тәҗрибә-механика заводы директоры (сәхнәдә аның “Шомыртым” көен рояльдә уйнавы әле генә төсле) К.Ә. Гомәров (завод та юк инде); балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Г.Г. Шәрифуллина, Ф. Гаязов, И. Арсланов (мәрхүм), журналист, юмор остасы Ш. Шәмсетдинов (мәрхүм) , шәфкать туташы Р. Гәрәйшина (мәрхүм) һ.б.. Бу исемнәр онытылмасын, халык йөрәгендә яшәсен иде.

БҮГЕН

Тормыш дәвам итә. Милләтпәрвәрләр токымыннан булган әлеге ул-кызларыбызның байтагы, инде олы яшьтә булсалар да, бүген дә, гаять катлаулы, әледән-әле үзгәрешләргә дучар булган, ни көләргә, ни еларга белми торган заманда да, үзләре булып кала, милләт, туган тел дип җан атып йөри. Арадан киткәннәргә алмашка татар йөрәгенең сыкрануын ишетеп, сызлануын үз йөрәге аша кичереп, Бәләбәй татар дөньясы утын сүндерми яшәткән кардәшләребез, аллага шөкер, бүген дә бар. Телгә алынганнарына өстәп, аларның да исем-шәрифләрен күрсәтим әле. Менә алар: 2009 нчы елдан 2018 нче елга кадәр ТИҮ рәисе вазыйфасын алып барган, гаять грамоталы, сүзен, фикерен җиткезеп әйтә белүче, китап “корты” Флүр Фәрит улы Яһудин; китапханәче булып эшләп, хаклы ялга чыккан, әмма “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршында 25 ел эшләп килгән “Балкыш” татар җыр төркеменең җитәкчесе йөген шушы еллар буе тартучы Гөлсинә Вәлиева һәм “Балкыш” кызлары; ТИҮнең бүгенге совет әгъзалары Р. Хаҗиев, Р. Ситдиков, И. Дәүләтов, Р. Исхакова, Ф. Мәхмүдова, Э. Суфиянова, Р. Минязев, һәрдаим акчалата ярдәм күрсәтүче, т арихи мәчетне яңартуга зур өлеш кертүче игелекле татарымы з Раян Зәкиев, шулай ук Шамил Шәмсетдинов, Самат Кәлимуллин. Күптән түгел , 2018 елның апрелендә рәис итеп сайланган яшь, егәрле Рөстәм Хәмитовка без ныклы өметләр баглыйбыз.

Мөмкин булганча татар дөньясын битләрендә яктыртырга тырышып эшләгән, 100 еллык тарихы булган, әмма бүгенге көндә киләчәге билгесез “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите, аның намуслы хезмәткәрләре – татар кызлары Резеда Ильина, Люзия Әхмәтҗанова, Әнисә Гаделшина, шушы юллар авторы.

Бүгенге көндә Бәләбәй җирлегендә дүрт татар оешмасы эшләп килә: татар иҗтимагый үзәге, Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе (рәисе Рәсүл Корбан улы Гәрәев), Милли-мәдәни мохтәриятнең урындагы бүлекчәсе (җитәкчесе муниципаль район хакимияте хезмәткәре Артур Марат улы Садыйков, әйткәндәй, һәр җәһәттән аның яклау-хуплавын, ярдәмен тоеп яшибез, рәхмәт аңа) һәм “Ак калфак” төбәк татар хатын-кызлары иҗтимагый берлегенең ике ел элек кенә оештырылып эшли башлаган Бәләбәй бүлекчәсе (җитәкчесе Г. Әхмәтшина) . Туган телебезне, динебезне, моңыбызны, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, яңарту һ.б. бурычларны максат итеп куеп, эшен башлаган “Ак калфак” үз даирәсенә киләчәк язмышыбызга битараф булмаган милли гамьле ханымнарны җыйды. Алар: элекке “Туган тел”нең актив әгъзалары Гөлфия Зиннәтуллина, Альбина Йосыпова, Зөлфия Әгъзамова, Айсылу Сәетгалиева, шулай ук татар гимназиясенең өйдәүче туган тел укытучысы Люзия Фәттахова, Сания Рәшитова, 45 ел үз эшен намуслы башкаручы үзәк китапханә китапханәчесе Рәсимә Сәлимова, тарихи мәчеттә Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, гәзиткә язылуны оештыруда алдан йөрүче Мәрьям Хөсәенова, шушы юллар авторы. “Аккалфаклар” җиң сызганып эшкә тотынгач, шәһәр тормышында беркадәр җанлылык сизелә; оешма инде ике елда берничә зур чара әзерләп уздырды, үзен Башкортстан, Татарстан кимәлендә уңышлы эшләүче оешма итеп танытты.

Ә моң-җырларыбыз сагында торучы нинди шәп җырчыларыбыз бар безнең: югарыда телгә алынган Миңлегөл Гизетдинованың кызы Эльмира Маликова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтовның оныгы, гимназия укучысы Самира Ширинова, яраткан җырчыларыбыз Эдик Егоров, Хәмит Дәүләтхуҗин, Нәфисә апа Суфиева, Гүзәл Садыйкова, һәвәскәр композиторлар Зөлфирә Әүбакирова, Хәмит Тәүхетдинов, Үзәк Мәдәният саре каршында Рәзидә Ибатуллина җитәкчелегендә эшләп килүче “Акчарлак” татар җыр төркеме. “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары, һәр чара югары кимәлдә узсын өчен җан атып йөрүче Илдус Разетдинов.

Сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенә килгәндә, ул бүген дә балаларга гыйлем һәм милли тәрбия бирүне максат итеп куеп, эшен дәвам итә. Нурмөхәммәт Хөсәенов башлангычы белән традициягә әйләнгән бәйрәм, чараларны ел саен оештырып килә. Яшь җитәкче Дамир Фәнис улы Хабибрахманов күптәннән эшләүче һәм яңа хезмәткәрләрдән тырыш коллектив туплады. Ә сәнгать бүлегенең булуы, анда үз эше осталары музыка укытучылары Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовларның, бию укытучылары Әлфия Меркулова, Энҗе Багауетдиноваларның эшләве – үзе бәхет. Балаларның барсы да монда үзләрен сәхнәдә тотарга, җырларга, биергә, әдәбият укытучылары Люзия Фәттахова, Резеда Гыйззәтуллина белән сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, шигырь язу осталыкларына өйрәнәләр. Күптән түгел “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төбәкара кимәлендә узган утырышында алар “Нәүрүз” бәйрәмен күрсәтеп, Казаннан, Уфадан, республиканың төрле районнарыннан килгән кунак ханымнарны осталыклары белән таң калдырдылар. Бүген хаклы ялдагы туган тел укытучылары Ракия Төхвәтшина, ГөлшатХөснетдинова да үз вакытында ги мназиядә йөзеп, бөтен булмышларын биреп эшләделәр.

Әдәбиятка Бөек Ватан сугышына кадәр Кәшфи Басыйровны , заман әдәбиятына Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов кебек көчле шагыйрьләрне биргән Бәләбәй төбәгендә яшәп иҗат итүчеләр бүген дә бар: алар юмор остасы Камил Фазлый, Фәүзия Мәхмүдова, Нурмөхәммәт Хөсәенов, Люзия Фәттахова, Лена Юлаева, ике ел элек бакыйлыкка күчкән Фәһим Минһаҗев.

Әйе, көчләр юк түгел, бар, әмма ләкин, дөресен әйтергә кирәк, милли хәрәкәтнең гөрләп торган көчле чаклары узды. Шулай да дүрт оешма берләшеп, туган телнең гүзәллеген, байлыгын тамашачы күңеленә җиткерергә омтылып чаралар уздыра, республика кимәлендә һәм Татарстанда узган чараларга барырга, катнашырга тырыша. Әйтик, күптән түгел зур гына делегация Уфага “Татар халкының милли үсеш стратегиясе проектының” эскизы белән танышу җыелышына барды, республика татарлары белән аралашты, фикер алышты, аннан кайткач, бу хакта үз даирәсендәге кешеләргә җиткерде.

Уку оешмаларында туган телләрне укытуны кыскарту, аңа ихтыяҗ бетте дигән фикерне халык арасында ныгыту юнәлешендә өстән оста эш алып бару, гомумән глобальләшү, кире йогынты ясамый калмый. Иң әрнеткәне – туган телебезнең үгисетелгән хәлдә булуы. Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең чишмә башы – ана теле, аны изге әманәт итеп сабыйларына тапшыручы ата-ана, гаилә. Әмма, ни кызганыч, бүгенге балаларның әти-әниләренеңз күбесе үзләре – рус телле татарлар. Алар теләгән хәлдә дә, балаларына туган телне өйрәтә алмый, бишек җырын белми, татар әдәбиятының гүзәл үрнәкләре белән таныш түгел...

Сүземне күңелсез нотада тәмамлыйсым килми. Бернәрсә дә бер урында гына тормый: килер бер мәл, милли күтәрелеш тә яңарыр, яңа милләтпәрвәрләр үсәр, алмашка килер. Халкыбыз бүгенге көндә сериаллар караудан гарык булды, сөйләшкәнем бар, ТНВ-Планета, ТНВ-Татарстан каналларыннан “Ком сәгате” “ Татарлар”, “Манзара” һ.б тапшыруларын карый, фикер алыша, үзаңын арттыра, үз җырчыларыбызның концертларын карап-тыңлап, күңелен моңга баета алар. Тиздән башкалабыз Уфада сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак, бу зур вакыйга, шатлыклы вакыйга, бер генә татарны да гамьсез калдыра алмый торган, рухи күтәрелешнең бер биек баскычы булган тарихи вакыйга. Боларның берсе дә эзсез, тәэсирсез калмый. Безме? Без күпне күргән, күпне кичергән, тарихта эзле бөек татар халкының уллары һәм кызлары әле. Без бар! Без исән! Киләчәгебез дә, иншә аллаһ, Туган телле, кыйблалы, иманлы булыр!

Мәкаләмдә исемнәре искә алынган һәм алынмаган (кичерә күрсеннәр) милләттәшләремне татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй бүлекчәсенең 30 еллык бәйрәме белән котлыйм! Бергә булыйк, бердәм булыйк!


БӘЛӘБӘЙ ТАТАРЛАРЫ


Бездә бар кояш яктысы,

Бар айның серлелеге.

Бабайлардан калган мирас –

Бар ирләр төплелеге.


Ерак әбиләр бүләге –

Сабырлык һәм тыйнаклык.

Мул куллы – пешкән ашыбыз

Бөтен урам туярлык.


Чәм дә җитәрлек, гаме дә,

Юк түгел чибәрлек тә:

Кызлар гүзәллек конкурсына

Мәскәүгә китәрлекләр!


Кайгы булсынмы, шатлыкмы,

Күңел елый да белә;

Безнең халык – моң чишмәсе –

Күңел җырлый да белә.


Туган тел, туган җир кебек,

Кадерле безнең өчен.

Намус нинди заманда да

Илаһи безнең өчен.


Укуга да хирысбыз без,

Сынатмыйбыз хезмәттә.

Безме? Без әле күп яклап

Лаеклыбыз хөрмәткә.


Безнең тамырлардан ага

Ата-бабалар каны.

Намус эшебез – терелтү

Татар иленең җанын.


Без, Бәләбәй татарлары,

Чая һәм хәтәр халык.

Бәләбәй татары булу –

Мәртәбә һәм горурлык!


Зәйфә Салихова, ТИҮ советы әгъзасы.
Читайте нас: