Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 Май 2019, 12:11

“Безгә 30 да булды”

Шундый исем белән“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә узган кичә татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй бүлекчәсенең оешуына 30 ел тулуга арналды





30 ел... Бу еллар дәверендә үзәк, туган телне, халкыбызның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, динебезне саклау, Бәләбәй төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең үзаңын үстерү кебек максатлар куеп, бихисап эш-гамәлләрнең тормышка ашуына үз өлешен кертте. Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге үрнәгендә һәм йогынтысында башкорт, чуваш, славян оешмалары барлыкка килде һәм алар бүгенге көндә дә “Урал батыр” милли үзәгендә, кулга-кул тотынышып, бер-берсен аңлап, эшләүләрен дәвам итә. Сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе төзелүендә, тарихи мәчетнең “терелүендә”, узган гасырның 90нчы елларында мәктәпләрдә һәм хәтта балалар бакчаларында туган телләр укытыла башлавында, балаларга милли тәрбия бирүгә игътибарның көчәюендә (кызганычка каршы, бүген бу җәһәттән хәл шатландырмый) һәм башка бик күп изге гамәлләрдә иҗтимагый үзәк активистларының роле зур булды. “Туган тел” татар эстрада төркеменең барлыкка килүе, аның тиз арада халык арасында популярлык яулавы – үзе бер матур тарих...



Әнә шундый һәм башка бик күп эшләре белән ТИҮнең Бәләбәй бүлекчәсе республикада мондый җәмәгать оешмалары арасында үзен иң көчлесе итеп танытты, аны хәтта Татарстанда да яхшы белделәр.1989 елда тәүге адымнарын ясап, бүген инде “җитлеккән чорга кергән”, ягъни ныклап аякка баскан үзәк кыйбласына тугры кала – туган телне, милли мәдәниятне, халкыбызның күркәм йолаларын саклау һәм үстерү юнәлешендә эшен дәвам итә.


Милли хәрәкәт активистларын исемләп саный китсәм, бу шактый урын алыр иде, аларның һәркайсына рәхмәтле булып, үзәкне оештыру башында торган иң-иңнәрне генә атап узам. Алар: Мәҗит Кәримов (мәрхүм), Нурмөхәммәт Хөсәенов, Хаҗи Әхмәтҗанов, Илгизәр Гыйззәтуллин, Галия Әхмәтшина һ.б. Үзәк җитәкчесе М. Кәримовның эшен соңгы җиде елда Флүр Ягудин лаеклы дәвам итте һәм бүгенге көндә аңа алмашка Рөстәм Хәмитов килде.

Кичәдә чыгыш ясаучылар Рөстәм Хәмитов, Нурмөхәммәт Хөсәенов, Флүр Ягудин, Галия Әхмәтшина якты хатирәләре белән бүлештеләр, оешма эшенә рухи һәм матди өлеш керткән бик күп милләттәшләребезнең исем-шәрифләрен атадылар, киләчәккә уй-ниятләре белән белән уртаклаштылар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев та чыгыш ясадылар һәм теләкләрен җиткерделәр.

Бәләбәй татар иҗтимагый оешмасының 30 еллык бәйрәме белән котлап, аның башкарган эшләре өчен рәхмәт белдереп, муниципаль район хакимияте исеменнән Совет секретаре, Башкортстан Республикасы татарлары милли -мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Артур Садыйков чыгыш ясады, ул активистларга Почет грамоталары тапшырды.

Үзәкне бәйрәме белән “Акмулла” башкорт үзәге исеменнән Айнур Аубакиров котлады һәм җыр бүләк итте. Славян үзәге җитәкчесе Григорий Каркач, чуваш иҗтимагый үзәге җитәкчесе ВладимирЯковлев котлап, арытаба да дуслыкның кадерен белеп, бергә эшләргә теләк белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар , әлеге үзәкләр исеменнән Эдуард Егоров, “Илем” чуваш җыр төркеме музыкаль күчтәнәч белән чыктылар. “Ак калфак” оешмасы кызларының да чыгуы урынлы булды.



Татар халкының милли мирасын үстерүгә һәм саклауга үз өлешен керткән милләттәшләр татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй бүлекчәсенең – рәхмәт хатлары, ә лидер Нурмөхәммәт Хөсәенов Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Л.Г. Джима чыгышында дүрт оешманың бер түбә астында тату бер гаилә булып эшләвенә шатлыгын белдерде. “Эшләгез генә, ә без, үз чиратыбызда, мәдәни чараларыбыз сыйфатлы булсын, килгән тамашачы канәгать калсын өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышырбыз”, – диде ул.

Кичә тамашачы яраткан сәхнә осталарының җыр-моңнары белән үрелеп барды. Ул, һәрвакыттагыча, бөтен залның, басып, халкыбызның гимны “Туган тел”не җырлавы белән тәмамланды. Бу чара милли хәрәкәт эшенә тагын да көч-дәрт, илһам өстәр дип ышанасы килә. Милләттәш, әйдә, халыкка хезмәткә!
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: