Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 июнь 2019, 12:28

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә Ураза бәйрәме

Ниһаять, меселман кардәшләрнең, аеруча Рамазан ае буе ураза тотканнарның, исламга омтылучы милләттәшләр, ватандашларның көтеп алган мөкатдәс Рамазан тәмамлануы – изге Ураза бәйрәме бүген тантана итә.





Бөтендөнья мөселманнары кебек үк, Бәләбәй төбәгендә яшәүче мөселман кардәшләр дә өч көн барачак Ураза бәйрәмен пакь күңел белән бәйрәм итә.

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә ул иртәнге сәгать 7дә гает намазы белән башланып китте. Мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен иркен вә зур намаз уку бүлмәләре шыгрым тулы булды. Матур киемнәрен киеп мәчеткә иртәдән үк килгән төрле яшьтәге мөселман кардәшләребез – олылардан алып балаларга кадәр – намазлык өстендә оеп, Аллаһка һәм бер-берсенә якынлыкны тойды. Гает намазыннан соң имам Илдар хәзрәт Галиев барчасын да Бәләбәй районы мөхтәсибәте исеменнән, үз исеменнән изге Ураза бәйрәме белән котлады, Русия Федерациясе Президенты В. Путинның котлауларын җиткерде, аннары тирән эчтәлекле вәгазь укыды.


– Газиз дин кардәшләрем, без тагын да Аллаһы Тәгаләгә якынайдык. Бер ай буе ураза тоттык, бергә тәрәвих намазлары укыдык, күңелле итеп ифтарлар уздырдык, холык- фигылебезне тәрбияләдек, сынатмадык, бүгенге шатлык-сөенечләребез дә уртак, инде Аллаһы Тәгалә безнең гыйбадәтләребезне кабул итсен, – диде ул.

Илдар хәзрәт , бөтен илләрдә дә адәм балалары яши, җирдә сугыш-ызгышлар булмасын, бар җирдә дә тынычлык булсын, балаларыбыз күркәм тәрбия, күп һөнәрләр алып үсеен, туган телебезне онытмасын, дип теләде. Булачак мәдрәсә бинасын аякка бастыру өчен тырышлык күрсәткән, өмәләргә килгән, катнашкан шәһәрдәшләребезгә рәхмәт белдерде.

Бәйрәмнең тәүге өлеше тәмамланганнан соң дин кардәшләребезнең беркадәресе, Мөхәммәт пәйгамбәребез үрнәгендә, өйләренә таралышты, туганнарын, күрше-тирәләрен, якыннарын бәйрәм белән тәбрикләргә, ятимнәрнең хәлләрен белергә ашыкты, бер өлеше мәчеттә әзерләнгән чәй табыны сый-нигьмәтләреннән авыз итте.





Әйтергә кирәк, ураза тоотучылар саны елдан-ел күбәя, иң сөендергәне – яшьләр ураза тота, намазга баса. Мин мөселман кызларына гына хас бик матур итеп киенгән, йөзеннән, күзләреннән иплелек бөркеп торган яшь кенә бер кызга игътибар иттем. Ул Надеждино авылыннан Карина Саттарова булып чыкты, мәчеткә җиде яшьлек сеңлесе Камилла һәм әтисе белән килгән. Татар гимназиясендә белем ала. “Мин әтием белән ай буе ураза тоттым, инде өченче ел тотам, – ди ул. – Без гаиләдә алты бала, икенче сеңлем дә берничә көн ураза тотты. Авыр булды дип әйтә алмыйм”.

Ә сиңа уразада булу нәрсә бирә дигән соравыма, мин сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәнәм, диде.





Әйе, бу айда барчабызга да Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен зур мөмкинлек бирелде – ятимнәргә, фәкыйрьләргә, гарипләргә ярдәм ителде; әти-әниләргә, балаларга, күрше-күләннәргә, дусларга илтифат күрсәтелде; әби-бабайларга, дога өмет итүче рухларның барчасына догалар кылынды. Бу изгелекләр Рамазан аенда гына түгел, башка айларда да дәвам итсен иде. Иншә аллаһ, шулай булыр, без бит азга гына булса да яхшыландык, юмартландык, ризыкның кадерен белдек. Кадерле Ватаныбызга, бөтен галәмгә Аллаһы раббымыз муллык вә сәгадәтен бирсен. Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!

***

Бәйрәм көне буе дәвам итәчәк, “Көнчыгыш кухня” ашханәсендә бәйрәм пылавы әзерләнә, ә кичке сәгать биштә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә Ураза бәйрәме уңаеннан кичә-концерт була.

Зәйфә Салихова.

Фотоларда: тарихи мәчеттә бәйрәм көнендә ир-атлар бәйрәм намазыннан таралыша;

Дога кылам җирдә тынычлык өчен;

Карина Саттарова сеңлесе Камилла белән.

***


Мәтәүбаш авыл мәчетендә гает намазы.

Читайте нас: