Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 июнь 2019, 12:38

Хәлең ничек, авыл?

Авыл, авыл... Бөтен ил күргәнне, кичергәнне бергә күргән, бергә кичергән, олы Ватан өчен лаеклы уллар һәм кызлар үстергән кадерле, күңелгә якын җир.


Авыл, авыл... Бөтен ил күргәнне, кичергәнне бергә күргән, бергә кичергән, олы Ватан өчен лаеклы уллар һәм кызлар үстергән кадерле, күңелгә якын җир. Син борынгы да, син заманча да. Уйлап карасаң, барлый башласаң, безнең күбебез синнән чыккан, бүгенге зур калаларда яшәүчеләрнең дә нәсел тамырлары син – авылга барып тоташкан.

Нинди генә кыенлыклар кичерсәң дә, нинди генә проблемаларың булса да, син, изге анадай, мәрхәмәтле, олы җанлы булып каласың, кайткан һәр балаңны кочак җәеп каршы аласың, киткәндә хәер-фатихаңны биреп озатып каласың. Ә үзеңнең хәлең ничек, авыл? Сөйлә әле, хәбәрләреңне район һәм шәһәр халкына да җиткер әле.


Мәтәүбаш. Сигез кул да житмәс

Бүгенге көндә Мәтәүбаш авылы халкының күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итсә дә, яшь гаиләләр дә юк түгел, иң сөенечлесе – балалар саны арта. Әйтик, берничә ел элек Лиана белән Тимур Шәймәрдановлар гаиләсе Мәтәүбашка яшәргә килеп, Хезмәт урамыннан өй сатып алган иде. Ике балалы бу гаиләгә быел март ае олы бәхет бүләк итте – әни кеше мәктәптә укучы Артур белән өченче яше белән баручы Арсланга апайлар – өч игезәк сабый “алып кайтты”! Сабыйларга авыл имамы Нур Яркәев шәригать кушканча исемнәр кушты: малайлары Самир, кызлары Әминә белән Амира. 1 мартта туган нәниләр дүртенче ай белән баралар. Шулай итеп, гаиләдә өч малай һәм ике кыз үсә.

Лиана әнигә төннәрен йокы күрергә туры килми, әлбәттә, көндез дә мәшәкатьләре баштан ашкан, кем әйтмешли, ике түгел, сигез кул да җитмәс. Шулай да ул зарланырга ашыкмый, койкада матур итеп эшләнгән махсус урын- конвертларда тезелеп яткан сабыйларына яратып карап:

– Артык елак түгел алар, Самир бик тыныч, беренче булып дөньяга авыз салган Әминәне дә тынгысыз дип әйтеп булмый. Ә менә Амираның тавышы шәп, анысы тиктормас, – ди, инде аларның холык-фигылен дә белеп беткән.

Лиана һөнәре буенча 4нче разрядлы пешекче-кондитер, кул эшләренә дә бик оста икән. Сабыйларны йоклатыр өчен балалар койкасы булса да, ике кызчыгына, тирбәтеп йоклатырга, үз куллары белән искиткеч асылмалы матур бишек эшләгән, телгә алып үткән урын-конвертларны да үзе теккән. Самирга борынгыча эшләнгән бишекне туганнары бүләк иткән.

Яшь әти Тимур вахта ысулы белән себердә акча эшли – балаларны ашатырга-к иендерергә кирәк!

– Хуҗалыкта да эш җитәрлек, яши башлагач, өй эчендә беркадәр ремонт ясадык, газ казанын алыштырдык. Хәзер балаларны юындырырга яңа мунча салырга кирәк, мунча кереп үскән бала тиз, сау-сәламәт булып үсә бит, – дип сүзгә кушыла ул.

Авылда яшәүче туганнары да ярдәмләшә. Борынгы күркәм традиция дә онытылмаган – сабыйларны алып кайткач та күршеләр “бәби ашы” керткән.

Өлкән уллары Артурга Мәтәүбаш мәктәбендә укуы бик ошый, Арсланның исә әле иң рәхәт чагы, аңа да әти-әни назы җитәрлек.

Сүз дә юк, бала үстерүе җиңел түгел, аның каравы бер кыенның, бу очракта өч кыенның дип әйтсәк тә була, өч рәхәте һичшиксез булыр әле.

Өч гасырлык тарихы булган Мәтәүбаш мондый хәлне хәтерләми, кем белә, бәлки, бу беренче тапкырдыр.

Бәхетле булып үссен сабыйлар!

***.

Мәктәп тормышында да яңалык бар – Әфганстан сугышында һәлак булган Фидаил Вәлиуллин белән Алик Силибаевның истәлекле тактаташларын яңарттылар.


Акбасар. Алтынчысы да – малай!

Мәтәүбаш авыл Советына караган, шактый озын бер урам булып сузылып киткән Акбасар авылы халкы, башка җирдәге кебек, язгы-җәйге мәшәкатьләр белән мәшгуль: бәрәңге утыртылды, түтәлләр казылды, маллар көтүгә чыкты инде. Ә авылның, аның тирә-ягының җәй башында гына була торган матурлыгын сөйләп бетмәле дә түгел.

Күптән түгел Акбасарның гына түгел, бөтен тирә-як халкын хәйран калдырган шәп вакыйга да булды әле монда. Беләсегез килсә, Әлфия белән Азат Шафиковлар бала тудыру йортыннан алтынчы сабыйларын алып кайткан. Ходайның рәхмәте, алтынчы балалары да – малай!

Исемнәре генә дә җырлап тора киләчәктә кызларның башларын әйләндерәчәк егетләрнең: өлкән уллары Булат исемле, бүгенге көндә армия хезмәтендә, икенчесе – Ринат, Октябрьский шәһәрендә укый, әле практикада, өченчеләре Илшат Мәтәүбаш тугызьеллык мәктәбен тәмамлап, шулай ук Октябрьский шәһәренә төзелеш колледжына барырга җыена, Саматлары 8 нче класска күчкән, бишенче уллары – Айназ, аны җәйге каникулга кадәр мәктәп автобусында абыйлары белән бергә балалар бакчасына йөрткәннәр, ә ике генә айлык төпчекләренә Айнур дип исем кушканнар.

– Исемнәрне бергә киңәшләшеп куштык, балалар бик тыңлаучан, акыллы булып, эшкә өйрәнеп үсеп киләләр, бәхетләре була күрсен берүк, – дип сөйли картәни Гөлсем апа. Әйткәндәй, Гөлсем апа үзе биш бала анасы, Акбасар сарык фермасында 24 ел алдынгы сарык караучы булып эшләде, ә мәрхүм тормыш иптәше Фәннүр Шафиков “Авангард” колхозының алдынгы механизаторы булды, хезмәт стажы 44 ел.

Төп нигездә әниләре белән бергә яшәүче Шафиковларның тормышлары нык: әллә ничә бүлмәле иркен, зур йорт, зур бәрәңге, яшелчә бакчасы. Өй эче стеналары, түшәмнәре күзнең явын алып тора – Азат барсын да малайлары белән бергә үзе эшли икән,

– Малайларның тамагын туйдырырга кирәк – дүрт сыер, ике башмак асрыйбыз, сарыклар да җитәрлек, – ди Әлфия әни.

Чечняда хезмәттә булган әтиләренә, әниләренә һәм картәниләре Гөлсем апа бәхетенә, булачак ил сакчылары исән-сау үсә күрсеннәр.
Фотода: Гөлсем апа килене Әлфия, улы Азат һәм оныклары белән.
Ирек. Балкып тора мәчет

Бәләбәйдән Мәтәүбашка барган юл кырында сул яклап бәләкәй генә бер татар авылы кала. Тузлыкуш авыл Советына караган бу авылның исеме бигрәк күңелгә ятышлы – Ирек. Юлның уң ягында койма белән яхшылап әйләндереп алынган зиратыннан башка аның клубы да, мәктәбе дә, кибете дә юк. Хәер, Тузлыкуш кебек зур авылларда да мәктәпләр тарихта калды.

Күпчелек олы яштьтәге абый, апалар яши Иректә. Алар үз хуҗалыкларында кыштыр-мыштыр килеп, ялга балалары яки оныклары кайтканын көтеп, телевизордан төрле тапшырулар карап яшәү рәвешенә күнегеп беткәннәр иде булса кирәк. Хәзер бу авылга җан керде дә куйды – анда искиткеч зәвык белән төзелгән, җыйнак кына, әллә кайдан балкып утырган мәчет калкып чыкты. Мәчетнең тирә-ягы да төзекләндерелгән, чәчәкләр утыртылган.

5 июньдә биредә беренче тапкыр изге Ураза бәйрәме оештырылды. Анда Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Фәрхать Хәмитов катнашты.

Ирек авылы халкы исеме изге эшләре белән киң билгеле мәчет салдырткан авылдашлары Рамил Галимовка чиксез рәхмәтле.

Фотода: Ирек авылы мәчете.
Тузлыкуш. Үз каймагыңа җитәме соң!
Элек-электән безнең халык бакча үстереп, мал асрап яшәгән. Ни генә димә, иркен болыннарда сусыл үләннәр ашап, куе сөт алып кайткан Сөтлебикәңнең үзең аерткан тәмле, телеңне йотарлык каймагына җитәме соң!

Кызганычка каршы, соңгы елларда мал-туар, сыер асраучылар нык кына кимеде. Саный китсәң, аның сәбәпләре җитәрлек инде. Шулай да, авылның элекке традицияләренә тугры калып, бүгенге көндә дә сыер, сарык асраган тырыш кешеләр бар ул, бар.

Әйтик, Тузлыкуш авылында бер түгел, көтү хәтта икәү.

– Безнең очтагысында мөгезле эре терлекләр саны 60-65 кә җитә, сарыклар да 70-80ләп булыр, икенче көтүдә сыер маллары азрак, – ди авыл хәбәрчесе Камил Фазлетдинов. – Авыл үз җае белән яши, шатланып яңа иртәләрне каршы алабыз, тыныч күңел белән кичләрне озатабыз. Тиздән печән өлгерәчәк, костер чаба башлаячакбыз...

Авыл көтүләрен, күп җирдәгечә, чиратлап көтәләр, яшьрәкләр үзләре чыга, ә олыраклар йә берәр авылдашының көтүен үтенә, яки шәһәрдән балалары кайта – ничек тә әмәлен табалар.

Башта бик эссе торса да, майның икенче яртысында көннәр салкын булды, берничә мәртәбә кырау төшеп, утыртылган түтәлләрне харап итте. Әмма авыл халкы төшенкелеккә бирелмәгән – кырау суккан яшелчә үсентеләрен кабаттан утырткан.



Яңа Сарай. Хәтер аллеясы үсә
Дүрт ел элек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән яудан кайтмаган авылдашлары хөрмәтенә монда “Ак чишмә” тау битенә биш рәт итеп чыршы һәм нарат үсентеләреннән Хәтер аллеясы утыртканнар иде. Быел корыганнары урынына яңа үсентеләр утыртканнар.

– Килер бер көн, бу аллея матурлыгы белән дә сокландырыр, сугышта башларын салган авылдашларны бервакытта да онытмаска кирәклеген киләчәк буыннарның да хәтеренә төшереп торыр. Куе үлән арасыннан алар инде күренеп торалар, ярыйсы ук баш калкыттылар, – ди хаклы ялдагы укытучы Ринат Корманкаев.

Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.

Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.
Елена Торгашова фотолары.

Читайте нас: