Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 июнь 2019, 12:57

«Изге Болгар» җыены узды

Быелгысы үткәннәре белән чагыштырганда, катнашучылар саны аз булуы белән аерылды. Аларның да шактый өлеше X Русия татар дин әһелләре җыенына килгән кешеләр иде, дип яза “Азатлык”.






Хәзер "Изге Болгар" җыены дип аталучы чара беренче тапкыр 1989 елда уза. 30 ел элек татарлар Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны билгели. Әлеге бәйрәмгә нигез салучыларның берсе – шул чорда Совет берлегенең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте рәисе булып торган мөфти Тәлгать Таҗетдин. Шуннан бирле ел саен халык монда йөри башлый.

"2010 елда Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкләгән "Яңарыш" фонды биредә төзекләндерү башлагач Болгарга республика җитәкчелеге дә килә башлый.

"Изге Болгар" җыены-2019да күпчелекне өлкән яшьтәгеләр һәм хатын-кызлар тәшкил иткән. Төп чара Хәтер билгесе янында куелган сәхнәдә башланган. Анда мөнәҗәтләр әйткәннәр, вәгазь сөйләнгән.

Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашканнар һәм чыгыш ясаганнар.

Камил хәзрәт үз чыгышында Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисен китергән. "Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә биш нәрсә килгәнче биш нәрсәнең кадерен бел дип әйтә: картлыгың килгәнче яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче сәламәтлекнең кадерен бел, фәкыйрьлек килгәнче байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче буш вакытның кадерен бел, үлем килгәнче яшәүнең кадерен бел дип әйтә. Һәм өстәп бер фикеремне әйтәсем килә: Милләтебез югалганчы, телебезнең, динебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең кадерен бел", дип чыгыш ясаган Сәмигуллин.

Сәгать 12 тулгач Таҗетдин Олы манара янында өйлә намазын укыткан. "Изге Болгар" җыенына килгән барча халык, аңа ияреп, өйлә намазын укыган.

Азатлык материалы буенча кыскартылып алынды



Читайте нас: