Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 17:58

Сабантуй ул – яшәү яме, тәме

Мәтәүбашта яраткан халык бәйрәме авылның 300 еллык юбилеена багышлап уздырылды

Бу авылда туып-үсеп, кош балалары кебек илебезнең төрле тарафларына таралганнар гына түгел, яхшы эш-гамәлләре, хезмәт сөючән халкы белән абруй казанган саланы якын күргән бик күпләр җыелды хозур табигатьле Ак чишмә акланына. Аннары соңгы елларда районда бердәнбер авылда уздырылучы һәм, әйтергә кирәк, шәп оештырылучы Мәтәүбаш сабантуеның даны күптән инде бар тирә-якка билгеле.
Быелгы сабантуйның матурлыгын, хисләр ташкынын, очрашу-күрешү шатлыгын, бизәкләрен, нәкышләрен, анда оештырылган бәйгеләрне тәфсилләп яза башласам, бик күп урын кирәк булыр иде, шуңа күрә кайбер төп өлешләренә генә тукталыйк.
Тантаналы шартларда

“Чулпан” җәмгыяте район авыл хуҗалыгы оешмалары арасында алдынгы хуҗалыклардан исәпләнә, район кимәлендә уздырылган сабантуйда җәмгыять вәкилләренең алдынгылар парадында катнашуы, җитәкчесе Урал Нәбиуллинның бүләкләнүе моңа ачык дәлил. Шуңа да Урал Рәвил улы, сез авылның төп таянычы, минем терәгем дип, басу эшчәннәренә, малчылыкта намуслы хезмәт куйганнарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Сабантуйның төп спонсоры Илшат Биккинин, һәр елдагыча, үзләре –өч ул – Шәүкәт, Нәфкать, Илшат – булдырган әтиләре Җәүдәт Биккинин исемендәге премияне өч авылдашка тапшырды. Бу юлы хезмәт ветераннары Рөстәм Шәймәрданов, Фәүзел Төхвәтшин, механизатор Виталий Павлов әлеге премия лауреатлары булдылар.
Сабантуй сәхнәсенә күтәрелеп бүләк алучылар күп булды бу көнне: яшь балалы гаиләләр (Яркәевлар, Шәймәрдановлар), яңарак никахка керүчеләр (Фазлутдиновлар), үз көче белән йорт җиткезүче Зәйнуллин Павел, тәрбиягә алты бала алган Люба белән Руслан Уразаевлар) һ.б.
Син борынгы да, яшь тә, Мәтәүбаш!
Өч гасырлык гомер... Бу дәвердә Бәләбәй районының Мәтәүбаш дигән җырлап кына торган исемне йөрткән сала ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән – олы Ватанның, республиканың аерылгысыз бер өлеше, таянычы буларак , алар белән бергә Мәтәүбаш авылы халкы да тарихи үзгәрешләр һәм борылышларны да, кайгы-хәсрәтләр һәм шатлык-сөенечләрне дә җитәрлек “чүмергән”. Шул рәвешле 300 яшьтәге авылның үз яшәү рәвеше, үз холык-фигыле, үз гореф-гадәтләре һәм йолалары барлыкка килгән, мәтәүбашлылар тырышлыгы, җегәрлеге белән аның башка бер җирдә дә кабатланмаган үз дөньясы, үз милли һәм мәдәни мирасы, акыл һәм тәҗрибә хәзинәсе, үз матурлыгы, рухи көче тупланган, шомарган, камилләшкән, буыннардан буыннарга тапшырыла килгән.
Педагогик хезмәт ветераны Габидә Еркеева белән бергә сабантуйчылар авылның үткәненә сәяхәт кылды – күз алдыннан революциягә кадәрге авыл тормышы, революция, ачлык афәте, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы еллары, аннан соңгы җиңел булмаган тормыш... күңел күзләре алдыннан йөгереп үткәндәй булды. Авыл тормышында якты эз калдырган бик күп авылдашларның исем-шәрифләре аталды. Колхоз, мәктәп, дәваханә, авылның рухи, мәдәни тормышы... Болар барсы да Мәтәүбашның 300 еллык тарихы, үткәне

һәм бүгенгесе.

Бөек Ватан сугышы чорына аерым тукталып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Башкача мөмкин дә түгел иде, сабантуй бит нәкъ 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көненә туры килде. 78 ел элек тә бу көнне мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре, авылларда сабантуйлар узган булган, тик нәкъ шул көнне миллионнарча корбаннар китерәчәк канлы сугыш башланган, тыныч тормыш челпәрәмә килгән. Җиңү хакына һәлак булганнарны менә шулай зур, тарихи вакыйгада бергә искә алу күңелләрне тагын да якынайтты, тынычлыкның нинди кадерле булуына ныграк төшендерде булса кирәк. Җиңүнең 75 еллыгына һәлак булган һәм хәбәрсез югалган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелискны яңарту, Хәтер паркы төзү нияте дә белдерелде. Барча авылдашлар аңлап карап, мөмкин булганча акчалата өлеш керткән хәлдә бу изге ниятне, әлбәттә, тормышка ашырып булачак.
Өмет алданмады
Мәтәүбашның җыр-моң сөюче халкы быел да сабантуйга яраткан җырчыларының киләчәген өметләнеп көтте һәм алданмады. Ике республиканың халык җырчысы Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров (икесе дә Башкортстан егете), авыл халкын, барча кунакларны зур бәйрәм белән ихлас котлап, иң матур җырларын бүләк иттеләр, безнең авылны, аның кунакчыл, ачык күңелле халкын яратуларын белдерделәр. Мәтәүбашлылар җырчыларга кушылып җырладылар да, сәхнә алдына биергә дә төштеләр, фотога төшәргә дә өлгерделәр. Ике талантның сабантуй акланына агылган йөрәк моңын бар дөнья, хәтта җырчы кошлар да тын калып тыңлады.
Сабантуй көрәшсез булмый ул!

Сабантуй бәйрәменең борынгыдан сакланып килгән үз күркәм традицияләре дә бар бит әле, алар онытылып калса, яхшы булмас иде. Күңелләрне җилкендергән, әйтеп аңлаталмаслык хис-тойгылар өстәгән ат чабышы да булды бу көнне; күз бәйләп чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп йөгерү, капчык бәреп сугышу да онытылмады. Элекке традицияләргә заманчалары да өстәлде: зәңгәр күкне төрле төстәге парашютлар балкытты, балаларны һәртөрле аттракционнар җәлеп итте, бичә-чәчәне җанлы сәүдә рәтләре битараф калдырмады, әле тегендә, әле монда кыздырылган шашлыкның, телеңне йотарлык итеп пешерелгән карабодай боткасының тәмен сөйләп тә тормыйм инде.

Сабантуйны сабантуй иткән иң борынгы тамаша, әлбәттә, милли көрәш. Менә кайда малайларның булачак батыр икәнлекләре күренә, менә кайда егетләрнең, ир узаманнарының көче, чәме, тәвәккәллекләре көрәш мәйданын уратып алган барча халыкны таң калдыра, тел шартлаттыра. Бәләбәй ТИҮ җитәкчесе Рөстәм Хәмитов баш хөкемдар булса да, үләнгә кырын ятып тамаша кылган элекке авыл батырлары монда хәрәмләшергә тамчы да ирек бирми. Башта, әлбәттә, әле буыннары ныгып бетмәгән малайлар көч алыша – бу кирәк, бу шулай булырга тиеш, алар милли көрәшнең ни рәвешле булуын карап торып түгел , ә үзләре чәмләнеп бил алышып белергә тиеш.

– Быелгы сабантуйда төп бүләк – тәкә алыр өчен 16 яшьтән алып 40 яшькәчә 12 көрәшче мәйданга чыкты. Дәүләкән районыннан Ташлы авылы егете Илшат Хәмитовны күтәреп атардай тиңдәш булмады, тәкә аңа эләкте, – ди төп хөкемдар. (Әйткәндәй, хәзерге сабантуйларда абсолют батырларга машина бүләк итәләр, милли көрәш тә спорт төренә әйләнеп бара. Ә бит сабантуйның бер матурлыгы – батырның тәкәне җилкәсенә салып, алкышлар астында мәйдан әйләнүе).
Спонсорларга рәхмәт
Күпләргә эшләр, яшәр өчен көч һәм илһам өстәгән, күпләрнең күңелендә якты хатирә булып озак сакланачак мондый зур бәйрәм үзеннән-үзе генә булмый. Иң башта аны әзерләү һәм үткәрү өчен бик күп рухи көч куйган, оештыру эшләрендә башлап йөргән барча коллективларга, авыл кешеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Аннары заман шундый – акчаң булмаса, теләгән хәлдә дә зур чара уздыра алмыйсың. Бу җәһәттән Урал Нәбиуллин акчалата ярдәм күрсәткән оешмаларны һәм аерым кешеләрне сәхнәдән берәмләп атап чыкты. Менә алар: төп спонсор Мәтәүбаш егете, “Уфа кардионеврология үзәге” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Биккинин, “Почет билгесе” орденлы Бәләбәй сөт комбинаты” җәмгыяте (Евгений Линкеевич), “Корунд”җәмгыяте җитәкчесе Александр Козорезов, “Белпром” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Шәмсетдинов,”Староградецкое” сыра кайнату компаниясе җитәкчесе Рамил Галимов, эшкуар Айрат Ханов (Уфа), эшкуар Марат Зайруллин, “Юмитекс” җәмгыяте җитәкчесе Камил Локманов, Үзәк дәваханә баш врачы Рим Ишмурзин, шулай ук Мәтәүбаш авыл Советы, Мәтәүбаш участок лесничествосы, авыл мәктәбе (И.Борисов), авыл участок дәваханәсе коллективлары.

Якты уйлы, гамьле күңелле, фидакарь җитәкче Урал Рәвил улының үзенә барлык авыл халкы исеменнән аерым рәхмәт әйтәсе, изге теләкләр телисе килә.
Бер очрашу – үзе бер гомер
Көтеп алынган сабантуй бәйрәме авыл өйләрендә мул сыйлы өстәлләр артында бик озак дәвам итте. Шик юк, табын артында гамьле авылдашлар авылга бәйле якты хатирәләрен искә төшергәндер, проблемалар җәһәтеннән фикер алышкандыр, авылның киләчәге турында уйлангандыр.

...Һәркемне тәмле суы белән сыйлап озатып калган Ак чишмәнең, җиләс рәхәтлек биреп торган сылу каеннар, бушап калган акланның уйларында ниләр бар икән? Мөгаен, без сезне сагынып көтәрбез, киләсе елларда да очрашырга язсын дип уйлыйдыр алар. Очрашырбыз, дөньялар гына тыныч булсын.

Зәйфә Салихова.

Елена Мөхәмәдиярова фотолары






Читайте нас: